Күк йөзедәй зәңгәр күзле, көләч йөзле Мәдхия апа белән әйтерсең лә күптәнге танышлардай күрештек без. Ә бит бу танышуыбыз гына иде әле. Өй түрендәге бүлмәдә утырган бик матур әби йомшак кулларын миңа сузып исәнләште. “Сәлам” гәҗитәсен укыйм мин, Миләүшә, шуңа күрә сине беләм инде дияргә була”, — дип ачык итеп елмайды ул.
Тормышының 44 елын укытучылык хезмәтенә багышлаган Мәдхия Әгъзаметдин кызы Фәткулловага ноябрьнең берендә 95 яшь тулачак, Аллаһы теләсә. Язмам герое Красный Яр районының Угловой авылында (элек Дүртле дип аталган) гомер итә. Әлхәмдүлилләһ, үз аягында, зиһене саф, хәтере искиткеч яхшы.
Без аның янына укучылары Фәһимә һәм Миннегөл апалар белән бергә бардык. Бу очрашуга шатланып туя алмады Мәдхия әби. Әңгәмә барышында, хатирәләрен яңартып, рәхәтләнеп сөйләде дә сөйләде.
Милләттәшебез Красный Яр районының Кондурчинский (элек Егерме Икеле дип аталган) авылында туып-үсә. Гаиләдә алты бала булалар алар – Рифхәт, Гөлфирә, Нәзирә, Мәдхия, Шәфия һәм Хөллия. Бертуганнарының барысы да диярлек гүр ияләре инде. Хәзерге көндә 83 яшьлек сеңелесе Хөллия генә исән, ул Мәскәүдә гомер итә икән.
Сугыш башланганда Мәдхия апага 10 яшь булган. Аның әтисе дә, абыйсы да, дәһшәтле фронт юлларын үтеп, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән өйләренә исән-сау әйләнеп кайтканнар.
“Безнең чор балалары кечкенә чакларын күз яшьләрсез искә ала алмыйлар инде ул. Үтә дә авыр хезмәт, ипигә, кием-салымга мохтаҗлык. Авыл халкы зур-зур бакчаларда яшелчә үстереп көн күрде. Болыннан — кузгалак, юа, урманнан җиләк-җимеш җыеп, елгадан балык тотып кайта идек.
Әниемнең бертуганнарына һәм аларның балаларына әле дә рәхмәтлемен мин. Алар сугыш вакытында да, аннан соң да безгә бик булыштылар. Кызларының киемнәрен, башка кирәк-яракларны да җибәреп тордылар.
Әнием Фәйрүзә хуҗабикә иде, әтием колхозда бухгалтер булып эшләде. Әти Гражданнар сугышыннан соң Самарада мәдрәсә тәмамлаган, биредә гарәп, фарсы, төрки телләрен өйрәнгән.
Әти-әнием дә, бездән ерак түгел генә яшәгән Сәгыйрь бабам да бик дини кешеләр иде. Намазларын укыдылар, уразаларын тоттылар. Безне дә кечкенәдән сәхәргә уяталар, күп догалар өйрәтәләр иде. Күрше-тирә әби-апалар безгә җыелалар да, әтием аларга “Кыйссасел-әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) китабын укый. Шулай итеп, без бәләкәйдән Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген танып, исламга мәхәббәт сеңдереп үстек. Абыем Рифхәт: “Фронт кырларында изге догалар мине ничә тапкыр үлемнән коткарып калды”, — дия торган иде”, — дип искә ала әңгәмәдәшем.
Мәдхия ханым туган авылының дүрт еллык татар мәктәбендә (ул элеккеге мәсҗид бинасында урнашкан булган) мәртәбәле мөгаллимә, мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен сугыш елларында ике орденга лаек булган Факия ханым Рамазановада белем алган. Аннары бер елга уку турында онытып торырга туры килгән – әти-әнисенә ярдәм итәргә кирәк булган.
Шулай ук кыз олылар белән беррәттән кышларын колхозда бәрәннәр караган, җәйләрен укытучысы җитәкчелегендә яшьтәшләре белән бергә көннәр буе ындыр табагында эшләгән. Ә инде бер ел узгач, яңадан белем алу бәхетенә ирешкән ул – Красный Ярда 10 сыйныф тәмамлаган.
