Яңа Ярмәк авылы зиратын чистартып тәртипкә китерү буенча өмә уздырыла

image22Хөрмәтле авылдашлар, шәһәрләрдә яшәүче балалар, туганнар! Сезне 10 сентябрьдә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы зиратында үтәчәк өмәдә катнашырга чакырабыз. Газиз ата-аналары, әби-бабалары, якыннары биредә җирләнгән һәркайсыбыз чарада катнашыйк, әрвахларебез каршындагы изге бурычыбызны үтик. Өмә иртәнге сәгать 9:00да башлана.

Каберләрне чистарту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак «ничек савап эшләргә?» дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең. Эш кораллары алып килегез.

Яңа Ярмәк авылы мәхәлләсе.

Камышлы районы.

Просмотров: 834

Комментирование запрещено