Татар хатынын эш куркытмый…

Хаҗия Асия МӨЛЕКОВА, Кадрия ИДРИСОВА һәм Разия ӘЮПОВА.

Хаҗия Асия МӨЛЕКОВА, Кадрия ИДРИСОВА һәм Разия ӘЮПОВА.

Ике ел элек Ульяновскида татар хатын-кызларының бе­­ренче өлкә форумы үт­кәрелгән иде. Быел инде ул, даирәсен шактый ки­ңәйтеп, төбәкара форум дә­рәҗeсенә күтәрелгән. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Ак калфак» җәмгыяте тырышлыгы бе­лән оештырылган әлеге чарада авыл районнарыннан, күрше Татарстаннан, Санкт-Петербург шәhәрләреннән кил­гән ике йөздән артык гүзәл затларыбыз катнашты. Без дә, Самара шәһәренең “Ак бәхет” иҗади-иҗти­магый оешмасы рәисе Ви­нер Нурмөхәммәтов һәм мин, Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, форумга ча­кыру алгач, бик теләп юлга чыктык.

Әлбәттә, шушы зур форумга Самара татар хатын-кызлары исеменнән барам икән, ярты ел эчендә эшләгән эшләребез, үткәргән чараларыбыз турында сөйләргә кирәк булыр. Ульянда тугыз ел буе эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия ханым Мөлекованың, Бө­тендөнья татар хатын-кыз­ларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Ид­рисованың миңа, күптән түгел генә җәмәгать эшенә керешкән кешегә, әйткән киңәшләре, күрсәткән теләктәшлекләре ту­рында да онытмаска иде. Ә иң мөһиме — зур тәҗрибә туплап өлгергән оешманың эшен күреп өйрәнергә, үзебезгә файдалы нәрсәләрне отып алырга кирәк.

…Ульянга барып җиткәч, безне бик җылы каршылап, чәйләр эчереп, форум залына кертеп утырттылар. Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җыелышны башлап,  халык ихтирамын казанган, милләтебез горурлыгы бу­лып танылган Ульяновск өл­кә­сенең хатын-кызлары бе­лән таныштырып үтте. Алар арасында медицина, мә­дә­ният, мәгариф, сәүдә хез­мәт­кәрләрен күрергә була. Алар­ның барысы да “Ак калфак” оешмасы тирәсендә кайнаша.  Укымышлы, абруйлы хатын-кыз­ларның җыелышларда әйт­­кән акыллы фикерләре, тәкъ­димнәре бик тә үтемле була бит. Безнең Самараның танылган татар хатын-кызларын да барлап, иҗ­тимагый эшкә тар­тырга кирәк, дигән фикергә килдем.

Форум делегатларын Ульян өлкәсе хөкүмәте рәисе урын­басары — мәгариф hәм фән министры Екатерина Уба сәламлады, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрикләү сүзләрен кон­грессның мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ирештерде. Ул Ульян татарларының активлыгын мактап, фидакарь хезмәттә танылган Роза Гыйматдинова, Нурия Татлыева hәм Нурия Турковаларга конгрессның Рәх­мәт хатларын тапшырды.

Мин дә, алдан уйлап куел­ганча, ульянлыларның Са­мара татарларына кылган яхшылыклары турында чы­гыш ясадым. Асия ханым Мөлекованың, Рамис һәм Рамилә Сафиннарның Са­марага килеп, “Бердәмлек” ре­дак­циясен, Халыклар дуслыгы йортын, “Яктылык” мәктәбен һәм Җәмигъ мәчетен карап, кешеләр белән аралашып, Самара татарлары турында репортаж әзерләп, ТНВ ка­налыннан күрсәтүләре, безне борчыган сорауларга җавап биреп тәҗрибә уртаклашулары турында сөйләгәннән соң, Асия ханым Мөлековага чын кү­ңелемнән рәхмәтләремне әйтеп, бүләкләремне тап­шырдым. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма ко­митеты бюросы әгъзасы, Са­мараның “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый оешмасы пре­зиденты Фәхретдин Каню­каевның сә­ламнәрен дә җит­кердем.

