Дәүләткол табигатьнең иң матур урынына урнашкан, гүзәл авыл ул. Аның халкы да уңган-булган, җырлап яши. Урманының җиләк-җимешкә, гөмбәгә байлыгыгына да ни тора! Чишмә суларының тәмлелеге, һавасының сафлыгы тагы!
Яз көне узган халык җыелышында дәүләтколлылар “Урталык” чишмәсеннән куллана алмаулары, Дәүләткол инеше аша чыга торган күпернең искелегеннән зарланганнар иде. Ниһаять, анда күпер төзекләндерелгән һәм авыл халкы шушы эштә үз өлешләрен кертүчеләр: җирлеидарә башлыгы Заһит Сафинга, җирлеидарә хезмәткәре Рәфис Гыйззәтовка, ООО“Родник” җитәкчесе Ильфат Хәлимуллинга, авылдашлары Рәшит Дәрҗемановка, Мөдәрис ага Гыйззәтовка, Рәис Сөләймановка, экскаваторчы Рамиль Сәгыйдуллинга һәм үзбушаткыч машина йөретүче Мәхмүт Фазлыйәхмәтовка зур рәхмәтләрен белдереп,аларга сәламәтлекнең ныгын, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телиләр, дип яза «Камышлы хәбәрләре» газетасы.
Дәүләтколлылар төшергән фотосурәтләр.
Просмотров: 1642
Бик матур безнен авылыбыз!!!!
3 СТОЛБНЫХ ПАСЕНКА ПОСТАВИЛИ ВОТ И ВЕСЬ МОСТ НАЗЫВАЕТСЯ
кайтып карап килергэ эле. Бу жирлэрдэн утмэгэнгэ 15 еллар бардыр…