Салават Фәтхетдинов: «Инстаграм аша дөнья бутап, шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Андыйларны кызганам мин»

news_32747Бүген “Ак барс” үз бозында “Авангард” белән очраша. Җиңелгән очракта Казан командасы Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов “Ак барс” җанатары буларак билгеле, әмма ул команданың уеныннан канәгать түгел икән.

– Бу арада халык хоккей дип шаша. Сез дә карыйсыздыр инде, Салават абый?

– “Авангард”ка ике тапкыр җиңелгәч, карамаска уйлаган идем, хәзер менә ничек карамыйсың?  

– “Салават Юлаев”ка каршы уйннаганда авыр булмадымы? Башкортстанда туып-үскән кеше буларак…

– “Ак барс” өчен җан атам мин. Кешене дә, спортны, әйберне йә яратам, йә яратмыйм. Күчеп йөри торган кеше түгел мин.  

– Шулай да быел тавыш күп булды. Башта гимн уйнаганда барабан кактылар дип шау-шу чыгардылар. Аннары безнең җырчыларны Башкортстанга кертмиләр дип зарландылар. Ботка артык куермадымы?

– Ботка бутаган саен куера. Бәхәскә лаек вакыйга түгел бу. Бер очрактан сәясәт ясарга кирәкми. Адәм хурына калган, мескен милләт түгел без. Кайбер кеше Инстаграм аша дөнья бутап, яшерен камерага нидер төшереп, шуннан тәм табып яши. Андыйларны кызганам мин. Кеше үз эшен, җиренә җиткереп башкарырга тиеш.  

– “Ак барс”быел нишләр?

– Ярый “Салават Юлаев”ны моңарчы булмаганча, 4:0 исәбе белән оттылар инде. Тик мин максималист буларак “Ак барс”ның уеныннан канәгать түгел. Миңа ошамаган хоккейчылар да бар. Артыгын җан атсаң, үзеңне бетерәсең. Клуб буларак оешкан командаларны бик якын кабул итмим. Чөнки читтән килгән уенчылар – Канада, Финляндия, Чехия хоккейчылары өчен сөенеп утырасым килми. Татарстаннан чыккан егетләр булса аңлыйм әле. Ә менә җыелма команда өчен рәхәтләнеп җан атам. Бу минем принципаль фикерем. Икенчедән, әйткәнемчә, максималист кеше мин. Шуңа күрә улымның да машинасына язып куйдым: “Иң мөһиме – җиңү, катнашу түгел”. 

matbugat.ru

Просмотров: 944

Один комментарий

  1. Ак Барс. жинелмэде мондый алкаларны бэхет елмаймады диеп бэялэрэ була. Сезин яхшы егетлэр хаталар остендэ битырышып эшлэргэ кирэк булыр.тошенкклеккэ бирелмичэ.