Благодарим за добросовестный труд / Намуслы хезмәте өчен рәхмәтлебез

uEX9yMC5B643 июля автоинспекторы отметили  свой профессиональный праздник -
87 лет со дня создания службы Госавтоинспекции.
Руслан Галиуллин – инспектор ДПС отделения ДПС государственной инспекции безопасности дорожного движения МО МВД России «Клявлинский» — старший лейтенант.
Он вырос в селе Камышла, окончил здесь среднюю школу. Затем учеба в Восточном институте экономики, гуманитарных наук, управления и права. Отслужил в армии командиром отделения ракетных войск стратегического назначения.

Служба ему дала хорошую закалку. Поэтому, после службы, в 2008 году решил пойти в милицию. Молодой человек начал работать в ОВД по муниципальному району Камышлинский милиционером патрульно-постовой службы, после был участковым уполномоченным милиции, а в 2015 году перевелся инспектором ДПС. И последовали дежурства, рейды, профилактические мероприятия, работа по предупреждению и пресечению правонарушений и преступлений на дорогах.
Постигал Руслан Равилевич азы этой профессии при поддержке старших товарищей, опытных инспекторов. «Хочу сегодня вспомнить добрым словом ушедших ветеранов, которые были верны лучшим традициям нашей службы, — говорит молодой человек. – Это Р.М.Шарипов, Н.В.Кошкин, Н.А.Лебакин, Д.В.Петров.»
Сегодняшнее руководство тепло отзывается о своем сотруднике, который несет службу ответственно, самоотверженно, как раз в большей степени пригодилась подготовка, полученная в годы срочной службы. Для полицейского ответственность и самоотверженность – это не единичное и не редкое явление. За годы службы Руслан Галиуллин неоднократно поощрялся за достигнутые успехи в служебной деятельности. Награжден медалями «За отличие в службе» II и III степеней.
Юлия ШАФИГУЛЛИНА. 
Село Камышла.
* * *
3нче июльдә автоинспекторлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Дәүләт автоинспекциясе хезмәте оешуга 87 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Руслан Галиуллин – Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ инспекторы-өлкән лейтенант.
Ул Камышлы авылында үсә, биредә урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтында укый. Армиядә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә.
Хезмәт аңа яхшы чыныгу бирә. Шуңа күрә, 2008нче елда, хезмәт иткәннән соң, милициягә барырга карар итә. Яшь егет Камышлы муниципаль районы буенча Эчке эшләр бүлегендә патруль-пост хезмәте милиционеры булып эшли башлый, аннары милициянең участок вәкаләтлесе була, ә 2015нче елда юл-патруль хезмәте инспекторы итеп күчерелә. Дежурлык, рейдлар, кисәтү чаралары һәм юллардагы хокук бозуларны, җинаятьләрне кисәтү һәм туктату буенча эш башлана.
Руслан Равил улы өлкән иптәшләре, тәҗрибәле инспекторлар ярдәме белән бу һөнәрнең нигезләрен үзләштерә. «Бүген хезмәтебезнең иң яхшы йолаларына тугры калган ветераннарны яхшы сүз белән искә аласым килә, – ди егет. – Бу – Р.М. Шәрипов, Н.В. Кошкин, Н.А. Лебакин, Д.В. Петров».
Бүгенге җитәкчелек хезмәтне җаваплы, фидакарьлек белән алып барган үз хезмәткәре турында җылы сүзләр әйтә, нәкъ менә армия сафларында хезмәт иткәндә алынган әзерлек күбрәк файдалы була. Полиция хезмәткәре өчен җаваплылык һәм фидакарьлек бердәнбер һәм сирәк күренеш түгел. Хезмәт елларында Руслан Галиуллин хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен берничә тапкыр бүләкләнә. Аңа II һәм III дәрәҗә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре тапшырыла.
Юлия ШӘФЫЙГУЛЛИНА.
Камышлы авылы.

Просмотров: 910

Один комментарий

  1. Чын кун,елдэн, уземнэн hэм Самара татарлары исеменнэн ун,ышлы хезмэтегез ечен тэбриклим. Исэннек-саулык, таза тормыш, сугышларнын, тизерэк бетуен телим.