Нурлы бәйрәм

tMDHyRA6Z7q0N4RsmcE8ySa7IQ9q5YI5fIlFb4hk_6-2UcCYzQzhVTej2vT8cCdRCzaV96wmBVPUC5187OF0Z9d4Иске Ярмәк авылы җәмигъ мәчетендә Рамазан гаете бәйрәме узды. Иртән иртүк мәхәллә халкы мәчеттә сафларга тезелеп, гает вәгазен тыңлады.

Бәйрәм намазы алдыннан аларны җирле үзидарә һәм район хакимияте башлыгы исеменнән авыл депутаты, табиб Риф Хәйдарович Гыйбадуллин тәбрик итте. Гает намазын укып чыкканнан соң, халык бергәләп авыл зиратына юл тотты. Анда мәрхүм булган кардәшләребез рухына догалар кылынды.

Шуннан соң барысы да өйләренә таралып, шатланып бәйрәм чараларын дәвам иттеләр.

Шулай ук бергәләп изге җомга намазын да укыдылар. Аллаһы Тәгаләдән киләсе елларда да дөньяларыбыз тыныч, имин булып, шундый мөбарәк бәйрәмнәрне шатлык белән каршыларга насыйп итүен сорап, догалар кылынды.

jRIA61Dj1dVhQKlJBX_M1qRxArEgWeIy1PRhHO3QwYK6oaz6rzxa22TcFv2_zRBMvAxABx9kVtMdk5XbjrYq9_5otMDHyRA6Z7q0N4RsmcE8ySa7IQ9q5YI5fIlFb4hk_6-2UcCYzQzhVTej2vT8cCdRCzaV96wmBVPUC5187OF0Z9d4

Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы.

Просмотров: 418

Комментирование запрещено