Бер яшьлектә, бер картлыкта

Копия m3gj-libO62VzxDBwWcyzd4wYatIO-ploO0rGBOAdv9sA52QGTJPZO4eaVqf4aBiRv5YuSl7WjLz88zl5WQtVZ0u1 октябрь өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Чулпан авылы клубында бәйрәм үткәрелде. Анда кунаклар буларак хезмәт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар, хөрмәткә лаек кешеләр чакырылды.

Ветераннарны һәм волонтер апаларыбызны бәйрәм белән Ярмәк поселениесы башлыгы Шәйхетдинов М.Н. һәм авыл депутаты Әхсәнов Р.З. кайнар котладылар.

Бәйрәм “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип аталган концерт-конкурс рәвешендә дәвам итте. Хөрмәтле өлкән апаларыбыз үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтеп, “Исәнмесез, бу мин”, “Әби — мәктәп баласы”, “Әбием әкиятләре” һәм башка бәйгеләрдә катнаштылар.

Кайнар чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, җылы һәм дуслана атмосферада үткәннәрне искә төшереп, догалар укып, бәйрәм кичәсе тәмамланды.

m3gj-libO62VzxDBwWcyzd4wYatIO-ploO0rGBOAdv9sA52QGTJPZO4eaVqf4aBiRv5YuSl7WjLz88zl5WQtVZ0u

Клуб мөдире Г.С.КӘРИМОВА. 

Камышлы районы.

Просмотров: 459

Комментирование запрещено