20 октябрь — Пешекчеләр көне
Әлеге бәйрәм уңаеннан иң беренче чиратта безнең балаларыбыз өчен сыйфатлы һәм тәмле ризыклар әзерләүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Яңа Мансур авылы мәктәбендә шундый җылы сүзләргә лаеклы осталар – ул Тәслимә Тәгъзим кызы Садриева һәм Фәридә Мәҗит кызы Фәйрушина. Икесе дә кайчандыр шушы уку йортында белем алганнар, ә аннары бирегә эшкә урнашып, менә инде 30 елга якын укучыларны сый-хөрмәтләре белән шатландыралар. Читать полностью















