Мондый чаралар үткәрелсен иде

Jtu6S0LeTRNmk7v5opXg-4FbtvJX_bH01lnSI2PgLMCPABHWzLnBM1odwfP9jvIQHwNsaqqGXmt9pQJSCbiDrf7w23 майда Башкортостан республикасы, Октябрьск шәһәре, Нарыш бистәсендә 1963 елдан башлап 1975 елга кадәр имам вазифасын башкарган Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин истәлегенә конференция үтте. Самара өлкәсеннән бу чарада  Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәримгә   катнашырга насыйп булды.

Бу чарага Казан шәһәрендән мәртәбәле кунаклар: Апанай мәсҗидендән — Әхмәд хәзрәт Сабиров, Нияз хәзрәт Сабиров, «Безнең Мирас» журналыннан — баш мөхәррире урынбасары Ленар Гобәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы «Аксакаллар шурасы» рәисе Рәүф Хәсәнов, рәссам-дизайнер Ратмир Ахияров, Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның кызы Сиринә апа Шәһимәрданова, аның улы — Русия мөселман эшмәкәрләре президенты Айдар Шәһимәрданов, оныгы Әмир Шәһимәрданов, мөхтәсиб, Октябрьск шәһәре мәдрәсәсе мөдире Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин катнаштыралар.

Чара барышында әлеге бистә имамы Ильнур хәзрәт Нуруллин да матур итеп чыгыш ясады.

Үзебезнең өлкәбездә нәшер ителгән «Самара татарлары» журналларын, календарен анда катнашкан барлык кунакларга бүләк итеп тапшырдым. Моның өчен  Гомәр улы Ильяс әфәндегә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә.

Динебезне, иң кыен дәһрилек вакытларда халкыбызга җиткергән шәхесләребез онытылмасын иде, мондый чаралар үткәрелсен иде, дигән теләктә калам.

Jtu6S0LeTRNmk7v5opXg-4FbtvJX_bH01lnSI2PgLMCPABHWzLnBM1odwfP9jvIQHwNsaqqGXmt9pQJSCbiDrf7wSUjE4nHUfaQQvC8wQcbj97mG9ZGr9424z7kxmXmmNFx85rhwWfEIROIUBqhhZmBV8jHS0uR5fffcxFgDC_m9udZU YAdsMOOPFYvIklOByqKKTa2BW5owJInQ8fc2kp2DsMGf5EFePQTCIF1uPS1HY5iR-YaWnaR-bOFt0ZCp1OzeSbc0 -yQValy9K_SyXlQCjfYSwiXR9bZ_seYBuQED3nbyQN0vSqoNZIU9Y5e_3A1H7C2UK-Ulb4BElHyFvrdxpjyr6D2g OEuHFGMlgkx60N-JhPUQANjhEmy7c6-CeH3oHqUSqzoJ1Obf-frRZGQzN56riH8PwuMmKDMroiQHrOAHiDWFSs_d u1pav5k6M06IzEsYtAp0m6lgBRZUVG6QPFRsmXn8u4T36wC4YZMm-dgxNsP0iUHroBzwLjl8G8-DBGV4uwbL_2iP

 Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ,  

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы.

Просмотров: 354

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>