Онытырга хакыбыз юк

2000 елның 15 январенда Чечняда һәлак булган якташыбыз Мансур Хәкимовның батырлыгы тарихка кереп калды, минемчә. Ел саен шушы көнне аның туган ягында — Шенталы районының Денис авылында искә алу чаралары үткәрелә. Менә быел да мәктәп музеенда Мансурның тормышы һәм геройларча үлеме турында Нурсинә Хәмәтшина сөйләде. Мансурның батырлыгы барыбызга да үрнәк булырлык: ул үзенә таба очып килүче гранатаны эләктереп ала һәм дош­ман ягына ташларга тели, тик өлгерми, граната аның кулында шартлый…

Батырлык темасы тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресендә дә дәвам итте. Гади авыл малае, яшел чирәм өстендә яланаяк йөгереп, су коенып, җиләк җыеп, печән чабып һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнеп үскән бала каян шул хәтле гайрәт алган, кем аңарда шундый батырлык тәрбияли алган? Ул бит гранатаны кире ташлап иптәшләренең тормышын сак­лап калырга теләгән, ә үзе һәлак булган…

Без якташыбызның батырлыгын бервакытта да онытмабыз, солдатка китүче һәр егетебезгә аның турында сөй­ләп торырбыз. Менә мәк­тәптә уздырылган спорт ярышларын да Мансурның якты истәлегенә багышладык. Аның әти-әнисе, үзе яшәгән урам Хәкимов исемен йөртә, ә мәктәп диварында аның истәлегенә эленгән мемориаль такта балкый. Бүген “Бердәмлек” укучылары игътибарына аның истәлегенә язылган шигыремне тәкъдим итәм.

САГЫШ

Саубуллашу минутлары…

Күңелләр моңсулана.

Салкын карга кайнар яшьләр

Туктамый тама, тама…

Егерме яшь тулыр- тулмас

Керә җир куенына,

Сөйгәненең назлы кулы

Сарылган муенына.

Әниләре катып калган,

Ышанмый күзләренә.

Балакаен саклар иде

Яшереп йөрәгенә.

Язмыйча булдыра алмыйм,

Корбаннарның язмышын.

Улсыз калган әниләрнең,

Сөйгәннәрнең сагышын.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2218

Один комментарий

  1. ӘӘӘйе, шул. Шундый ачы хәсрәт кичергән вакытларда бер көн дә яши алмас төсле булсак та, күпме кышлар ямьле язлар алып килделәр. Һәр яз саен бакчадагы талларга басып, сыерчыклар җыр сузды. Алар улыбыз ясаган ояларда утырып, нәни кошчыклар чыгарып, үстереп, читкә очырдылар. Яшәү дәвам итә…..Чөнки дөнья шулай корылган….
    Улыбызның якты истәлегенә багышлап, шигъри юллар иҗат итүче Рөстәм әфәнденгә һәм кайгыбызны уртаклашучы кешеләрнең барысына да ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә бала югалту хәстәте бирмәсен иде!