“Күперләр юк. Алты ел укырга Сок аша йөзеп йөрдем. Салкыннарда көймәгә утыртып чыгаралар. Ул берәр нәрсәгә бәрелеп, суга әйләнеп төшкән чаклар да булгалады. Аның каравы мәктәптә йөзү, йөгерү буенча гел беренче урыннар ала идем”, — дип көрсенеп тә, көлеп тә куйды Мәдхия апа.
Унынчы класстан соң ул абыйсы киңәше буенча медицина тармагын сайларга була. Әмма әнисе: “Кызым, ике сеңелеңне дә укытырга кирәк бит әле. Шуңа күрә тиз арада белем алып чыга торган уку йортына бар инде. Аннары, һөнәр үзләштереп, эшли башлагач, җаның кайда тели – шунда керерсең”, — ди.
Шулай итеп, язмам герое Мәләкәстәге ике еллык укытучылар институтында тарих һәм география бүлеген тәмамлый. Һәм аны юллама буенча ике елга Иркутск өлкәсенең Тайшетский районында урнашкан Шелехово авылына эшкә җибәрәләр.
“Анда барып җиткәч, безне, яшь укытучыларны, Байкалга экскурсиягә алып бардылар. Шулай, дөньядагы иң тирән күлдә аяк-кулларыбызны чайкап, берәр уч суын да эчеп кайттык.
Себердә тарих, география дәресләрен алып бардым. Андагы бер еллык хезмәт ике елга санала. Шуңа күрә бер елдан соң өйгә әйләнеп кайттым һәм районыбызның Белозерки авылы мәктәбенә урнаштым. Шул ук вакытта читтән торып Куйбышев дәүләт педагогика институтына укырга кердем. Мине имтиханнарсыз өченче курска кабул иттеләр”, — дип сөйли Мәдхия апа.
Ә ике елдан соң аны туган авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерәләр. Эш шунда ки, 50нче еллар ахырында Красный Яр районындагы ике күмәк хуҗалыкны бер колхозга берләштерәләр һәм аңа “Дружба” дигән исем бирәләр. Идарәсе Угловойда урнаша. Иван Клементьевич Тоболец исемле кешене рәис итеп билгелиләр. Сугыштан соң авылларны торгызу максатыннан мәктәпләр, кибетләр, медпунктлар салырга планлаштыралар. Иван Клементьевичка төзелеш эшләрендә ярдәмче буларак грамоталы кешеләр кирәгә. Гыйлемле, зыялы укытучы Мәдхия Әгъзаметдин кызы турында ишеткәч, ул аңа авылга кайту үтенече белән мөрәҗәгать итә һәм, үзе райОНОга барып, аны күчерүләрен сорый.
Әнисе дә, кызына шикләнеп торырга урын калдырмыйча: “Син вәгъдәң турында онытмадыңмы? Унынчы сыйныфта укыган чагыңда: “Яхшы белем алып чыксам, авыл халкына булышырлыгым булса – булышыр идем”, — дип сүз бирдең. Менә шул вакыт килеп җитте”, — ди.
Шулай итеп, Мәдхия ханым Тоболецның уң кулы була дияргә мөмкин. Яңа колхозга бухгалтер итеп билгеләнгән әтисе белән бергә документ эшләрен алып баралар алар.
“Угловойда сигезъеллык мәктәпне төзегәндә төрле инстанцияләргә йөри-йөри аяк төпләрем пешеп бетте. Красный Ярга райкомга, райисполкомга чапканнарымны сөйләп бетерерлек түгел!” – ди милләттәшебез.
Шушы араларда Угловой егетенә кияүгә чыгып, иренең авылында яши башлыйлар алар. Биредә яңа мәктәп сафка баскач, Мәдхия апа анда тарих, география фәннәрен укыта, кирәк чакта немец теле дәресләрен дә алып бара, шулай ук мөдир булып эшли. Ә соңрак югары белемле, тәҗрибәле мөгаллимәне директор итеп билгелиләр, бу вазифаны 20 ел башкара ул. Лаеклы ялга чыккач та, әле тагын 12 ел мәктәп коллективын җитәкли.
Әңгәмәдәшем белән сөйләшеп утырганда аның оста оратор, көчле ихтыярлы кеше, лидер икәнлеген шунда ук аңлап алдым. 94 яшендә булуына карамастан, бу сыйфатлар әле дә аңарда яхшы сизеләләр. Шуңа күрә аның өлкә милли мәктәпләре укытучыларының беренче съездына делегат итеп сайлануы да, 17 ел буена Красный Яр авыл советының депутатлар Советы депутаты булып торуы да гаҗәп түгел.
