Әлмәт Татар дәүләт театрының 70 еллык юбилее уңаеннан Уфадагы гастроле күңелсез вакыйга белән тәмамланды. Биш спектакль куярга дип ниятләгән әлмәтлеләр ике тамаша гына куеп өлгерде. Аларны, милләтара низаг куптаруда гаепләп, гастролен туктатырга мәҗбүр иттеләр. Уйламаган җирдән ике республика арасында шау-шу купты, хәтта республика җитәкчеләренә үзара аңлашырга туры килде. Ике республика арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашылып килгәндә, арага чөй кагу кемгә кирәк иде? Моннан кем ота һәм оттыра? Бу очрак турында хис-эмоцияләрне читкә куеп, аек акыл белән ни булганын, бу вәзгыятьтән ничек чыгарга кирәклеген уйлап карыйк.
Давыл Интернетта купты Әлмәтлеләрнең гастроле 21 мартта Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакле белән башланды. Икенче көнне “Туй” спектакле күрсәтелгән. Ләкин шуның белән гастроль өзелде. “Кыю кызлар” спектакле аркасында “ВКонтакте” сайтында шау-шу купты. Фикер алышулар болайрак иде: “Кыю кызлар” спектаклендә башкорт кешесе кимсетелә. Актерлар “сасы, бетле башкорт” дип әйтәләр. Башкортларны изелгән, баш июче итеп күрсәтәләр. Ни өчен татарстанлылар, Уфага килеп, безнең милләтне түбәнсеткән спектакль күрсәтә? Кая карый Мәдәният министрлыгы?” Бер сүздән икенчесе китте, нәтиҗәдә очкыннан ялкын чыкты. Башкорт милләтеннән булган тамашачыларны нәрсә чыгырыннан чыгарган? “Кыю кызлар” пьесасында мәдрәсәдә белем алучы Миртимер, Байтирәк кебек шәкертләр арасында Исәнбай исемлесе дә бар. Таҗи Гыйззәт пьесада аны башкорт егете дип яза. Болар – пьесада уңай геройлар, алдынгы фикерле яшьләр. Исәнбай да – киң карашлы, яңалыкка омтылучы, кыю егет. Пьесада үзен бик дорфа тотучы, тупас һәм тискәре персонаж Шәехзаман исемле кадимче татар хәзрәте бар. Спектакльнең бер күренешендә Исәнбай мәдрәсәдәге түбән сыйфатлы белем бирүгә риза булмыйча, биредә томана мөддәрисләр, хәлфәләр укыта, дип атасына зарланып хат яза. Менә шул хат турында белеп алган Шәехзаман хәзрәт, ачуланып, Исәнбайга ташлана: “Сасык, бетле дуңгыз, корчаңгы ишәк! Мажик кызлары янына – аулак өйләргә барып курай уйныйсың. Мәдрәсәдән куам мин сине!”– дип әйтеп, аны кыйнарга кизәнә. Бу сүзләр Исәнбай янында торган башка шәкертләргә дә әйтелә. Интернетта, имеш, спектакльне караучылар, актерлар авызыннан “сасык, бетле башкорт” дигән сүзләр әйтелде дип фикер алыштылар. Ягъни актерлар, пьеса текстыннан тайпылып, “башкорт” сүзен кертеп, башкорт милләтен кимсетте дигән сүзләр таралды. Шәехзаман хәзрәтне дә, Исәнбайны да уйнаган Әлмәт актерлары чыгышлары белән Башкортстаннан. Исәнбайны уйнаган Илшат Агиев бу кадәр шау-шу куптару, ике халык арасында үпкә урнаштыру кемгә кирәк булды, дип аптырый. “Актерларга тексттан тайпылырга ярамый, шуңа үзлектән сүзләр кушып сөйләвебез, ялгыш ычкындыруыбыз мөмкин түгел. Ул көнне без тулы залга уйнадык, барлык билетлар да сатылып бетте. Спектакльдән соң тамашачылар бик озак алкышладылар, сәхнәдән озак җибәрмичә, биш тапкыр баш ияргә чыктык, бик җылы кабул иттеләр. Социаль челтәрләрдә хәзрәтнең Исәнбай белән башка шәкертләргә кычкырган күренешеннән соң ярты зал хурланып чыгып китте дип язалар, мондый хәл булса, сизелер иде. Ләкин дәррәү кубып чыгып китүче