Самар өлкәсе мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт ЯРУЛЛИНга!

img_6622-scaled-1Хөрмәтле Талип хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим! 

Сез үз гомерегезне изге эшкә — динебез Исламга хезмәт итүгә багышлагансыз. Бу — бик җитди, авыр һәм игелек­ле хезмәт. 

Сезнең эшне югары дәрәҗәдә оештыру сәләтегез, тирәгездә булган кешеләргә игътибарлы булуыгыз, хакимият органнары һәм дәүләт әһелләре белән хезмәттәшлек урнаштыра белүегез мөселман-татар җәмгыяте өчен бик файдалы күренеш. Диния нәзарәте һәм без, татар җәмгыять оешмалары, халкыбызның динен, гореф-гадәтләрен, туган телен, мәдәниятен сак­лап калуда һәрвакыт бергәләшеп, кулга-кул тотынышып, эшлибез.

Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән
И.Г.Шәкүров, 
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Просмотров: 1793

Комментирование запрещено