Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм администрация тәкъдиме буенча, Камышлы районы кайтарылуның 30 еллыгына багышлап, “Благодатный край Камышлинский” дип аталган китап язылачак һәм бастырылып чыгачак.
Проект Бөтендөнья татар конгрессы Советы әгъзасы, региональ “Дуслык” милли-мәдәни татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевның финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.
Әгәр гаиләгездә Камышлы районы, оешмалары һәм хезмәткәрләре тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле кызыклы истәлекләр, документлар саклана икән, 2020 елның 15 декабреннән дә соңга калмыйча, Камышлы районы мәдәният бүлегенә яки “Бердәмлек” газетасы редакциясенә китереп бирүегезне яисә җибәрүегезне соралабыз.
Элемтә өчен телефоннар:
8-927-656-41-63 (Резеда Төхбәтшина)
8-917-106-88-07, 8-927-017-88-37 (Идеал Галәветдинов).
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ,
китапның баш мөхәррире һәм төзүчесе.
Просмотров: 834