Укучылары турында сорагач, Мәдхия әбинең хәтта күзләре янып китте. Искиткеч, аларның һәрберсен хәтерли, исем-фамилияләре белән әйтеп бирә! “Сандугачкайларым әле дә күз каршымда, үз балаларымдай яраттым мин аларны”, — ди ул. Кайберәүләре, укытучы һөнәрен үзләштереп, туган мәктәпләрендә аның җитәкчелегендә эшләгәннәр. Укытып чыгарган балалары бүген дә мөгаллимәләрен онытмыйлар, хәлен белергә киләләр, шалтыратып, бәйрәмнәр белән котлыйлар. “Бервакыт, инде күптән, өебезгә ике ир-ат керде. Карыйм – миндә белем алган абыйлы-энеле Петя һәм Сережа Родиннар. Куйбышевта зур заводта партия комитеты секретаре булып эшләгән Петя: “Мәдхия Әгъзамовна, тормышта зур казанышларга ирешүемдә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез”, — дип олы рәхмәтләрен белдергән иде шунда”, — дип уртаклаша әңгәмәдәшем.
Красный Яр районының мәртәбәле, күренекле шәхесе, асыл укытучы, күркәм холыклы кеше Мәдхия Фәткуллова – федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны, социалистик ярышлар җиңүчесе, “Күпьеллык намуслы хезмәте өчен” медале, күпсанлы Мактаунамәләр белән бүләкләнгән, аңа беренче булып “Угловой авылының мактаулы гражданины” исеме бирелгән.
Милләттәшебез белән аралашканда тагын бер күренешкә сокланмыйча кала алмадым – аларның нәселе искиткеч туган җанлы. Аеруча бертуган абыйсы Рифхәт гаҗәеп кешелекле, ярдәмчел булган. “Абыем — офицер, урыннан урынга күчеп йөрде. Ул кайда – мин шунда кунакка бардым. Җиңгәчәем Мөршидә апа да бик тә яхшы иде. Белозеркига эшкә урнашыр алдыннан алар, мине үзләре янына Литвага чакырып, киендереп җибәрделәр. Институтны тәмамлагач, абый миңа электр тегү машинасы алып бирде. Мәләкәстә укыганда да акчалата булышып торды. Гомумән, бөтен гаиләбезгә ярдәм итеп яшәде. 97 яшендә вафат булды ул, Мөршидә апа да якты дөньяда юк инде. Газизләремнең урыннары җәннәт түрләрендә булсын”, — дип рәхмәт укый Мәдхия апа.
Инде күптән бакыйлыкка күчкән хәләл җефете Сафиулланы да җылы сүзләр белән, сагынып искә ала ул:
“35 ел гына бергә гомер итеп калдык без. Чирләп, якты дөньяны иртә ташлап китте шул.
Ветеринар булып эшләде, фермадан кайтмады да диярлек. Сыерыбыз бозаулый, дип, төнлә дә ишек шакыйлар иде. Күрше авылларга да ярдәмгә чапты. Ирем белән яшәгәндә бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыктым, кая гына барсам да, каршы бер сүз әйтмәде. Балаларны да карады, йорт эшләрен дә алып барды. Сабыр холыклы, тыныч иде ул. Мин аның белән бәхетле булдым”.
Фәткулловлар ике малай үстергәннәр — Фән һәм Илдус. Мәдхия әбинең өч оныгы – Ринат, Рәмис, Регина һәм өч туруны – Марат, Эмил, Самирә бар. Бүгенге көндә ул олы улы Фән, килене Әлфия һәм оныгы Рәмис тәрбиясендә яши. Кече улы Илдус та авылда үз йортында тора.
“Балаларымнан, оныкларымнан бик канәгать мин, әлхәмдүлилләһ. Урыным – өй түрендә, кадер-хөрмәт күрсәтләр. Киленем Әлфия белән 35 ел бергә гомер кичерәбез, мине үз әниседәй карый. Оныгым Рәмис тә – зур таянычым, бөтен йомышымны үти, даруларын да, башка кирәк-яракларны да алып кайта. Барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын”, — дип олы куанычын белдерде әңгәмәдәшем.
