Рамазан гаетенә кыйммәтле бүләк

0Eo72i5FLzD5C13UVJpCODh19JEHSJHUcwGDJV4G_bh2uqZOnLSuOuHY3e8yvvFsq7XdmdlrX6O5NLGK7yFulsTcРамазан гаетенә зур бүләк булды: бәйрәм намазы алдыннан Мәскәүдәге шейх Нәфигулла хәзрәт Аширов мөфтиятеннән Иске Ярмәк авылы мәчетенә кырык тартма итеп китаплар җибәрелде.

Мәчеткә гарәп телендә (Казан басмасы) Коръән китаплары, мөфти Габделбари хәзрәт Исаевның татар телендә тәфсире (яңа китап), рус телендә тәфсирләр һәм гарәп язуын өйрәнү өчен «Мөгаллим сәни» (прописе өлеше белән) китаплары бүләк ителде.

Бу изге эшләре, игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен аларга ихлас күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы

Просмотров: 436

Комментирование запрещено