“Милли авылда” татар йорты булдырылса, киләчәктә милли бәйрәмебез Сабан туен да шушы урында үткәрү мөмкин булачак.
Самара шәһәрендә яшәүче төрле милләт халыклары дуслыгы символы буларак Куйбышев районындагы Волгарь бистәсендә “Милли авыл” төзү проекты эшләнеп бетеп, хәзер ул тикшерелүгә чыгарылды. Шуннан соң, әгәр проект кабул ителсә, аны 2018 елга төзеп бетерү планлаштырыла.
“Милли авыл” берничә күле булган бик матур болында, милли культура һәм ял паркы буларак 5 — 6 гектар мәйданда төзеләчәк.
Рус милләтенең йорты иң уртада. Аның тирәли башка 25ләп милләтнең йортлары тезелеп китәчәк. Һәр йорт 40 — 45 квадрат метр зурлыкта булып, бер архитектура стилендә төзеләчәк һәм бер-берсеннән төрле милли элементлар белән аерылып торачак, дип уйланылган. Өй эчендә милли рухны күрсәткән, халыкларның мәдәни һәм көнкүреш үзенчәлекләрен чагылдырган этнографик бүлмә, милли китапханә, остаханә булачак, йортта узган заманнарның төрле экспонатлары күрсәтүгә куелачак.
Авылда 300 — 400 урынлы концерт залы һәм кафе төзү каралган. Биредә төрле милли бәйрәмнәр, шәһәр, өлкә һәм өлкәара чаралар уздырырга мөмкин булачак. Кунаклар өчен махсус кунакханә дә төзеләчәк.
Милли авылны туристлык маршрутына кертеп, килгән кунакларны өлкәбездә яшәгән төрле милләт халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм бүгенге көнкүреше белән таныштырачаклар. Шулай ук туристларга биредә узган чараларда катнашып, милли киемнәрдә истәлеккә фотосурәткә төшәргә дә, милли әдәби китапларны сатып алырга да мөмкинлек булачак.
Шәһәребездә әлегә башка уртак этномилли комплекс булмаганлыктан, укучы балаларга, студентларга әлеге авылда аеруча кызык булыр, дип көтелә.
Әлеге проектның төп максаты булып Самара өлкәсендә Россия Федерациясенең милли сәясәтен тормышка ашыру тора. Милли авылны булдыруны өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Николай Меркушкин да хуплаган. Проектның җитәкчесе һәм башкаручысы Ростислав Хугаев Россия Халыклары ассамблеясе, өлкә Халыклар дуслыгы йорты һәм милли-мәдәни оешмалар бергәләп тормышка ашырырлар, дип ышана.
Волгарьда төзеләчәк авылда үзенең милли йортын булдыру Самара татарларына да тәкъдим ителде. “Әлеге проектта катнашу кирәк гамәлме?” - дигән сорау хәзерге Интернет челтәрендәге Самараның татар сайтларына куелган. “Бер йорт салып, татар мәдәниятен күрсәткәнче, татар авылларын саклап калу мөһимрәк түгелме икән”, — диючеләр булса да, “Әлбәттә, катнашырга”, — дигәннәрнең саны күбрәк.
“Милли авылда” татар йорты булдырылса, киләчәктә милли бәйрәмебез Сабан туен да шушы урында үткәрү мөмкин булачак. Тик шәһәребезнең матур Гагарин паркында узган Сабан туена олысы-көчесе килә алса, әлегә шәһәр транспорты начар йөргән Волгарь бистәсенә кадәр машиналары булмаган милләттәшләребез барып җитәрме икән, дигән урынлы сорау да килеп туа. Әйдәгез, бергәләп уйлашыйк, туганнар.
Әминә ШИҺАПОВА.
Безнең сайтта бу темага:
Самарские татары продемонстрируют свою культуру в проекте «Национальная деревня» в Волгаре?
Просмотров: 1277