булмады. Шәехзаман хәзрәтне уйнаган Камил Вәлиев авызыннан “бетле, сасык башкорт” дигән сүз дә яңгырамады, аның өчен ант сулары эчә алам. Камил абый бу хәлләрне бик авыр кичерде. Минемчә, бу – гап-гади провокация булды. Әле очракны ачыкламый, экспертиза нәтиҗәләре булмый торып, безнең турыда начар фикер йөрткән кардәшләр, шагыйрь, депутатларның Әлмәт театрын матбугатта сүгүләре бик гарьләндерде. Безгә ышанмадылар”, – диде Илшат. Актерларның гаебе юк “Башкорт” сүзе булганмы, булмаганмы, моны бары тик аудио яки видеоязма гына исбатлый ала. “Нур” театрында бу спектакль яздырылган, аны экспертлар тыңлаган. Спектакльнең режиссеры Илдар Хәйруллин: “Экспертиза булды. Язманы Таҗи Гыйззәт иҗаты белгечләре дә, профессиональ лингвистлар да тикшерде. Пьесадан тайпылыш булмаган, актерлар текст буенча сөйләгән. Театр, актерларның гаебе юк. Камал театры репертуарында да бу спектакль бар, аны Уфага да алып барган булды. Камалның куелышында бу һәм тагын берничә күренеш кыскартылды, чөнки озынга китә дип әйтелде. Таҗи Гыйззәтнең мәрхүм улы Баян ага аның өчен миңа үпкәләп, кыскартырга ярамаганын әйткән иде”, – диде. Интернеттагы шау-шу “автор”ларының берсе – “Башкортостан” газетасы журналисты Айгиз Баймөхәммәтов. Аның белән элемтәгә кердек, ул безгә: “Аудиоязманың нәкъ шул урынын махсус рәвештә бозганнары билгеле булды”, – диде. Кем тарафыннан бозылган, бу турыда судка мөрәҗәгать итәләрме, сорау җавапсыз калды. “Башкорт сүзен сез ишеттегезме?”– дигән сорауга, ул болай диде: “Театр сәнгате тоташ символлардан тора. Әгәр кеше сәхнәгә башкорт милли киемендә чыга икән, бу – бөтен милләтне чагылдыру. Аны тезләндереп, “сасык, бетле” дип мыскыл итәләр икән, бу милләттән көлү түгелме?! Җитмәсә, ул мәдрәсәдә куенына хәнҗәр тыгып йөри. Монда да астыртын фикер салынганы аңлашылып тора. Ә бит әсәрдә милли кием, хәнҗәр турында язылмаган. Шушы күренештә милләттән көлү күзгә бәрелеп тора”. Сәхнәдә сүз түгел, ә хәрәкәт, образ мөһим, диләр. Бәлки, чыннан да, шулайдыр. Башкорт милли киеменнән булган Исәнбай образы, бәлки, тамашачыларына башкорт каһарманы итеп күз алдына басып, хәзрәтнең аңа камчы белән кизәнүен күрү авыр булгандыр. Аларның да күңелен аңларга була. Бәлки, сәхнә киеме белән арттырып җибәрү дә булгандыр. Ләкин һич кенә дә татар театры җитәкчеләре, аның актерлары моны махсус эшләгән дип әйтергә тел әйләнми. Эзләгән кеше бар нәрсәдән дә гаеп таба ала. Милли киемнән булмаса, ник безнең милләт кешесе йолкыш итеп сурәтләнде, безнең батыр егетләр кылычсыз йөрмәгән дип бәйләнергә була. Сәбәбен генә табасы. Гафу үтендек, нәтиҗәләр ясалды Стакан төбендә купкан давыл өчен Әлмәт Татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да гафу үтенде. Моңа өстәп Казаннан Уфага Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова белән спектакльнең режиссеры Илдар Хәйруллин да барды. Алар да, бу эш тикшерелер, дип рәсми рәвештә гафу үтенде. 