Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Каләм» VI Мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын уздыра. Дин темасын һәм мөселманнар тормышын яктырткан барлык каләм ияләрен үзләренең иҗади эшләре белән әлеге конкурста катнашырга чакырыла. Материаллар 2014 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә, дип белдерәләр нәзарәттән.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган “Каләм” конкурсы шартлары буенча, иҗади ярышта 2013 елның апрель аеннан 2014 елның 1 апреленә кадәр татар һәм рус телләрендә чыккан журналистик материаллар кабул ителә. Конкурска материалларны (язмалар, тексты белән бергә аудио-видео кассеталар, китаплар) кайсы номинациягә тәкъдим ителүе күрсәтелгән белешмә белән бергә Казан шәһәре Лобачевский урамы 6/27 адресы буенча урнашкан ТР МДНнең матбугат бүлегенә 1 апрельгә кадәр тапшыру зарур.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- “Мөселман журналистикасына керткән хезмәте өчен”- 1 приз
- “Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет” (татар һәм рус телләрендә) – 2 приз
- “Иң яхшы Интернет-ресурс” ( татар һәм рус телләрендә) – 2 приз
- “Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру – 1 приз
- “Дөньяви ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” ( татар һәм рус телләрендә) – 2 приз
- “Дини ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” (татар һәм рус телләрендә) – 2 приз
- “Татарстанның иң яхшы мөселман басмасы”– 1 приз
- “Дөньяви ММЧда Ислам турында иң яхшы кушымта” – 1 приз
- “Мөселманнар турында иң яхшы телетапшыру”- 1 приз
- “Гамәлгә куючыларның махсус номинациясе”
Шул рәвешле, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә жюри утырышы беркетмәсе нигезендә мөселман ММЧның «Каләм» VI конкурсы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Федераль, республика, район, шәһәрләрнең электрон, басма, ТВ, радио журналистлары һәм иҗади берләшмәләре конкурсының максатлары: ММЧнда ТР МДН темасын популярлаштыру һәм җәмәгатьчелек игътибарын Диния нәзарәте эшчәнлегенә юнәлтү; Россиядә мөселман журналистикасына профессиональ яктан үсәргә, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итү, талантлы каләм осталарын һәм иң яхшы ММЧын барлау; ММЧ белән нәтиҗәле элемтә булдыру; ТР МДНнең мәгълүмати сәясәтендә “үтәкүренмәлелек” һәм “ачыктан-ачык” принципларын булдыру һ.б.
Просмотров: 1050