В 30-й день месяца зулькагда (17 мая) в Болгаре состоялся ежегодный маджлис мусульман «Изге Болгар җыены», посвященный Дню официального принятия Ислама Волжской Булгарией. Мероприятие прошло в рамках культурной программы XVII Международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum» (Казань, 12–17 мая).
В «Изге Болгар җыены» приняли участие верующие со всех уголков Татарстана и разных регионов России, руководство Республики Татарстан, представители духовных управлений мусульман Российской Федерации.
Традиционно центральным действием маджлиса «Изге Болгар җыены» стало мероприятие «Тәүбә» – коллективная молитва под руководством Верховного Муфтия России, Председателя ЦДУМ Талгата хазрата Таджутдина и с участием Муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина. Собрание проводится как коллективное покаяние мусульман: они вслед за Талгатом хазратом произнесли слова покаяния, обратились ко Всевышнему с молитвами о прощении грехов и милости и послушали его содержательный вагаз-проповедь. Собрание около Малого минарета Болгарского городища стало самой воодушевленной и эмоционально наполненной частью программы «Изге Болгар жыены».
В собрании «Тәүбә» приняли участие мухтасибы и имамы Татарстана и ЦДУМ, гости Международного экономического форума «Россия – Исламский мир: КазаньФорум», Всероссийского форума татарских религиозных деятелей, шакирды и все желающие.
Далее на торжественном открытии «Изге Болгар Жыены» перед Памятным знаком участников Изге Болгар җыены поприветствовали Раис Татарстана, председатель ГСВ «Россия — Исламский мир» Рустам Минниханов, Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, Верховный Муфтий, председатель ЦДУМ Талгат Таджуддин, Муфтий, председатель ДУМ РФ Равиль хазрат Гайнутдин, председатель Духовного управления мусульман города Москвы и Центрального региона “Муфтият Москвы” Альбир хазрат Крганов, Председатель ДУМ АЧР, Муфтий Нафигулла хазрат Аширов, председатель правления Мусульманской религиозной общины в Республике Беларусь Абу-Бекир хазрат Шабанович.
Рустам Минниханов, приветствовав мусульман на земле Болгар, отметил, что в столице прошли много событий — Международный экономический форум «Россия – Исламский мир: «КазаньФорум» федерального уровня, ежегодное заседание ГСВ «Россия — Исламский мир». При этом главным мероприятием в рамках этих событий он назвал «Изге Болгар җыены». Раис Татарстана подчеркнул, что у его истоков стоял уважаемый Талгат хазрат (Таджутдин) и поблагодарил его. Он также выразил большую благодарность первому Президенту Татарстана Минтимеру Шаймиеву и передал его приветствия.
Рустам Минниханов поблагодарил руководителей духовных управлений РФ. «Они всегда с нами, мы вместе. Наша религия — ислам, конечно же, мы должны помнить все традиции нашего старшего поколения», — резюмировал Раис Татарстана.
Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин в приветственном слове напомнил хадис пророка Мухаммада ﷺ: «Кто не умеет благодарить людей, не может быть благодарен и Всевышнему», а также аят: «Если вы будете благодарны, я умножу это. А если вы не уверуете, то мое наказание будет очень суровым». «Значит, если мы хотим продолжения наших благ, которыми одарил нас Всевышний, мы должны быть благодарны за то, что имеем», — сказал Муфтий и перечислил достижения татарского народа в развитии ислама до революции и в настоящее время, в т.ч. татарских ученых-богословов и их труды, развитие коранопечатания, системы исламского образования, инфраструктуры, а также старания Раиса на пользу ислама. «За эти блага нужно быть благодарными», — сказал Камиль хазрат и поблагодарил Раиса Татарстана Рустама Минниханова и его команду за поддержку в реализации исламских проектов и пригласил всех в качестве благодарности Аллаху совершить коллективную молитву в Ханской мечети.
Намаз джамаатом стал кульминационной частью «Изге Болгар җыены». Его так же провел Верховный муфтий Талгат хазрат Таджутдин. После намаза верующие прочли дуа – поминальную молитву в честь предков, отдавших жизни за веру и Отечество, а также вознесли просьбы о благополучии мусульманской уммы и всей России.
На территории исторической Ханской мечети работали интерактивные тематические площадки: здесь прошли вагазы и лекции на тему ислама и истории развития ислама у булгар, мастер-классы по завязыванию платков и чалмы и уроки намаза.
