В Бугульме состоялся Всероссийский фестиваль мунаджатов “Милли моң” / Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

IMG_1096Жительница Самарской области Нурсиня Зайдуллина завоевала 1 место  на Всероссийском фестивале мунаджатов «Милли моң” в номинации «Соло» (старше 18 лет).

В Бугульме прошел юбилейный – X Всероссийский фестиваль мунаджатов “Милли моң”, приуроченный к 80-летию Победы в ВОВ, Году защитника Отечества в России и Татарстане и Году героев (“Каһарманнар елы”), объявленного в ДУМ РТ, а также к 1500-летию Пророка Мухаммада  по хиджре.

Организаторами конкурса выступили Духовное управление мусульман Республики Татарстан, Бугульминский мухтасибат и Центр татарской культуры г.Бугульмы.

Мероприятие традиционно начали с чтения Священного Куръана.

Почётными гостями мероприятия стали первый заместитель Муфтия РТ Ильфар хазрат Хасанов, главный казый ДУМ РТ Джалиль хазрат Фазлыев, первый заместитель главы Бугульминского муниципального района Фанис Вагизович Мухаметов, казый Юго-Востока РТ, имам-мухтасиб Ютазинского района Марат хазрат Марданшин, имам-мухтасиб г.Бугульма и Бугульминского района Рамиль хазрат Хуснутдинов.

От имени Муфтия Республики Татарстан с приветственным словом к участникам и гостям фестиваля обратился первый заместитель Муфтия РТ Ильфар хазрат Хасанов. За вклад в организацию мероприятия он вручил благодарственные письма заведующей Центра татарской культуры Бугульмы Регине Назмеевой и волонтёру Лилие Бакановой. От имени Главы Бугульминского муниципального района, мэра города Бугульмы Дамира Фаттахова всех присутствующих поприветствовал его заместитель Фанис Мухаметов.

На фестиваль в зале Центра татарской культуры собралось около 250 талантливейших исполнителей мунаджатов. География проекта из года в год расширяется: в этом году участники прибыли из Челябинской, Самарской, Оренбургской области, Республики Башкортостан, г.Магнитогорска, Казани, Набережных Челнов, Нижнекамска, Бугульминского, Лениногорского, Высокогорского, Новошешминского, Чистопольского, Бавлинского, Сармановского, Кукморского, Ютазинского, Муслюмовского, Черемшанского, Тюлячинского, Верхнеуслонского, Новошешминского районов Республики Татарстан.

Творческие выступления конкурсантов оценивало компетентное жюри, в состав которого вошли народная артистка РТ Зухра Сахабиева, заслуженный артист РТ, кандидат педагогических наук, руководитель театра “Минбар” г.Казань Ильяс Халиков, певец, исполнитель нашидов и мунаджатов, обладатель Гран-при фестиваля мусульманской песни, победитель конкурса “Татар азаны”, обладатель премии “Манзара”, лауреат всероссийских и международных конкурсов Динар Шаймарданов, лауреат и дипломант профессиональных, международных, республиканских и региональных конкурсов Римма Кадырова.

Конкурс прошел в двух номинациях: «Соло» и «Ансамбли». В номинации «Соло» участники были поделены на три возрастные группы: младшую (7-12 лет), среднюю (13-17 лет) и старшую (от 18 и старше). Номинация «Ансамбли» состояла из двух групп: младшей (дети школьного возраста) и старшей. Судьи оценивали исполнительское мастерство, эмоциональную передачу образного содержания, четкую дикцию, ясное звучание, чистоту интонации и внешний вид. Костюмы стали прекрасным дополнением к великолепному исполнению мунаджатов, которые затронули сердце и душу каждого сидящего в зале.

Итоги конкурса:

Номинация «Соло» 7-12 лет

1 место – Хайдаров Айдан (Башкортостан, Туймазинский район, с.Кандры);

2 место – Галимова Камила (г.Бугульма);

3 место – Шарипова Чулпан (с.Кандры).

Номинация «Соло» 13-17 лет

1 место – Сабирзянова Самира (с.Сарманово);

2 место – Мухаметов Назиль (с.Сарманово);

3 место – Хасанова Набиля (Новошешминский район).

Номинация «Соло» 18 лет и старше

1 место – Зайдуллина Нурсина (Самарская область, Челновершинский район);

2 место – Насифуллина Алсу (Набережные Челны);

2 место – Пшеничникова Гульфия (п.Карабаш);

3 место – Шакирова Рамзия (Высокогорский район);

3 место – Вагапова Раиса (Оренбургская область)

Номинация «Ансамбли» школьный возраст

1 место – дуэт «Сеңелкәш» (г.Бугульма);

2 место – «Шатлык» (Сарманово).

Номинация «Ансамбли» 18 лет и старше (взрослые)

1 место – «Сердәш» (с.Сарманово);

2 место – «Аккош» (Челябинская область);

2 место – «Мәрҗән» (г. Казань);

3 место – «Кәүсәрия» (г. Магнитогорск);

3 место – «Бөгелмә сердәшләре» (г.Бугульма).

