Татар оешмалары вертикале кирәк

3

Өлкә татар оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев (сулдан уңга), Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов.

Бу елның январь ахырында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә уздырылган “Самара татарларының “каймагы” җыелышы төрле катлам халыкта төрле фикерләр тудырган иде.  Самара татарларының корылтаен уздыру кирәкме, юкмы дигән сорау әле дә чишелешен тапмый һәм «Бердәмлек» газетасы редакциясенә килгән хатлар халыкның бу мәсьәләгә битараф булмавын күрсәтеп тора. Күптән түгел генә (“Татарны ничек берләштерергә”, № 18-19, 8 май) өлкә “Туган тел” оешмасы рәисе булып берникадәр эшләп алган Әсфәндияр Вәлитов язган булса, бүгенге язма кайчандыр Похвистнево шәһәренең “Туган тел” оешмасы рәисе булып эшләгән Булат ХӘМИТОВтан. Аның фикере ниндирәк икән? Укып карыйк әле.

“Бердәмлек” хезмәт­кәр­лә­ренең  “татарның киләчәге бармы?” дигән фәлсәфи проблеманы күтәрүе ихтирамга лаек. Ләкин мәсьәлә бик катлаулы, ә чишелеше Аллаһы хозурында. Ходай Тәгалә һәр кешегә һәм һәр халыкка күтәрә алырлык йөк йөкли, диелгән. Ә шул йөкне күтәрә алмаган халыкны ул башкаларга алыштыра…

Әсфәндияр Вәлитов үзенең язмасында Самара татарларын берләштерү юлларын эзли. Ә татар нинди максатта бер­ләшергә тиеш соң? Сайлап куелган активистларның эшләрен хуплап тору өченме? Корылтай җыеп кына татарны берләштереп булырмы икән? Минемчә, юктыр.

Үзгәртеп кору җилләре белән бергә безгә дин иреге дә килеп ирешкән иде. Халык авыл-шәһәрләрдә мәчетләр төзеп куйды. Ә арабызда дин көчәйдеме соң? Без, татарлар, үзебезне динле милләт дип атый алабызмы? Белмим. Җомга намазына килүчеләргә генә карап та араларында татарларның бик аз булуын күрәбез.

Татар оешмалары җитәк­челәре дә татар телен яхшы белүләре белән аерылып тормыйлар. Бала туган телен ана карыныннан ук өйрәнә башларга тиеш. Телне камилләштерим дигән кешегә хәзер компьютерлар бар. Ә яһүдиләр Самара мәктәпләрендә яһүд телен, тарихын, динен өйрәнү буенча класслар оештырганнар икән, татарларга да шул ысулны кулланырга була. Минемчә, Самарада икенче татар мәктәбе ачып кына тел өйрәнүчеләр саны күпкә артмас, дип уйлыйм.

Телен югалткан татар тулаем үзгәрә. Ә моны аңлаган хатын-кызларыбыз яулык бәйләп, ир-егет түбәтәй киеп намазлыкка басса, гаиләләргә татар мохиты кайта башлый.  Бүген без хәтта милли бәй­рәмебез Сабантуйга да чын татарча киенеп килә белмибез.

Татар гаиләсе турында сүз чыкканда минем беренче Бөтендөнья конгрессы корылтаена барган чакларым искә төшә (туксанынчы еллар башында). Без, өлкә “Туган тел” җәмгыяте рәисе Рәшит Абдуллов һәм мин, Австралия эшмәкәре Раил Садри һәм аның җәмәгате Нәркәз ханым белән танышып, аларга Самара заводларының берсенә инвестор булып ки­лер­гә тәкъдим иттек. Нәркәз ханым: “Раил, әти белән киңәш тотсаң, уңайрак булыр иде”, — дигәч, ире сискәнеп киткәндәй бездән гафу үтенде дә, телефонын алып, әтисе белән киңәшә башлады. Без Кытайда туып үскән Нәркәз ханымның каенатасына шундый ихтирам күрсәтүенә исебез китеп карап торган идек. Безнең хатыннар үзләре ирләрен өйрәтергә яраталар бит, ә олырак буынга көлемсерәп карыйлар. Димәк, гаилә тәрбиясе бездә нык аксый әле.