Фәткулловларның өе догалардан нурланып тора. Бөтен гаиләләре белән диярлек намаз укыйлар алар. Мөгаллимә, эштән киткәч тә, дин юлына баскан, Коръән укырга өйрәнгән, Самараның Иске мәсҗидендә танылган остаз Сания Мингачевада гыйлем алган.
Шуны да билгеләп үтәсем килә, олы яшендә булуына карамастан, Мәдхия апа китаплар, гәҗитә-жуналлар бик күп укый, ә безнең “Сәлам”не аеруча ярата икән. “Әлеге басма һәр мөселман бәндәсе өчен файдалы. Халыкны туры юлга өнди ул, әхлакый тәрбия бирә. Аның битләрендә күпме дини мәгълүмат бастырыла! Үрнәк шәхесләр тормышын яктырткан мәкаләләр – үзенә бер хәзинә. Ригил Курмаев турындагы язманы кат-кат укыдым. Ә укучым Фәһимә Рәҗәповага багышланганы хәтта елатты да. Милләттебездә шундый лаеклы кешеләр булуына куанам, гәҗитәдә алар турында укып чыккач, һәрберсе өчен догалар кылам”, — ди ак әби.
95 яшеңә җитеп, үзеңне кирәкле, яратылган булып хис итү, игелекле балаларың, оныкларың һәм рәхмәтле укучыларың барлыгын тою – әни, әби һәм укытучы өчен бәхетле картлык нәкъ шушыдыр ул…
Килене Әлфия:
“Каенанама иң беренче чиратта мине намазга бастырганы өчен рәхмәтлемен. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем – ипи пешерүдән алып, кешелек сыйфатларына кадәр. 35 ел тату булып, бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп яшибез, Аллаһыга шөкер. Әниебез – өебезнең яме, киңәшчебез, сердәшчебез. Раббыбыз, аңа тагын гомер биреп, безне сөендерсен иде”.
Оныгы Рәмис:
“Мин – бәхетле бала, чөнки әби белән үстем. Ул мине тәрбияләде, акыл-зиһен бирде. Укытучы, дәрәҗәле кеше — әбием белән горурланам! Аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен!”.
Укучысы Миннегөл Кәлимуллина (кыз фамилиясе – Сәйфетдинова):
“Беренче укытучыбыз – безнең гомерлек остазыбыз. Тормышыбызны аның үрнәгендә кордык, аңа охшарга тырыштык, аңа тиңләштек. Сокландыргыч шәхес ул – затлы нәселдән, акыл иясе, көчле рухлы, нык холыклы. Аның ире Сафиулла абый да бик әйбәт кеше иде. Гомумән, аларның бөтен гаиләсе мактауга лаеклы. Мәдхия апабызны Аллаһы Тәгалә Үз ярдәменнән ташламасын, алга таба да аның белән күңелле очрашулар насыйп итсен”.
Укучысы Фәһимә Рәҗәпова (кыз фамилиясе – Ибраһимова):
“Мәдхия апага карата булган тирән хисләремне сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Ул безгә икенче әниебездәй. Укытучыбыз темаларны шулкадәр яхшы аңлата иде! Без, авыл балалары, русча белмәдек бит, шуңа күрә уку җиңел бирелмәде. Мөгаллимәбез безгә барысын да “чәйнәп йоттыра” торган иде. Барлык укучыларын да җан-тәнен биреп укытты ул. Һәрберсенә карата игътибарлы булды, һәрберсенең күңеленә ачкыч таба белде. Бик әйбәт белем һәм тәрбия бирде. Шуңа күрә дә аларның күбесе тормышта зур уңышлар яуладылар, лаеклы кешеләр булып яшиләр һәм укытучыларына бүгенге көндә дә рәхмәтләрен белдерәләр.
Мәдхия апа гомеренә балаларны әдәп иясе булырга өйрәтте. Ә бит татарның “әдәп” сүзе урысның дистәгә якын сүзен үз эченә ала. Алар: вежливость, учтивость, деликатность, тактичность, воспитанность, хорошие манеры, доброта.
Мәдхия ханымның фидакарь хезмәте онытылмаслык, ә аның үгет-нәсыйхәтләре, киңәшләре әле дә колакта яңгырап тора. Барысы өчен дә мең рәхмәт сезгә, укытучыбыз! Сез – безнең өчен гомерлек үрнәк!”

Миләүшә ГАЗЫЙМ.
“Сәлам” гәҗитәсе.
Просмотров: 356



Добавить комментарий