Гомере буе һөнәренә тугры калган

2“Табиб һөнәре – батырлык, ул фидакарьлек, күңел пакьлеге һәм уй-ниятләрнең сафлыгын таләп итә”, — дип әйткән бөек язучы Антон Павлович Чехов.

64 яшендә якты дөнья белән хушлашкан Әлфир Мәгәмур улы Хуҗанов шушы һәм тагын башка күп күркәм сыйфатларны үзенә туплаган, хезмәттәшләре алдында да, дәваланучылар арасында да зур хөрмәт һәм абруй казанган табиб була.

Ул 1950 елда Башкортостанның Бөрҗән (Бурзянский) районында Мәгәмур һәм Җәмилә Хуҗановлар гаиләсендә туа. Әтисе – партия эшчесе, әнисе тегүче була.

Әлфир урта сыйныфларда укыган вакытта аның әтисен  инсульт суга. Малай әнисенә чирләп яткан атасын карарга булыша.

Кызганыч ки, әтисе, авырудан арына алмыйча, мәңгелеккә китеп бара. Нәкъ шул вакытта Әлфирдә, киләчәктә табиб белгечлеген үзләштереп, кешеләргә ярдәм итү теләге уяна да инде. Һәм милләттәшебез, медицина өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәт куеп, игелекле гамәлләре белән ихтирам яулап, уңыш-дәрәҗәләргә ирешеп, гомере буе сайлаган һөнәренә тугры кала.

Егет 1967 елда мәктәпне уңышлы тәмамлый һәм хыялын тормышка ашыру ниятеннән Уфа шәһәренең медицина институтына керә.

Ул вакытларда яхшы укучы студентларны дүртенче курстан соң хәрби-медицина факультетына сайлап ала торган булалар. Зур кызыксыну күрсәтеп, яхшы билгеләр генә алып, тырышып гыйлем үзләштергән Әлфир Хуҗанов та шушы исемлеккә керә.

Шулай итеп, 1971 елда ул укуын Куйбышев медицина институты каршындагы хәрби-медицина факультетында дәвам итә.

1

Биредә белем алган вакытта егет гомерлек сөйгән яры белән таныша. Аның хатыны – Денис авылында туып-үскән, бүгенге көндә Волгарь бистәсендә яшәүче Әлфия ханым ул чакларны болай дип искә төшерә:

“Әлфир белән без 1972 елда Илһам Шакиров концертында очраштык. Мин план институтында икенче курста укый идем. Кызлар белән Мәдәният йортына күренекле җырчының моңлы җырларын тыңларга бардык. Алар, иптәш малайлары белән безнең янга килеп, сүз куштылар. Шулай, аралашып киттек һәм очраша башладык. Көзен таныштык, ә инде киләсе елның җәй аенда өйләнештек.

Күркәм кыяфәтле егет, җитди, эшлекле, тәрбияле, тәртипле. Шушы сыйфатлары белән үзенә җәлеп итте ул мине”.

1973 елда хәрби-медицина факультетын тәмамлаган Хуҗановка лейтенант званиесе бирелә. Яңа укып чыккан хәрби табибларны Мәскәү аша төрле җирләргә эшкә җибәрергә тиеш булалар. Әлбәттә инде, Әлфирнең сөйгән ярын калдырып китәсе килми, һәм ул, Денис авылына кайтып, Әлфиянең әти-әнисеннән өйләнешергә рөхсәт сорый. Башта Денистә, аннары егетнең туган җире – Башкортостанда зурлап туйлар уздыралар.

3

Ә тиздән Хуҗановны Архангельск өлкәсендәге Каргополь-2 дип аталган ябык хәрби шәһәрчеккә батальон табибы итеп билгелиләр. Шулай итеп, яшь гаилә анда барып урнаша.

Ике елдан соң исә Әлфир әфәнде хезмәтен хәрби госпитальдә дәвам итә.

