Всероссийский фестиваль мунаджатов «Милли моң», приуроченный к Году защитника Отечества и Году героев, пройдет в Бугульминском мухтасибате 19 октября, сообщает пресс-служба Духовного управления мусульман Татарстана. Читать полностью
Архив за день: 01.10.2025
Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, “Болгар яңарышы” мәчете имам-хатыйбы Рәсыйх хәзрәт ВАККАЗОВка!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!
Хезмәтегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек.
Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Хәерле хезмәт, эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау
Хөрмәтле ветераннар! Кадерле якташлар!
Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлавымны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләремне кабул итегез. Сезнең көчле рухлы, әхлакый кыйммәтләргә тугры калып, зирәк һәм мәрхәмәтле булуыгыз сокландыра.
Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.



