Самара спортчысы — Татарстан кубогы иясе

JQ47iU3xIhCcYPuxrOSxz7gQwY7XowVdAjDDi0daPA6yBqPU5SJJuR0xk0jQZt2fJbE6x2FU0u2JoSegiaBiZ7x83 октябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә муай-тай көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Татамида җиде төбәктән — Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән 260тан артык спортчы очрашты. Күпчелек катнашучылар өчен бу ярышлар бөтенроссия турнирларына әзерлектә — мөһим адым, ә җанатарлар өчен тай боксының көчен һәм матурлыгын яңача күрергә сәбәп булды.

Бәйгедән Самараның «Беркут» клубы спортчысы Ибраһим Батршин, мактаулы беренче урын яулап, Татарстан Кубогы белән кайтты. Ул клубка нигез салучы, тренер, спорт осталыгына кандидат, Урал федераль округының Бөтенроссия турниры җиңүчесе, Самара өлкәсенең күп тапкыр чемпионы, CrossFit буенча турнирларның призеры һәм сертификатланган белгеч Сергей Беляков җитәкчелегендә чыгыш ясый.

Ибраһим «Беркут»та 2023 елдан бирле шөгыльләнә һәм шул арада күп бүләкләр алып өлгергән инде. 2025 һәм 2026 елларда яшь милләттәшебез Самара өлкәсенең “Золотой Монгкон”, “Казан легион кубогы”, “Время сильных” турнирлары, Тольятти шәһәре башлыгы Кубогы чемпионы исемен яулаган, Самара өлкәсе беренчелегендә, “Пересвет” регионара турнирда көмеш медальләргә лаек булган. Шулай ук Ибраһим муай-тай буенча төбәк җыелма командасы составына керә.

Шундый югары казанышларга ирешкән яшь спортчыларыбыз өчен горурлык хисе туа. Әйтергә кирәк, һәр шундый титул һәм медаль артында гаять зур хезмәт тора: рух көче, чыдамлылык, максатчанлык, дисциплина. Һәм инде, әлбәттә, тренерның осталыгы, ата-аналарның, дусларның ярдәме үтә дә мөһим роль уйный.

Ибраһимның бүләкләре уңыш символы булып кына калмасын, ә чын чемпионның авырлыкларга бирешмәүче һәм башкаларны да алга барырга дәртләндерүче кеше булуын искәртеп торсын.

 Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 249

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>