Бу вакыйга 1934 еллар тирәсендә була. Авылда ачлык-хәерчелек, тормыш көтүләре көннән-көн кыенлаша. Кызамык, чәчәк, эч көзәне авырулары киң таралган чор. Табиблар, хастаханәләр юк. Авылда берничә әби өшкереп, догалар укып бу чирләрдән терелтергә тырышканнар. Тик халык кырылган. Күп йортларның тәрәзәсе кадакланган. Бу гаиләнең дә балалары күбәү булган, тик алар бер-бер артлы вафат булган. Шулай да бер кызлары, өч малайлары исән калганнар.
Кызлары да бик чибәр: төз буй-сынлы, озын толымлы булып үсеп җиткән. Күп егетләрнең күзе төшә башлаган. Шулар арасында Хөснетдин дигәне бик усал, явыз булып, Миннисаны күзәтеп йөргән, башка егетләрне янына да китермәгән. Хөснетдин аю кебек зур гәүдәле, кызу канлы, бар кешенең тәрәзәсен кырып кайта булган. Аның күзенә күренмәскә тырышканнар.
Әти-әнисе сизенеп, ничек тә кызларын берәрсенә кияүгә бирергә тырышканнар. Менә ниһаять чит авылдан бер тегүче егеткә димчеләр табылган. Ул егет кешеләргә туннар, сандалилар тегеп, матур гына хәлле тормышта яшәгән. Аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булып авылда дәрәҗәле кешеләрдән саналганнар. Егет үсмер чакта аттан егылып, бәкегә төшеп, кабыргалары сынып гарипләнеп кала. Аны бик авыр хәлдә бәкедән алгач, аркасында бөкре хасил була.
Ул чибәр Миннисага бер күрүдә гашыйк булып яучылар җибәрә. Ә Минниса нишләсен? Ул чорда әти-әни сүзе бик өстен була, кызның ай-ваена карамыйча үгетләп, күндереп биреп җибәрәләр. Бик нык карышып караса да кыз риза була.
Хөснетдин бу хәлне ишетә дә яратуыннан, гарьлегеннән шартлар дәрәҗәгә җитә. Иптәшләреннән ат җиктерә дә, төнлә чит авылга чыгып китә. Ике авыл арасы — 30-40 чакрым. Юллар юк. Төн караңгы. Бу авылга җиткәч, йортны эзләп табалар. Атларны читкәрәк бәйләп куялар, әкрен генә йортка керәләр. Болар келәттә йоклап яталар икән. Әкрен генә келәтне почмагыннан күтәрәләр дә, Миннисаны ире куеныннан тартып алып, урлап алып китәләр. Өч көн келәттә бикләп тоталар, кыз ризалашмый, үкереп елый. Гарьлегеннән кыз үз-үзен үтерер дәрәҗәгә җиткәч, Хөснетдиннең кияүгә чыкмаган Гайшә апасы энесен үгетләп Миннисаны кире илтеп куярга ризалаштыра.
Кызны абыйсы белән җингәсе, Гайшә җәяу илтергә китәләр. Кырда бер ташландык кое була, Минниса шул коега төшәм дигән дә, көч-хәл белән тотып калалар. Кыз юл буе гарьлегеннән елап кайта.
Кайнанасы һәм кайнатасы бик тә сабыр кешеләр булалар. Киленнәре кайтып кергәч куанып каршы чыгалар, ә малайлары Миннисаны якын да китерми. Кыз тезләнә, ялына торгач, ир ике аягын да суза да, «үп» ди.
Кыз аның аягын үбә-үбә елый:
- Ничек син мине кичермисең, минем вөҗданым чиста, сиңа хыянәт итмәдем. Аны мин чакырып китермәдем. Берни сизми калдым. Зинһар өчен гафу ит. Мин сиңа кире кайттым. Яшьлегемне, сафлыгымны сиңа бүләк иттем. Шушы җитмимени сиңа? Мин язмышыма буйсынам, кире каксаң, башымны алып еракка, мәңгелеккә китәргә риза. Тик Хөснетдингә генә кире кайтмыйм.
- Мина хәзер барыбыр. Кискән ипи кире ябышмый. Кире җебетеп пешерсәк кенә, — дип, табан астын үптерә. Шулай итеп Минниса бөкре белән торып кала. Биш бала үстерәләр.
Минниса алданрак үлә, ә ире бу хәлләрне исенә төшереп үкенгәндер, хатынының табан астын үбеп кире кайтарырдай булгандыр. Юк шул. Аннан кире кайтмыйлар. Якты дөньяда бер-береңә ышанып, ихтирам итеп яшәүгә ни җитә? Кеше бит дөньяга сыналыр өчен туа. Ә җавабын тегендә, мәңгелек йортта, әйтәләр.
Хөснетдин күрше авылдагы Әнисәгә гашыйк була. Ә кызның егете бар икән. «Бусы минеке була», дип иптәшен ала да, кесесенә пычак тыгып юлга чыгалар. Алар кызны куркытып булса да алып кайтырга булалар. Әнисә печән чабып бик арып кайткан була, изелеп йоклап китә. Элгәре тәрәзә пәрдәсе булмый, егет килеп карап тора. Әнисә чәчләрен мендәргә туздырып, кулын баш астына куеп, сабый балалардай йоклап ята. Егет берара аңа сокланып карап тора. Куркытыйм, дип кесәсеннән пычыгын чыгара, аннан кире уйлап пычагын тыгып куя. «Син барыбер минеке буласың», дип кайтып китә.
Күп тә үтми, Әнисәне йөргән егете яучы җибәреп үзенә кәләшлеккә алып китә. Тик алар озак тора алмый. Һәм ниһаять Хөснетдин теләгенә ирешә. Ул Әнисәне хатынлыкка ала, аннан бер малайлары туа. Тик тормыш арбалары гел ватылып тора, мондый явыз кеше белән торуы көннән-көн катлаулана. Алар аерылалар.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1155