Самара ярымутравында татарлар яшәгән

загруженное

Соңгы вакытларда Самара ярымутравы (Самарская Лука — аны кайберәүләр Самара җәясе дип тә атыйлар), бигрәк тә андагы борынгы Муромский городок тарихы белән кызыксыну артканнан-арта ба­ра. Бу табигый хәл, чөнки Самара өлкәсенең милли һәм дини җәмәгатьчелеге, татар эшмәкәрләре дә, ниһаять, Самара ярымутравына игътибар итә башладылар, Муромский городокта археологик казу эшләре дә даими алып барыла. Әйе, бу инде исбат ителгән, Мүрмән — борынгы болгар каласы, фәндә “Муромский городок” дип аталган бу тарихи урында моннан мең ел элек болгар шәһәре булган, ул Идел Болгарстанының бу төбәктәге үзәк каласы, башкаласы булып торган.  Читать полностью

Сыерларга сохари кем ашата? / ВСЕРОССИЙСКИЙ СХОД ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ В АЛЬКИНО

латыпов и закиров

Ринат ЗАКИРОВ (сулда) һәм Расих ЛАТЫЙПОВ.

Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Галигә тәҗрибә алырга килделәр 

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу чара беренче тапкыр ике ел элек үткәрелгән иде. Анда 27 регионнан 350 кеше катнашкан булса, быел инде 33 регионнан 400ләп эшмәкәр килгән. Димәк, бу җыен халыкка кирәк, һәм алар Казандагы сөйләшүдән яңа идеяләр белән баеп кайталар, үзара бәйләнешләр булдырып, эшләрен җайга салалар. Читать полностью

Гөлшат ЙОСЫПОВА: «Губернаторыбызга зур рәхмәт!»

C609FA28-SwBPAFQAXw,740,,,Миңа быелгы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкин чакыруы буенча Самараның Опера һәм балет театры бинасында үткәрелгән зур тантанада катнашырга насыйп булды. Бу минем өчен икеләтә бәйрәм иде. Чөнки моңа кадәр купшы ремонт ясалганнан соң театр бинасын күргәнем юк иде әле. Бик шәп, затлы итеп ясап куйганнар бит аны. Ә губернаторыбызның үзен күрү, аның тәбрикләү сүзләрен ишетү бәхет түгелмени? Читать полностью

“Мирас” безне тагын куандырды, гаҗәпләндерде

мирасРоссиядә һәм аның төбәкләрендә Мәдәният елы дип билгеләнгән быелгы ел Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә менә инде 22нче ел эшләп килүче “Мирас” муниципаль фольклор җыр һәм бию ансамбле коллективының болай да тыгыз эш графигын тагын да тыгызландыра төште. Ел башыннан ук иртәдән кичкә кадәр яңа концерт программасына соңгы репетицияләр алып барылды. Ә инде февральдә шәһәр Мәдәният сараенда аның быелгы беренче премьерасы булды. Ул артистларның биюләрен туктаусыз камилләштерү өстендә эшләүләрен бик яхшы күрсәтте. Әйтүләренчә, тамашачы яңа программаны бик тә җылы каршы алды. Читать полностью

Мөфти белән очрашу

…”Кешеләр бергәләп Коръ­ән уку һәм өйрәнү өчен Ал­лаһы йортына җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, рәхмәт каплаячак, фә­рештәләр әйләндереп алачак, Аллаһы үз каршындагылар алдында аларны искә алачак”, — диелгән Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә. Бу хәдистән аң­лашылганча, мөселманнар бербөтен. Безгә, Елховка рай­онының Тупли авыл мәчете әһелләренә, моңа тагын бер тапкыр инанырга насыйп булды. Читать полностью

Мөнәҗәт бәйрәменең беренчесе генә булмасын иде

IMG_1172Самараның Җәмигъ мә­четендә беренче мәртәбә зур Мөнәҗәт бәйрәме уздырылды

Бәйрәмнең төп хуҗабикәсе — озак еллар Самара төбәгенең дини җитәкчесе булган Вагыйз хәзрәт Яруллинның кызы мөгаллимә Сания абыстай Мингачева иде. Ул килгән кунакларны ачык йөз, күркәм сүз белән каршы алып, бу мәҗлеснең шулай ук күп шәкертләребезнең остазы Минһәҗәр абыстай Сәяхованың тууына 75 яшь тулуга багышлап үткәрелүе турында да хәбәр итте. Читать полностью

