20 октябрь — Пешекчеләр көне
Әлеге бәйрәм уңаеннан иң беренче чиратта безнең балаларыбыз өчен сыйфатлы һәм тәмле ризыклар әзерләүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Яңа Мансур авылы мәктәбендә шундый җылы сүзләргә лаеклы осталар – ул Тәслимә Тәгъзим кызы Садриева һәм Фәридә Мәҗит кызы Фәйрушина. Икесе дә кайчандыр шушы уку йортында белем алганнар, ә аннары бирегә эшкә урнашып, менә инде 30 елга якын укучыларны сый-хөрмәтләре белән шатландыралар.
Училищены тәмамлагач, 1994 елда кызлар туган авылларына кайталар һәм ике ел колхоз ашханәсендә эшлиләр – тракторчыларны, комбайнчыларны, шоферларны ашаталар. Кайнар цехтагы, кыр шартларындагы хезмәт аларның осталыгын гына үстермәгән, холыкларын да ныгыткан. Ә 1996 елда уңганбикәләр мәктәп ашханәсе бусагасын атлап керәләр һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшлиләр.
Тәслимә Тәгъзимовнаның һәм Фәридә Мәҗитовнаның профессиональ генә түгел, ә кешелек сыйфатлары да зур мактауга лаек — искиткеч игелекле һәм ярдәмчел алар. Язмам геройлары авылның иҗтимагый тормышына да үз өлешләрен кертәләр бит әле. Яңа Мансурдагы бер генә чара да бу милләттәшләребезнең катнашыннан һәм кулинария талантыннан башка узмый.
“Хезмәтегездә иң авыры нәрсә?” — дип кызыксындым пешекчеләрдән.
“Көне буе аяк өстендә без, шуңа күрә арыта, әлбәттә, ашханәдәге эсселеккә дә түзәргә кирәк. Ләкин бернигә дә карамастан, эшебезне ләззәтләнеп башкарабыз. Ә инде укучыларның без әзерләгән ризыкларны яратып ашаулары аеруча куандыра. Балаларның барысын да ашап бетергәннәрен күргәч, юкка гына тырышмаганбыз икән, дибез”, — дип елмаеп җавап бирделәр әңгәмәдәшләрем.
Әйтергә кирәк, олы йөрәкле бу ханымнарның күңел җылысы үз балаларына, оныкларына да, мәктәпнең һәр укучысына да җитә. Тамак азыгын гына түгел, ә җан азыгын да бүләк итәләр алар.
Хөрмәтле Тәслимә Тәгъзимовна һәм Фәридә Мәҗитовна! Мәктәп коллективы, укучылар һәм аларның әти-әниләре сезне Халыкара пешекчеләр көне белән котлыйлар! Түземлелегегез, игелеклелегегез һәм менә инде өч дистә елга якын безне тәмле ашларыгыз белән сыйлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сәламәтлек, озын гомер, бәхетләр теләп калабыз, авыр хезмәтегездә Аллаһы Тәгалә Үз ярдәмен бирсен!

Земфира ШӘРӘФЕТДИНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 286




Добавить комментарий