1975 елда биредә Хуҗановларның кызлары Гүзәл туа.

4

Озакламый Әлфир әфәнде алты айга Мәскәүгә хирург белгечлеген үзләштерергә китә. Аннан кайткач, госпитальдәге хезмәтен инде хирург буларак дәвам итә. Офицерларны, солдатларны, шәһәрчектә яшәүчеләрне дәвалый ул. Майор дәрәҗәсенә күтәрелә.

Ә 1983 елда аны Нальчик янындагы шундый ук ябык хәрби шәһәрчеккә госпитальнең хирургия бүлеге башлыгы итеп күчерәләр.

Балачагыннан медицинага гашыйк булган, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән Әлфир әфәнде һәрдаим гыйлемен арттырып тора. Шулай, 1985 елда ул, зур конкурс аша узып, Ленинград шәһәрендәге Хәрби-медицина академиясенең җитәкчелек итүче хәрби состав факультетына укырга керә. Аларның төркемендә бөтен Советлар Союзыннан барлыгы алты кеше белем ала!

Милләттәшебез әлеге уку йортын да бик яхшы билгеләргә тәмамлап, югары хәрби белемле табиб-хирург дипломына ия була. Кремльнең Зур сараенда   СССРның Хәрби академияләрендә укып чыгучылар өчен оештырылган махсус тантанага да чакырыла ул.

Ленинградта укуын тәмамлаганнан соң подполковник званиесен алган Әлфир әфәндене Казахстанга сынау полигоннарына госпитальнең хирургия бүлеге башлыгы итеп җибәрәләр.

Биредәге климатка ияләшергә туры килә аларга. Анда җәен бик тә эссе, ком бураны, ә кышын зәһәр салкыннар була.

Хуҗановлар Казахстанда 1987 елдан алып 1992 елга кадәр яшиләр. Ә аннары, илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, монда хезмәт итүче кешеләр төрле якка китә башлыйлар. Кемдер Украинага, кемдер Белоруссиягә юл ала. Әлфир әфәнде дә китәргә карар кыла. Үз эшенең остасын, тәҗрибәле табибны җибәрәселәре килми. Шуңа күрә тиешле еллар хезмәт иткән милләттәшебезгә Мәскәүгә хат язарга туры килә. Аннан уңай җавап алгач, запаска чыккан подполковник гаиләсе белән Самарга килеп урнаша.

Кайтканына бер ай да узмый,  Әлфир әфәнде яраткан хезмәтенә керешә — шәһәребезнең 116нчы километрында урнашкан 17 санлы медсанчастькә (аннары аны 10нчы хастаханәгә әйләндерәләр) хирург булып урнаша, соңрак биредә хирург-уролог булып эшли.

Язмам герое, чыннан да, бөтен күңеле белән үз һөнәренә бирелгән кеше була.

“Ирем иртәдән кичкә кадәр хастахәнәдә иде, үз гомерендә бер генә көн дә эшенә бармыйча калмады ул, — дип сөйли Әлфия апа. – Гел үсештә булды, белемен камилләштереп торды, медицинадагы яңалыклар белән танышып барды.

Йокы бүлмәбездәге зур шкаф аның китаплары белән тулган иде. Хәтта отпускада берәр кайда баргач, нинди шәһәрдә тукталабыз, ул шунда медицина буенча китаплар сатып алды. Аларның барысын да игътибар белән укып, үзе өчен аеруча әһәмиятле булган мәгълүматларны ручка белән билгеләп куя иде.

Катлаулы операцияләр ясый иде ул. Алдан ук барысын да төптән уйлап, анализлап, аларга бик җентекләп әзерләнер иде.

Һәр кешене зур игътибар биреп, яхшы итеп дәвалады, чын күңеленнән кайгыртты. Шуңа күрә дә күпләр нәкъ аңарда гынадәваланыргателиләр иде.

