Памятник народному артисту РСФСР и ТАССР Ильхаму Шакирову установят в Казани. Место для монумента уже определено – он появится в сквере имени певца рядом с культурно-развлекательным комплексом «Пирамида».
Сквер получил имя Ильхама Шакирова в апреле прошлого года к 90-летию со дня его рождения. Автором памятника стал скульптор Денис Мельников.
Как сообщили в пресс-службе Татарской государственной филармонии имени Габдуллы Тукая, на прошлой неделе состоялось выездное совещание с участием представителей мэрии Казани, Министерства культуры Татарстана и филармонии. По его итогам Институту развития города поручено подготовить архитектурный план сквера.
Отмечается, что автор памятника был выбран по итогам конкурса. Денис Мельников уже известен в Казани – он является одним из авторов памятника поэту Фатиху Кариму. Среди его работ также есть проекты, реализованные в Белгородской области.
В Казани уже существует несколько объектов, связанных с именем Ильхама Шакирова. Его имя носит концертный зал международного выставочного центра «Казань Экспо», рассчитанный на 3 тыс. зрителей. На доме № 5 по улице Николаева, где певец жил с 1974 по 2005 годы, установлена мемориальная доска. Кроме того, в городе есть улица и музыкальная школа, названные в его честь.
***
Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. Аның инде урыны тәгаенләгән. Һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Әлеге скверга бөек җырчы исеме узган елның апрелендә Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников.
«Узган атнада Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре составында Илһам Шакиров скверында күчмә утырыш үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә Шәһәр үсеше институтына скверның архитектур планын әзерләргә кушылды», – диде «Татар-информ»га филармониянең матбугат хезмәте.
Мәгълүм булганча, Илһам Шакиров һәйкәле авторы конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган. Сүз уңаеннан, Денис Мельников – Казан өчен яңа исем түгел. Ул Фатих Кәрим һәйкәле авторларының берсе. Тагын бер хезмәте Белгород өлкәсендә урнашкан. Захар Карамян белән автордашлыкта сугыш темасына иҗат ителгән бу эш «Таганнар» («Качели») дип атала.
Казанда Илһам Шакиров исеменә бәйле урыннар берничә. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең 3 мең тамашачыга исәпләнгән концерт залы Илһам Шакиров исемен йөртә. Николаев урамында җырчы 1974-2005 елларда яшәгән 5нче номерлы йортка истәлек тактасы куелган. Казан урамнарының берсе аның исеме белән аталган. Шәһәрдә Илһам Шакиров исемен йөрткән музыка мәктәбе дә бар.
Просмотров: 536


