Батыр солдат, оста тимерче һәм имам

жылакМәчәләй авылының 1114 мәхәллә мәчете юбилеена карата

Әтиебез Фәйзрахман Әхмәдулла улы Шабаев 1919 елның 12 декаберендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Ул яшь чагында ук, мөгаллимгә йөреп, дин белеме ала. Аның остазы бик күренекле дин әһеле — Нәүмән Кәримулла улы була. Әтиебез үзе дә бик сәләтле булып чыга — гарәп графикасы буенча укырга — язарга өйрәнә, бүгенгесе көндә дә аның кулъязмалары гаиләдә саклана. Фәйзрахман совет мәктәбендә дә укып, 7 класс белем ала. Читать полностью

Яз килә

i70eiLsMHo8Яшәү яме биреп күңелләргә,
Гөрләвекләр ага урамда,
Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә,
Тургай җырын җырлый тугайда. Читать полностью

Күңелеңдә моң булса…

DG7O1fyNNlQ13 апрельдә Самараның «Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең чираттагы концерты көтелә

Билгеле булганча, 2023 ел ахырында вакытсыз вафат булган Альбина Мәхмүтовадан соң ансамбльнең яңа җитәкчесе итеп хореограф Рәшит Гыйззәтуллин сайланган иде. Вакыт, агымсу кебек, бер дә туктап тормый, ага да ага гына. Менә инде Рәшит Әнвәровичның да “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе булып эшли башлавына бер ел тулып узган. Димәк, беренче нәтиҗәләрне дә ясый башларга була. Шул ният белән без “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең яңа программасы әзерләнгән Халыклар дуслыгы йортының бию залында очраштык. Читать полностью

Миңниса Садыйкова: «Нинди эш булса да, яратып эшләргә кирәк»

qUIFzqaMUCwТормышын 180 градуска борды да яңадан яши башлады, диләр кисәк кенә эшен алыштырган кешеләр турында

Мин дә шундый бер кешене беләм. Миңниса Сәетгали кызы Садыйкова 26 ел буе үзе укыган 36 санлы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән (хәзер ул Самараның 137 санлы мәктәбе булып санала). Үз эшен бик яратып эшли, укучылары да аңа шуның белән җавап кайтаралар. Ләкин укытучыларга 25 елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге юкка гына бирелми. 26нчы укыту елында Миңниса да үз тормышын үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килә. Яңа Буян авылында өйләре булган, аны дача итеп кулланганнар. Тәвәккәлләп күченергә генә кала. Читать полностью

«Җылы әкиятләр» кызыклы да, гыйбрәтле дә

YwrraV6ZONE19 мартта өлкә балалар китапханәсе кечкенәләр өчен ПАО «Т плюс» җәмгыяте оештырган социомәдәни проект кысаларында бастырылган «Җылы әкиятләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрде. Читать полностью

Яшьлеккә кайткандай

bMBz0GkWUWIТупли авылы унъеллык мәктәбенең беренче чыгарылышына — 50 ел

Балачак, мәктәп еллары — кеше күңелендә мәңге саклана торган матур хатирәләр. Шуларны әледән-әле яңартып тору өчен илнең, кайвакыт хәтта дөньяның да төрле почмакларына таралып яшәүче сыйныфташлар очрашулар үткәрәләр. Читать полностью

Изге гамәлләр кылу ае

UW-hjGq6xY0Журналистлар Рамазан ае үзенчәлекләре белән кызыксындылар

Атна башында Самараның Җәмигъ мәчетендә Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин пресс-конференция үткәрде. Читать полностью

Нурия Бурмәтнова: «Фермер эше авыр, ләкин законлы ял көнем бар»

UW-hjGq6xY0Яңа Буян авылындагы «Форель» экофирмасы уңышлы гына эшләп килә

Үткән ел ахырында анарга өч ел тулып узды. Шушы кыска вакыт эчендә Александр һәм Нурия Бурмәтновлар ала балык (татар телендә форельне кәркә балыгы дип тә, ала балык дип тә атыйлар) үрчетү эшен җайга салып кына калмаганнар, экотуризм юнәлешен дә үзләштерә башлаганнар. Туристларны җәлеп итү өчен Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант оту бәхетенә ирешкәннәр. Читать полностью

Әле дә син бар идең дөньяда…

VBVXm29xwpcГали авылының «Туган тел» җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов 2017 елның 6 мартында вафат булган иде

Похвистнево районы, Гали авылының танылган эшмәкәре, районның «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның яман чир белән авыруы, аяз көнне яшен суккандай, бөтен авыл халкын гына түгел, Самара өлкәсе, Татарстан, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны да тетрәндерде, дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Рамазан ае башында Израильгә операциягә очкан милләттәшебез өчен ураза ае буена авылның өч мәчетендә дә, аны белгән өйләрдә дә дога кылып, авыруыннан хәере белән котылып, сәламәтләнеп кайтуын теләп тордылар. Читать полностью

«Язлар моңы»на килергә кеше булырмы?

X1iVG_ilmiUТольяттида һәр елны “Язлар моңы” фестивале үткәрелеп килә. Залда ак яулыклы әбиләр һәм түбәтәйле бабайлар, кечкенә ба­лаларын иярткән урта яшьтәге татарлар утырган. Ә сәхнә­гә чыгып биерлек һәм җырларлык яшүсмерләр сәх­нә артында мәш килә. Фойеда “Бердәмлек” газетасының хә­бәрчесе мо­ңаеп утыра. Халык аның янында бик сирәк туктап, бераз сөйләшеп тора да, бушлай газетаны алып, үз урынына кереп утыра. Күбесе борылып та карамыйча узып китә. Читать полностью

Елмаегыз, хөрмәтле хатын-кызлар!

7Sw1pwSKbqQУңышлы җитәкче, бәхетле әни булу сере нәрсәдә?

Каләм ияләре хатын-кызларны «җиргә төшкән фәрештә», «җавапсыз табышмак», «сүнмәс кояш» кебек сүзтезмәләр белән чагыштыралар. Бүгенге кырыс заманда хатын-кызларга гүзәллек алиһәсе генә түгел, ә көчле зат та булырга туры килә шул. Асыл затларыбыз арасында җитәкче вазыйфасын үтәүчеләр дә бихисап. Алар өйләрендә – оста хуҗабикә, иренә – сөекле хатын, балаларына – игелекле ана, оныкларына – яратучан әби була белү өстенә, эшләрендә дә мең төрле эш эшләргә өлгерәләр. Җитәкче эшенә алынгансың икән, җитди проектларны гамәлгә ашыру, бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру, коллективта уңайлы микроклимат булдыру һәм тагын әллә никадәр йөкләмәне берьюлы үтәргә кирәк. Читать полностью

Кеше хәлен аңлаучы җаваплы хезмәткәр

z37nBogE9-IМенә шундый кеше ул, безнең почтальоныбыз Ольга Рөстәм кызы Нуртдинова. Күп еллар буе ул искеҗүрәйлеләрнең өйләренә газета-журналлар, пенсия һәм хатлар китереп тора. Читать полностью

Самарада кем соң главный «татарин»?

riI6zocFmPcТагын бер тапкыр татарлар Корылтае турында

Берничә ел элек Самара өлкәсе татарлары Корылтай үткәрергә җыенып йөргәннәр иде. Бу идеяне хуплап, “Бердәмлек” газетасында берничә мәкалә дә басылып чыкты. Ләкин, кайбер милләттәшләребезнең карышуы аркасында, Корылтай булмый калды. Нигә кирәк иде соң ул Корылтай, дигән сорау туа. Читать полностью