Олы рәхмәтебезне белдерәбез!

tCq1i7qbekaH3z6MVer2QzTZjOZVZUBbCYW5FGJl512m7I8oS9w974hSNreyiLqOrYl3MBq6_d1bUt0Z54wkOFN913 февральдә “Ак каен” татар халык фольклор ансамбленең «Безгә — 55!» дигән зур концерты булып узды. Ансамбль оешуга 55 ел тулды.

Килгән кунакларны ишек төбеннән үк ансамбль әгъзалары каршы алды. Фойеда матур итеп күргәзмә оештырылган иде. Концертта ансамбльнең «алтын фондыннан» иң яхшы җырлары һәм биюләре тәкъдим ителде. Тантанага килгән мәртәбәле кунаклар рәхмәт сүзләре җиткерде.

Тамашачылар концертны җылы кабул итте, ансамбльне аякка басып алкышлады.

Барлык килгән кунакларга, тамашачыларга һәм юбилей кичәбезне үткәрүдә ярдәм иткән дусларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Айгөл ГАЛИУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты җитәкчесе.

Камышлы районы.



Просмотров: 439

Комментирование запрещено