Ихластан котлыйбыз!

5Искиткеч хәл! 24 апрельдә Таһир Гөбәй­дулла улы һәм Наилә Сафа кызы МАМЫШЕВЛАНЫҢ бер­гә яшәүләренә  70 ел булган! Әйе,  «сөбеханаллаһ» диярлек гомер шул бу…

Бик бәхетле парлар гына бергәләшеп шундый озын тормыш юлы үтә торгандыр. 70 ел бер сукмактан атлау русча “благодатная свадьба” дип атала. Бу сүзнең татарчага тәрҗемәсе рәхәтлек, куаныч, иркенлек, бәрәкәт, муллык, байлык дигәнне аңлата икән. Әйе, 70 ел эчендә боларның барысы да булган – рәхәте дә, куанычы да, бу тикле гомер яшәп муллык-байлыгы да тупланган. Тик соңгысына килгәндә, Мамышевлар рухи байлыкка өстенлек бирделәр һәм бирәләр.

“Хатынымның түземлеге аркасында гына бар көчемне хезмәтемә бирә алдым”, — дип сөйли Таһир ага. Әйе, Наилә апа  -  Таһир ага белән бергә күчмә хәрби тормыш авырлыкларын кичергән ханым. Гаилә башлыгы кайда — аның тормыш иптәше дә шунда булган. Төрле хәрби частьләргә күчеп йөргәндә, Наилә апа алар каршындагы редакцияләрдә эшли, гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерә һәм аларның белем алуда яхшы билгеләргә укуларына, тәртипле, әдәпле булып үсүләренә бик зур әһәмият бирә. 

34-15

Таһир аганың  яшьлеге хәрби хезмәткә бирелеп, Украина җирләрендә узганга күрә, татар дөньясыннан ераграк була. Әмма ул күп еллар туган  җирен сагынып, татар сүзен ишетергә сусап яши. Ә инде Куйбышевка әйләнеп кайткач, мөселман мохитына тартыла. Таһир әфәнде инде күп еллар Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә хезмәт итә, бүгенге көндә ул — мөфтият каршындагы ветераннар шурасының рәисе. Шулай ук ул күп еллар Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгытенең Совет әгъзасы да булды.

Без Тагир аганы һәм Наилә апаны шушы олы гомер бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз! 70 ел бергә яшәү — ул язмыш бүләгедер һәм без аларга язмыш шундый бүләк биргәнгә бик шатбыз. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Мамышевлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, бәрәкәтле тормыш, сихәтлек, зиһен сафлыгы, балалар һәм оныклар-оныкчыклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзалары исеменнән оешманың президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВ.


КОНТЕКСТ:

Сине очратмасам, белмәс идем чын бәхетнең нинди икәнен…

* * *

Таһир ага Мамышевка 90 яшь тулды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Илгә, дингә һәм милләткә тугрылыклы хезмәт

* * *

Очраклы очрашулар булмый ул

* * *

«Солдатта булган», диләр

Просмотров: 1720

2 комментариев

  1. Матур кэшэляр

  2. Здоровья вам , и счастливой долгой жизни , будьте здоровы ! С пожеланиями Ниля хлеб Орбита !