Фестиваль «Татар Җыры» перенесут на 2021 год из-за пандемии коронавируса / Ел саен уздырыла торган «Татар Җыры» Фестивале киләсе елга күчерелә — тантананың кайчан узачагы билгеле

IMG_5172В этом году фестиваль должен был пройти в декабре на территории выставочного центра «Казань Экспо».

Фестиваль «Татар Җыры» перенесут на декабрь 2021 года из-за пандемии коронавируса Covid-19. Об этом ИА «Татар-информ» сообщили в ГК «Барс медиа».

«Решение о переносе фестиваля из-за пандемии мы приняли вчера вечером», – пояснили в пресс-службе группы компаний.

Организаторы не стали проводить мероприятие в онлайн-формате. По их словам, такие фестивали предполагают присутствие зрителей в зале, чтобы они наслаждались выступлениями артистов вживую.

Международный фестиваль «Татар Җыры» проводится в Казани с 1999 года. Всего он включает примерно 25 номинаций, среди которых – «Лучший исполнитель», «Лучший дуэт», «Новое имя», «Оригинальный проект» и «Лучший клип».

В 2020 году фестиваль должен был пройти в декабре в концертном зале имени Ильгама Шакирова на территории международного выставочного центра «Казань Экспо». 

tatar-inform.ru

***

«Барс Медиа» компанияләр төркеме коронавирус белән бәйле вәзгыятьне истә тотып, тамашачылар һәм артистларның сәламәтлеген саклау йөзеннән, ел саен декабрь аенда уздырылучы «Татар Җыры» эстрада Фестивален киләсе елга күчерергә карар кылды.

Фестивальнең гала-концерты 2021 нче елның 18 декабрендә, элегрәк игълан ителгән мәйдан — «Казань Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. Әлбәттә, әлеге тантана да онытылмаслык булачак: кабатланмас образлар, танылган җырчылар, хит җырлар. Лаеклылар «Алтын Барс» сынына ия булачак.

Камил Гәрәев, «Барс Медиа» команияләр төркеме директорлар советы рәисе:

Бу безнең компания өчен «Татар Җыры» тарихындагы иң катлаулы карарларның берсе булды, әмма вакыйгалар үсешенең башка вариантын күрмибез. Фестивальнең бөтен командасы быел да «Татар Җыры» Гала-концерты тамашачылар өчен онытылмас булсын дип тырышты. Шуңа да карамастан, киләсе елда фестиваль тагын да грандиозрак булачак-безнең компания тарихында беренче тапкыр, киләсе елда «Татар Җыры» тантанасы берьюлы ике ел – 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча узачак.

Лина Арифуллина, «Татар Җыры-2020» Фестиваленең баш режиссеры: 

2020 ел миңа янә «Барс Медиа»командасы белән эшләү мөмкинлеген бүләк итте. Зур эш башкарылган иде инде, без гомуми драматургия концепциясен уйлап табып, һәр тамашачы концерттан гаҗәеп хис-кичерешләр алсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Әйе, 2021 елда безгә барысын да баштан башларга туры киләчәк, ләкин легендар фестивальнең төп идеясе: «Барысы да тамашачы өчен!» үзгәрешсез калачак, һәм без, һичшиксез, һәр тамашачы үзен зур җыр гаиләсенең бер әгъзасы итеп тойсын өчен, музыкаль спектакль оештырырга тырышачакбыз.

Павел Волонихин, «Татар Җыры-2020» Фестиваленең директоры:

Без азакка кадәр өметләнеп эшләдек. Тик билгеле бер мизгелдә быел фестивальне үткәрү мөмкин түгел, ә аны он-лайнга күчерү – тамашачыны артистлар белән тере аралашудан мәхрүм итү дигән фикергә килдек. Бу дөрес булмас иде, өстәвенә, быел без «Татар Җыры» фестиваленең Гала-концертын башка мәйданда – «Казан Экспо» концертлар залында үткәрергә планлаштырган идек. Бу тагын да күбрәк тамашачы җыр бәйрәменең шаһите булсын һәм елның төп музыкаль концертында катнаша алсын өчен эшләнелгән иде.… 

Агымдагы елда шулай ук Россиянең иң эре шәһәрләрендә-Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Новосибирск, Магнитогорск, Сургут, Әлмәт һ.б. төбәкләрдә планлаштырылган «Татар Җыры – 2020» турының концертлары 2021 елга күчерелде. Элегрәк сатып алынган билетларның барысы да, Казандагы Гала-концертны да кертеп, үз көчендә кала. Актуаль яңалыклар һәм «Татар Җыры — 2021» фестивале турында тулырак мәгълүмат татарҗыры.рф сайтында һәм @tatarradiosi һәм @tmtvonline битләрендә чыгачак.

«Татар Җыры» тантанасының элегрәк игълан ителгән көнендә, 2020 елның 19 декабрендә, ТМТВ каналы, һичшиксез, эфирда тамашачыларга татар җыры бәйрәме хисен, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Көн дәвамында сезнең белән яраткан җырчыларыгыз булачак, сез ошаткан җырлар яңгыраячак һәм Елның иң яхшы клиплары күрсәтеләчәк. Шулай ук бу көнне эфирда «Татар Җыры-2019» Гала-концертының тулы режиссерлык версиясе күрсәтеләчәк.  

matbugat.ru

Просмотров: 669

Комментирование запрещено