Казанда Иманколый укуларында Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре турында сөйләшәчәкләр

Imankolyy2Әлеге конференциядә ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесенең оныгы да катнашачак. 

15 сентябрьдә Казанда Иманколый исемендәге Төбәк фәнни-гамәли конференция уза. Быел икенче тапкыр оештырылучы укулар «Коръән фәннәре: тарих һәм хәзерге заман» темасына багышлана.

Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый — ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесе, «Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү» тәфсире авторы. 
Төбәк фәнни-гамәли конференциясен ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра.

Фәнни җыен эшендә катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ-ның ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре директоры Ринат Патеев, Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның оныгы, Казанның 83нче лицее укытучысы Гөлчирә Зарипова-Иманкулова сәламләячәк.

Конференциядә Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның биографиясе, аның «Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән» тәфсиренең үзәнчәлекләре, XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы татар басма тәфсирләре, соңгы елларда әзерләнгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре, Россиядә хафизлар мәктәбенең үсеш перспективалары, кыйраәт үзенчәлекләре, татар мәкаме турында чыгышлар көтелә. Иманколый укуларында Коръән фәннәре белгечләре, хафизлар, танылган дин әһелләре, РИИ, КИУ, БИА студентлары һәм магистрлары һ.б. катнашачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 622

Комментирование запрещено