Возвращение родной речи / Якшәмбе мәктәбеннән сирпелгән нур

19.03.14_4.115 марта 2014 года в самарской муниципальной школе с углубленным изучением татарского языка и литературы «Яктылык» состоялся праздник, приуроченный к 25-летию воскресной школы и возрождения национального образования в нашем городе. Читать полностью

Иң яхшы хикәям дә, шигырем дә язылмаган әле…

Каримова-ФанияФәния Мәҗит кызы Кәримова халык драма театрының һәвәскәр артисты, шагыйрә, “Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе буларак Камышлы районы халкына таныш. Ул язган шигырьләргә Рәис Ханнанов, Рөстәм Вәлиев кебек популяр композиторлар җырлар да иҗат иткәннәр.

Гадәттә, хәбәрче үзе кешеләрдән интервью ала. Ә бүген без Фәния КӘРИМОВА белән әңгәмә корып утырабыз.  Читать полностью

Күрше хакы – Тәңре хакы…

Максутов-300x225Кеше олыгая башласа, яшәп үткән елларын сагынып, искә ала, артта калган гомеренә борылып карый башлый. Ә кайсыберәүләр: дөньялар үзгәрде, хәзер күршесе ян күршесенең ничек яшәгәнен дә белми, дип әйтергә дә мөмкиннәр. Ә бит гомер-гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында: “ул минем ут күршем”, дип горурланып, сөйләргә яратканнар, күрше хакы – Тәңре хакы, дип иртән-иртүк хәлләрен белергә ашыкканнар.

Тик хәзер дөнья үзгәрде, дип әйткән сүзгә мин, юк ул үзгәрмәде, дияр идем. Кояш элеккеге кебек көндә үз вакытында чыгып, билгеләнгән вакытында байый, табигатебезгә күз салсак, үз кануннарына буйсынып, салкын кышлар артыннан ямьле язлар килә, аннан соң чәчәкле, җиләкле җәйләр, тагын бераздан алтынсу көз тәрәзә кага, дип әйтер идем….

Бәлки, без, кешеләр, үзебез үзгәргәнбездер?! Ә моңа җавапны күпләр Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлеге башлыгы Сафиулла Насыйбулла улы Мәкъсутов сөйләгән сүзләрдән табарлар, дип уйлыйм. Читать полностью

Умартачылар нәселеннән

Илдус Нургали улы ЯНИӘХМӘТОВ үзенең умарталыгында.

Илдус Нургали улы ЯНИӘХМӘТОВ үзенең умарталыгында.

Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, Камышлы районындагы Чулпан авылының данлыклы умартачысы Илдус Нургали улы Яниәхмәтов: “Без 50 еллык умартачылар нәселеннән”, – дип алар белән горурланмас иде. Читать полностью

Гаилә – гомер чишмәсе

docs.mail_1-300x279Камышлы районының Дәүләткол авылында яшәүче Рәшит ага һәм Мәрьям апа СӘГЫЙДУЛЛИННАР турында күптән язарга дип йөрсәм, никтер туры килмәде. Һәм, ниһаять, тәвәккәлләдем. Читать полностью

Ходайдан бирелгән чын табиб ул..!

Табиб Риф ГЫЙБАДУЛЛИН һәм шәфкать туташы Фәния ӘХТӘМОВА офиста авыруларны кабул иткәндә.

Табиб Риф ГЫЙБАДУЛЛИН һәм шәфкать туташы Фәния
ӘХТӘМОВА офиста авыруларны кабул иткәндә.

Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының  Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде. Читать полностью

Уңган, булган Муллабаевлар

Муллабаевы

Идрис һәм Нәфия МУЛЛАБАЕВЛАР кызлары һәм кияүләре белән.

Безнең Гали авылын бел­мәгән, аның турында ишет­мәгән кеше бик сирәктер, мөгаен. Ә аның шундый данлыклы булуында менә 15нче ел инде сайлауларда өч тапкыр рәттән авыл җирлеге башлыгы итеп сайланучы, алыштыргысыз җитәкчебез Идрис Хәмит улы Муллабаевның да керткән өлеше зурдан.

Күптән түгел генә аңа — 55 яшь, хатыны Нәфия Рәис кызы белән бергә гомер итүләренә 32 ел тулды. Читать полностью