25 мартта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шалтыратып, килеп чыккан очрак өчен гафу үтенде дигән сүзләрне җиткерде. Рөстәм Хәмитов: “Безгә мондый спектакль кирәкми, шуңа күрә Әлмәт театры гастроле туктатылды. Татарстан рәсми рәвештә гафу үтенде, республика Президенты шалтыратты. Бу четерекле мәсьәләдән чыгар юлны табар өчен сабырлыгыбыз җитәр, бу Татарстан, аның кешеләренең түгел, ә аерым шәхесләрнең зур хатасы итеп кабул итәргә кирәк”, – дип чыгыш ясады. “Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Уфа шәһәрендәге гастроленең билгеләнгән вакытына караганда иртәрәк һәм зур иҗтимагый резонанс белән тәмамлануын да бары тик хокукый күзлектән карап кына бәяләргә кирәк. Дәүләтебезнең төп кануны – Конституция җәмгыятьтә сүз һәм иҗат ирегенең өстенлеген һәм цензураның тыелуын таный. Илдәге иҗат тормышын РФнең махсус “Мәдәният турында”гы кануны көйли һәм җайлый. Башкортстан Мәдәният министрлыгы Әлмәт театры гастролен директив рәвештә кабул итүче як тарафыннан туктата алмый, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мондый хокуклары юк. Бу – вәкаләтләрне арттыру факты. Мәхкәмә карары булмый торып (берәр рәнҗетелгән кешенең берәр хокук саклау органына, әйтик прокуратурага, Тикшерү комитетына, полициягә, ФСБга мөрәҗәгате барлыгы-юклыгы турында хәбәр юк), нәтиҗәләр ясау дөрес түгел. Әйтик, Мәскәүдәге “Христос Спаситель” храмындагы чыгышларыннан соң “Pussy Riot” төркемен канун нигезендә хөкем иттеләр һәм җәзага тарттылар. Алга таба нишләргә? Мәсьәләнең төбенә төшмичә, аны ачыкламыйча, алдан ук гаепне үз өстебезгә алырга кирәк булдымы икән? Бер мәзәктәгечәрәк килеп чыкты: кашыклар табылды табылуын, ә күңелдә юшкын калды. Күрше республикадагы аек акыллы кешеләр дөрес нәтиҗә ясар дигән өметтә калабыз. Ә үзебезгә алга таба мондый күңелсез очракларга тарымас, гастрольләрне төбәк үзенчәлеген, тамашачыларның менталитетын исәпкә алып оештырырга ярдәм итәр өчен рәсми булмаган, ләкин Мәдәният министрлыгы каршында эшләүче киңәшмә оешмасы ярдәмгә килсә, берсенә дә комачауламас иде. Дөнья хәлен белеп булмый… Бүген әлмәтлеләр, иртәгә башкалар булырга мөмкин. (“Ватаным Татарстан”, /№ 44, 28.03.2014/) |
Просмотров: 1446
Татары по-моему всегда смеялись над башкирами, считая их невежеством, ставя себя выше этой нации… Я живу в Самаре и однажды начала ходить в медресе, где раздавались книги по-моему она называлась так «Путешествие по реке Идель». Даже не книга, а брошюра можно сказать. Автора тоже не помню…Так вот в этой брошюре, автор просто издевался не только над башкирами, но над всеми другими нациями… Типа башкиры до прихода Ибн-Фадлана ели вошь, не мылись, ходили голые, а над казахами еще сильнее посмеялись… А себя они еще как нахвалили, самые чистые, самые верующие…И эту «чушь» раздавали в медресе всем ученикам! Поэтому я не удивлюсь, если они поехали в Уфу и там же начали дальше унижать нашу нацию…
Автор этой брошюры и есть Ибн -Фадлан. Написана она в Х веке. а его рукописи нашел в библиотеке города Мешхеда великий башкирский ученный Заки Валиди Тоган !, после чего она была переиздана в сегодняшнем виде, Не только описанные там народы, многие до принятия ислама были в таком положении.
Наслышана уже о таком театре.. Как они смеются в своих спектаклях над башкирами, называя их (то есть нас) сасык, бетле… Неужели они думают, что татары лучше чем башкиры. И кто им дал такое право?Перед Аллахом все равны, лучший считается перед Аллахом, кто самый богобоязненный..