Әлфир бик тыйнак булды, беркайчан да казанышлары белән мактанмады, әкрен генә үз эшен башкара торды.

Хирург һөнәре бик авыр. Юкка гына ул ир-атлар белгечелеге түгел инде. Статистика күрсәткәнчә, эштәге стресслар аркасында хирурглар инсульт, инфарктларга күбрәк дучар булалар. Менә Әлфир дә 2004 елда инсульт кичергән иде, ә 2014 елда инфаркттан үлде. Башкаларга ярдәм итте, ә үзен карамады, берәр җире авыртса да, безгә белгертмәде. Эштән өйгә кайтып җитә алмыйча, урамда вафат булды ул”.

Әлфия ханым сүзләренчә, хәләл җефете белән бәхетле тормыш кичергән ул.

“Әлфир белән 41 ел бергә гомер иттек, яхшы тордык без. Ул мине беркайчан да битәрләмәде, тавышын күтәрмәде, тыныч холыклы, сабыр, сүзен үлчәп сөйләр иде.

Хәрби шәһәрчекләрдә дә, Самарда да дуслар белән аралашып, күңелле яшәдек. Табигать кочагына чыга, балык тотарга йөри идек. Ял итәргә дә кайларга гына бармадык, бөтен Россияне диярлек йөреп чыктык.

Мине дә, кызыбыз белән оныкларын да өзелеп яратты Әлфир. Аңа кияүгә чыкканыма бер генә көн дә үкенмәдем. Күркәм холыклы, ышанычлы ир белән яшәдем. Ул үлгәч, бигрәк авыр булды миңа, үзен бик сагынам”, — дип сөйли Әлфия апа.

Әйтергә кирәк, ирләрнең уңышлы кеше булуында аларның хатыннарының өлеше әйтеп бетергесез. “Ирне ир иткән дә — хатын, чир иткән дә – хатын”, — дип бик дөрес әйткән инде татар халкы. Әлфия ханым да Әлфир әфәндегә гомер буе ныклы терәк булган. Хәрби шәһәрчекләр буенча күченеп йөрүе, төрле климатка ияләшүе җиңел түгел, әлбәттә. Хатын-кызларның бөтенесе дә мондый сынаулар аша үтә алмый. Ә Әлфия апа, хәләл җефетен кая җибәрәләр, аның артыннан шунда барып, аңардан артыгын таләп итмичә, үзен аңлап, булышып, гаилә учагын саклап яшәгән.

Әлфир әфәнде белән Әлфия ханым үзләрендәге күркәм сыйфатларны кызлары Гүзәлгә дә тапшыра алганнар. Ул, әнисе эзеннән китеп, хисапчы белгечлеген үзләштергән, үз һөнәре буенча эшли. Акыллы балалар тәрбияләп үстергән. Улы Ислам нефтегаз юнәлеше буенча бакалавриат тәмамлаган. Хәрби кафедрада укып, лейтенант званиесе алган. Бабасы кебек, хәрби булырга хыяллана икән. Кызы Адилә политехник институтында икътисади куркынычсызлык бүлегендә белем ала.

Гүзәл ханым – газиз әтисен, Ислам белән Адилә сөекле бабайларын сагынып, аны җылы сүзләр белән искә алалар.

Әйе, хатыны өчен — тугры ир, кызы өчен – яхшы әти, оныклары өчен – үрнәк бабай, кешеләр өчен ышанычлы табиб булган Әлфир Хуҗановка сокланмый мөмкин түгел. Кызганыч, якты дөньядан иртә китеп барган шул милләттәшебез. Әле күпме халыкка аның шифалы ярдәме тияр, әле күпме бәндәне үлем тырнагыннан коткарып калыр иде бит ул. Әлфир әфәнде кебек чын, зур хәрефтән язарлык табиблар күбрәк булса икән!

5

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (47), 2025 ел. 

       

Просмотров: 513

Комментирование запрещено