Язмамны йомгаклап, татарны берләштерү буенча үз фикерләремне әйтәсем килә. Безгә нәсел, тел һәм дин тирәсендә берләшү кирәк. Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да нәсел җепләре белән бәйләгән. Буыннан-буынга гаи­лә шәҗәрәсен сөйләп бару, язып калдыру кебек эшләребез киләчәк буын балаларыбызга үрнәк булып торыр. Ана телен белү, аны гаиләдә саклау, дин белемен балаларыбызга өйрәтү — ата-ананың изге бурычы ул.

Менә шушы максатта шә­һәрнең һәр микрорайонында иҗтимагый татар оешмалары булдырып, һәр мәктәп, балалар бакчасында татар төркемнәре оештырып, телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтү өстендә эшләсәк кенә, морадыбызга ирешәчәкбез. Кыскасы, хөкүмәт системасы буенча татар иҗ­тимагый оешмалары вертикален булдырырга. Ә шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, әлбәттә, корылтай кебек зур җыелыш уздыру кирәк.

Кызганычка, күп районнарыбызда, авылларыбызда татар иҗтимагый оешмалары һаман юк әле. Бүген, мәсәлән, Пох­вистнево шәһәрендә 3500 татар яши. 1998 елда “Туган тел” татар оешмасы таркалгач, бернинди эш тә алып барылмый. Шул нисбәттән сорау да туа: татар оешмаларында эшләмәгән, милләтебезнең киләчәген күз­аллый алмаган делегатлар корылтайга нинди тәкъдимнәр, нинди проблемалар белән ки­лерләр икән?

Булат ХӘМИТОВ.

Похвистнево шәһәре.

«Бердәмлек»

Бу темага:

“Татар “каймагыннан май язылмый калмас”, “Бердәмлек”, № 5, 1 февраль;

“Татарны ничек берләштерергә”, “Бердәмлек”, № 18-19, 8 май

 

Просмотров: 2508

5 комментариев

  1. Уткэрик корылтай! Уткэрик!!!! Уткэрик!!! Татарлыгыбызны бетерэбез, очрышык, сэйлэшик!!! Властларга требованиялэр куик. Пи….ду ул Канюкаев белэн Горлановны!!!! Утырсыннар икэу эендэ, безгэ алар кирэкми

  2. Бик дорес Булат абзый дустым! Дингя тартылып кына миллятебез сакланып калачак. А Корылтайга килсяк ул бик кирякле эш иде дя бит татарлар узляре каршы булдылар кызганыч! Куреп торасыз крым татарларны Рясяйгя борыр очень купме «зур иптяшляр» алар белян очырашалар. А крым татарлары барлыгы 300 менгя геня якын. А Идел-буе татарлары ися 8 миллион! Меня шушы урысча айтмешли политически момент белян кулланып бездя самара татарлары да узебезнен хокукларыбыз турында жыелышып Корылтай уткязеп хокумят каршысына куяргя тиеш. Татар мяктяпляре Самарада гына тугел Тольяттида да Сызранда да киряк бит. Проблемаларыбыз бик куп. » Йоламаган балага имезлек каптырмыйлар» шул. Жыелып сорамасак кемдя безне кайгыртмачак. Съездан уттан курыккан кебек куркарга кирякми. Съезд бил ул хокумяткя каршы булу дигян суз тугел, а киресенчя хокумят белян элемтялярне артыру дигян суз. Хокумят бит ул халыкка хозмят итяргя тиеш хям анын ин беренче бурчы да шул.

  3. Курултай — это встреча народа. Зачем товарищам которые на фото по краям уселись выступать против курултая, значит они бояться этой встречи простого люда. Зачем? Авторитета у татар у них нет и они это понимают?
    Если станет курултай вертикаль национальной власти строить, Туган тел будет в лидирующих позициях однозначно. Тот то и оно. Поэтому они и бояться курултая. Кому захочется во вторых ролях оставаться?