Приз зрительских симпатий 7-12 лет

1 – Белоногова Радмила (п.Джалиль);

2 – Гильманова Айгуль (г.Бугульма).

Приз зрительских симпатий 18 лет и старше

1 – Шайдуллин Рафис (Кукмор);

2 – Хуснутдинов Рафкат (г.Бугульма).

Победителей наградили дипломами и ценными призами.

dumrt.ru

***

Самара өлкәсендә яшәүче Нурсинә Зәйдуллина «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә «Соло» номинациясендә (18 яшьтән өлкәнрәк) 1 урын яулады.

 Бөгелмәдә “Милли моң” дип исемләнгән 10нчы юбилей Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елына һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елына, шулай ук һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең 1500 еллыгына багышлап уздырылды.

Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Әлеге чара күркәм гадәт буенча Коръән аятьләре уку белән башланып китте.

Фестивальгә шәрәфле кунаклар буларак Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Фәнис Вәгыйзь улы Мөхәммәтов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов килде.

Татарстан Республикасы Мөфтие исеменнән фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Ул әлеге чараны оештыруга керткән хезмәтләре өчен Бөгелмә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Регина Нәҗмиевага һәм волонтёр Лилия Бакановага рәхмәт хатлары тапшырды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Дамир Фәттахов исеменнән барлык катнашучыларны аның урынбасары Фәнис Мөхәммәтов сәламләде.

Татар мәдәнияте үзәге залында узган фестивальгә 250гә якын талантлы мөнәҗәт башкаручы җыелды. Әлеге проектның географиясе елдан-ел киңәя бара: быел катнашучылар Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан, Магнитогорск, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән, Лениногорск, Биектау, Яңа Чишмә, Чистай, Баулы, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Теләче, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарыннан килде.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты, Казаннең “Мөнбәр” театры җитәкчесе Ильяс Халиков, нәшидлар һәм мөнәҗәтләр башкаручы, “Татар азаны” бәйгесе җиңүчесе, “Манзара” премиясе иясе, Россиякүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов, һөнәри, халыкара, республикакүләм һәм төбәкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты Римма Кадыйровадан торган жюри бәяләде.

Бәйге ике номинациядә үтте: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. “Соло” номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде: кече (7-12 яшь), урта (13-17 яшь) һәм өлкән (18 яшьтән өлкәнрәк). “Ансамбльләр” номинациясе ике төркемнән торды: кече (мәктәп яшендәге балалар) һәм өлкәннәр. Жюри катнашучыларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне хис белән тапшыруга, төгәл дикциягә, ачык аһәңгә, интонациягә һәм тышкы кыяфәткә игътибар итте. Костюмнар һәр кешенең зәвыгына, күңел халәтенә туры килерлек булды: ул мөнәҗәт башкаручыларга үзенә бер ямь биреп торды.

Бәйге нәтиҗәләре:

“Соло” номинациясе (7-12 яшьлекләр)

1нче урын – Хәйдәров Айдан (Башкортстан, Туймазы районы, Кандра авылы);

2нче урын – Галимова Камилә (Бөгелмә ш.);

3нче урын – Шәрипова Чулпан (Кандра авылы).

“Соло” номинациясе (13-17 яшьлекләр)

1нче урын – Сабирҗанова Самирә (Сарман авылы);

2нче урын – Мөхәммәтов Назил (Сарман авылы);

3нче урын – Хәсәнова Нәбилә (Яңа Чишмә районы).

“Соло” номинациясе (18 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр)

1нче урын – Зәйдуллина Нурсина (Самара өлкәсе);

2нче урын – Нәсыйфуллина Алсу (Чаллы);

2нче урын – Пшеничникова Гөлфия (Карабаш бистәсе);

3нче урын – Шакирова Рәмзия (Биектау районы);

3нче урын – Ваһапова Рәисә (Оренбург өлкәсе).

“Ансамбльләр” номинациясе (мәктәп яшендәгеләр)

1нче урын – “Сеңелкәш” дуэты (Бөгелмә шәһәре);

2нче урын – “Шатлык” (Сарман).

“Ансамбльләр” номинациясе (18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр)

1нче урын – “Сердәш” (Сарман авылы);

2нче урын – “Аккош” (Чиләбе өлкәсе);

2нче урын – “Мәрҗән” (Казан шәһәре);

3нче урын – “Кәүсәрия” (Магнитогорск шәһәре);

3нче урын – “Бөгелмә сердәшләре” (Бөгелмә шәһәре).

Тамашачы мәхәббәте (7-12 яшьлекләр)

1 – Белоногова Радмила (Җәлил бистәсе);

2 – Гыйльманова Айгөл (Бөгелмә шәһәре).

Тамашачы мәхәббәте (18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр)

1 – Шәйдуллин Рафис (Кукмара);

2 – Хөснетдинов Рәфкать (Бөгелмә шәһәре).

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

dumrt.ru

Просмотров: 479

Комментирование запрещено