Напомним, «Изге Болгар җыены» проходит в Болгаре с 1989 года в память о дне принятия волжскими болгарами Ислама в качестве государственной религии в 922 году и встречи болгарского хана Алмуша с делегацией багдадского халифа во главе с ученым Ибн-Фадланом.
***
Зөлкагъдә аеның 30 нчы көнендә (17 майда) Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2026 XVII Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында (Казан, 12–17 май) үтте.
Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашты.
Гадәттәгечә, “Изге Болгар җыены”ның төп вакыйгасы булып Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы торды. “Тәүбә” җыелышында мөселманнар бергәләп, Тәлгать хәзрәткә ияреп, тәүбә сүзләрен кабатлап, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, хәзрәтнең эчтәлекле вәгазен тыңлады. Бу чара ел саен “Изге Болгар җыены” программасының иң ихлас һәм дулкынландыргыч өлеше булып тора, чөнки аның барышында халык, Аллаһыга сыенып, бердәй хисләргә бирелә һәм көчле рухи мохит урнаша.
“Тәүбә” чарасында Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөхтәсибләре һәм имамнары, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнашты.
“Тәүбә” чарасыннан соң Истәлек билгесе каршындагы мәйданда Изге Болгар җыенының рәсми ачылыш тантанасы узды. Биредә җыелган халыкка Татарстан Рәисе, «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында мөселман дини җәмгыяте идарәсе рәисе Әбү-Бәкер Шабанович үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов, Болгар җирендә мөселманнарны сәламләп, башкалада бик күп вакыйгалар — федераль дәрәҗәдәге «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узуын хәбәр итте. Шул ук вакытта ул шушы вакыйгалар кысаларында төп чара дип «Изге Болгар җыены»н атады.
Татарстан Рәисе, җыенның чишмә башында хөрмәтле Тәлгать хәзрәтнең (Таҗетдин) торуын ассызыклап үтеп, аңа рәхмәт әйтте. Ул шулай ук, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәтләр белдереп, аның сәламнәрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов РФ мөселманнары Диния нәзарәтләре җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. «Алар һәрвакыт безнең белән, без бергә. Динебез — ислам, әлбәттә, без олы буынның гореф-гадәтләрен белергә тиеш», — дип йомгаклады сүзен Татарстан Рәисе.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә җыелган халыкка пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ «Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Раббыбызга да рәхмәтле була алмас» дигән хәдисен һәм Коръәннән «Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен. Әгәр нигъмәтләргә көферлек кылсагыз, газабым бик каты булачак» дигән аятьне китерде. «Димәк, нигъмәтләребезнең дәвамлы булуын телибез икән, шөкер кылырга тиеш булабыз», — диде
Мөфти татар халкының ислам өлкәсендә элгәре һәм бүгенге казанышларын, шул исәптән, татар дин галимнәрен, аларның хезмәтләрен, Коръәнне өйрәнү һәм бастыру тралицияләрен, ислам мәгарифе, инфраструктураны, Рәис Рөстәм Миңнехановның дин өчен куйган тырышлыкларын искә алды. «Бу нигъмәтләр өчен Аллаһыга шөкер итәргә, Рәисебезгә һәм аның командасына рәхмәт әйтергә кирәк», — диде Камил хәзрәт һәм, шөкер кылу йөзеннән, бар халыкны җәмәгать белән Хан мәчетендә намаз укырга чакырды.
Җәмәгать белән намаз уку «Изге Болгар җыены»ның кульминацион өлеше булды. Аны да Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барды.
Намаздан соң дин кардәшләребез динебез һәм Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән бабаларыбыз рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм илебез иминлеген сорап догалар кылды.
Тарихи Хан мәчете территориясендә интерактив тематик мәйданчыклар да эшләде: биредә ислам һәм болгарларда ислам үсеше тарихына багышланган вәгазьләр һәм лекцияләр укылды. Яулык, чалма бәйләү буенча мастер-класслар һәм намаз дәресләре үткәрелде.
“Изге Болгар җыены” Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителү көне истәлегенә уза. Бу вакыйга Болгар ханы Алмышның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы белән бәйле рәвештә, рәсми ислам тарихының башлангычы булып тора.
Просмотров: 315



Добавить комментарий