Дүрт ел элек якты дөньядан китеп барган Минһаҗәр абыстай Сәяхованы Самар мөселманнары тирән гыйлемле дин әһеле, акыллы, ипле, күркәм холыклы, гадел остаз буларак беләләр иде. Ул чирек гасыр буена шәһәребездәкешеләргә динебез ислам дәресләрен укытты. Дини мәҗлесләрдә оста Коръән укучы, чын дәгъватчы буларак танылды.
Гомере буе ислам юлыннан атлаган Минһаҗәр абыстайны бәхетле шәхес, дип атарга була, чөнки ул үзе артыннан шундый ук иманлы, дога кылучы балалар, оныклар калдырды. Аның кызлары Нәфисә, Рәйсә, улы Гомәр, оныклары — дин таләпләрен үтәп яшәүчеләр исемлегендә.
Без Минһаҗәр ханым Сәяхованың дүрт оныгының берсе – 38 яшьлек Әнвәр Мәхмүтов белән әңгәмә корып, әбисеннән алган дини һәм дөньяви тәрбия турында сораштык.
Әнвәр, әбиеңнең нинди үгет-нәсыйхәтләрен күңелеңдә саклап яшисең?
Әби бездә, оныкларында, кечкенәдән исламга мәхәббәт тәрбияләде, динебезнең әһәмиятлелеген, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, Аның бөеклеген төшендереп үстерде.
Балачакта без бик еш әби белән бабайда кунак иттек. Догаларны алардан өйрәндек, намаз уку тәртибенә төшендек. Ике туган апам – әби янына, мин бабам янына басып, бергәләп гыйбадәт кыла идек.
Ә ял көннәрендә әбием безне үзе белән Иске мәчеткә алып бара иде. Анда без гарәп графикасын үзләштердек.
Әби безгә кечкенә чакта гына түгел, балигъ булгач та үгет-нәсыйхәтләрен бирә иде. Эчү, тартуның нинди начар гадәт булуын сеңдереп тәрбияләде ул безне. Татар кызына өйләнергә кирәклеген тәкрарлап торды.
Намаз укырга, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылырга, ана телебезне онытмаска, аны сакларга, милләтебез белән горурланырга – аның шушы сүзләре күңелем түрендә сакланалар.
Әби безгә һәрьяклап үрнәк булды. Ул үзе дә һәрвакыт мохтаҗларга, балаларга сәдака бирә иде. Безне дә шуңа өйрәтте. “Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен. Хәлегездән килгәнчә кешеләргә ярдәм итегез, малыгызны жәлләмәгез. Биргән саен Аллаһы Тәгалә сезгә барысын да ун тапкыр арттырып кайтарачак. Сәдакалар өләшегез”, — дип әйтә иде ул.
Минһаҗәр абыстайның таләпчән кеше булганын беләбез. Ә сезгә — оныкларына карата аның мөгамәләсе нинди булды?
Кирәк чакта – йомшаклык белән, кирәк чакта таләпчәнлек күрсәтеп, безне әдәпле булырга өйрәтте ул. Дөресен әйткәндә, ул беркайчан тавышын күтәрмәде, безгә аның бер күз карашы да җитә иде.
Гыйбадәт кыла башлагач, үзеңдә, тормышыңда нинди дә булсаүзгәрешләр сиздеңме?
Күңелемә тынычлык иңде. Атлаган саен Раббымның ярдәмен тоям. Намаз укып, Аллаһыдан эшләрем уңсын, дип үтенәм. Берәр нинди мәсьәләнехәл иткәндә, нәрсә эшләргә белмичә, җавап эзләсәм, шикләнсәм дә, гыйбадәт кылып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм.
Әби дә: “Намаз укыгыз. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итегез. Аңардан сорагыз. Раббыбыз барысын да бирә”, — дия иде.
Тормыштагы күп принципларым тагын да ныгый төште. Намаз кешене тәртиптә тота, хәрәм гамәлләргә юл куймый.
Хәләл җефетлеккә ислам таләпләрен үтәүче кызны алгансың. Дини хатын белән яшәүнең өстенлекләре нидә?
Әйе, әлхәмдүлилләһ, хатыным Айсылу данлыклы, дини Гали авылыннан. Намаз да укый, ураза да тота.
Мөселман гаиләсендә тиешле булганча, ул ирне ир итеп, зурлап, хөрмәтләп яши, сабырлык күрсәтә, өйдә дә, кеше арасында да үзен тәртипле, тәрбияле тота. Аның белән дини темаларга аралашабыз.
Аллаһыга шөкер, Айсылу – минем өчен камил хатын, аның белән бик бәхетлемен.
Ә танышкач, иң беренче чиратта, аның нинди сыйфатларын ошаттың?
Тыйнак булуы күңелемә хуш килде. Аралаша төшкәч, эчке дөньясының бай булуын аңладым.
Гаилә тормышында төрле чак була. Бәхәсләшкәндә кем беренче юл бирә – синме, хатыныңмы?
Без хәләл җефетем белән бәхәсләшмәскә тырышабыз. Үпкәләүләр, низаглар – вакытны сарыф итү ул. Гомерне мондый ахмаклыкларга әрәм итмәскә иде. Әгәр дә инде кайчак бәхәсле мәсьәләләр барлыкка килсә, без, проблеманы уртага салып, тынычлап сөйләшәбез.
Синеңчә, хатынны Аллаһы Тәгалә бирәме, әллә кеше аны үзе сайлап аламы?
Аллаһы Тәгалә юлыңа чыгара, сайлап алу мөмкинлеген бирә. Ә инде кеше нинди юлдан китәчәген, шул исәптән хәләл җефетен дә, үзе сайлап ала, дип уйлыйм.
Якыннарың арасында намаз укучылар күпме?
Әйе, дусларым, күршеләрем, туганнарым арасында да ислам таләпләрен үтәп яшәүче кешеләр бар. Бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, гыйбрәт алабыз, динебез ислам турында мәгълүматлар белән уртаклашабыз.
Дусларыңның нинди сыйфатларына өстенлек бирәсең?
Дусларымның шатлыклы чакта гына түгел, авыр вакытларда да янымда булуларын, ярдәм кулын сузуларын, аларның кешелеклелек сыйфатларын югары бәялим. Үзем дә аларга шундый ук мөнәсәбәт күрсәтәм. Безне кечкенәдән шуңа өйрәтеп үстерделәр.
Кемнәрнең киңәшләренә колак салып яшисең?
Әбием исән чакта аның белән киңәшә идем. Ул дини мәсьәләләр буенча да, дөньяви тормышта да төпле киңәшен бирер иде. Әниемнең, хатынымның акыллы сүзләренә колак салам. Ә болай үземнән олырак булган акыллы ир-атларның киңәшләрен тыңларга тырышам.
Дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәсезме?
Без хатыным белән дөньяви бәйрәмнәрдән бөтенләй баш тарттык, бары тик дини бәйрәмнәрне генә билгеләп үтәбез.
Сиңа кечкенәдән бирелгән дини тәрбия тормышыңда ничек булышты?
Балачактан дини тәрбия алып үскән бала тормышта тәртипле була, ә тәртипле кеше бәхетле була.
Әбиеңне сагынасыңмы?
Әйе, аны барыбыз да сагынабыз. Әбиемнең алтынга тиң үгет-нәсыйхәтләрен үтәп яшәргә тырышам. Аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Матур һәм эчтәлекле җавапларың өчен рәхмәт сиңа, Әнвәр. Бу мәкаләбез әбиең рухына дога булып ирешсен.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 2 (47), 2025 ел.
Просмотров: 716