Форумда чыгышлар күп һәм бик гыйбрәтле булды. Казан кунагы, ислам дине белгече Рамил хәзрәт Юнысов яшь буынга рухи-әхлакый тәр­бия бирy темасына тук­талып: «Ислам диненә кайту — әдәп hәм әхлак сыйфатларын көн­күрешкә кайтару ул. Мөселман хатын-кызларына укырга, гый­лем эстәргә кирәкми, дигән сүз­ләр дөрес түгел. «Әниләр, үзегезнең балаларыгызга дини тәрбия дә, дөньяви белем дә бирегез, hөнәр өйрәтергә ты­рышыгыз», — дип әйткән кү­­ренекле якташыгыз Закир Кадыйри. Шушы сүзләргә тая­нып, дәвамчыларыбызны юга­ры әхлаклы кешеләр итеп тәр­бияләргә язсын иде», — дип белдерде.

Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне үстерү үзәге мөдире Нурия Туркова татар-мөселман хатын-кызларының киенү рәвешенә тукталса, Иске Кулатка районы татар автономиясе рәисе Венера Деникаева һәм Новоульяновск шәhәре татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Кәримә Алиуллина, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе рәисе Әлфия Са­натуллина балаларга милли, рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Димитровград шәhәренең 22 санлы татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева милли мәгариф учагының эшчәнлеге hәм ун ел дәвамында ирешелгән уңышлары турында сөйләде.

- Горур вә сабыр, тү­зем­ле вә гыйлемле татар хатын-кызлары егерменче га­сыр башында ук үзләренең хокукларын яклап чыкканнар, җәмәгать тормышында кат­нашырга хаклы булуларын бел­дергәннәр, — дип сөй­ләде Татарстан Фәннәр ака­демиясенең Шиһабетдин Мәр­­җани исемендeге Та­рих инс­­титутының өлкән фән­ни хез­мәткәре Тәэминә Бик­ти­ме­рова. — Араларында Бәд­риҗиhан Акчурина, Нәфисә Сәй­­­фуллина һәм Ләмига Иман­кулова кебек гүзәл зат­ларның булуы турында бе­ләбез. Алар милләтебез, туган телебез hәм ислам дине үсешенә бә­hасез өлеш керткән кешеләр.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оеш­масы рәисе Кадрия Идри­сованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Яңа туган балага мәгънәле исем кушу, сабыйны дөрес итеп тәрбияләy, катнаш никахларны булдырмаска тырышу, һич булмаса, парыңны яучылар аша эзләү кирәклегенә тукталып үтте ул.

Тугыз ел дәвамында Ульян өлкәсенең «Ак калфак» җәм­гыятен җитәкләп килгән, аңа нигез салган хаҗия Асия ханым Мөлекова эшләнгән эшләре турында сөйләгәннән соң, өлкә милли-мәдәни  автономиясе рәисе Рамис Сафин мил­ләтебезгә тугрылыклы хезмәт иткәне өчен аңа рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бү­ләкләр тапшырды. Асия апа Мөлекованың “Ак калфак” оеш­масын яшьләргә тапшырып, “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасын җитәкләргә исәбе бар икән. Аның үте­нечен канәгатьләндереп, «Ак калфак»ка яңа җитәкче — Новоульяновск шәhәренең татар милли-мәдәни  ав­тономиясе рәисе Кәримә Али­уллина сайланды. Ә Асия Галәүтдин кызы «Ак кал­фак»ның мактаулы рәисе булып калды. Татар милләте өчен янып-көеп йөрүче олы яшьтәге Асия ханымны шулай матур итеп озату, эшенә тиешле бәя бирү бик күркәм күренеш булды. Безнең Самара өлкәсендә дә җәмәгать эшендә эшләгән кешеләрне шулай хөрмәт итә белсәк, бик яхшы булыр иде.

Форумда бертавыштан Ульян өлкәсенең бөтен татар ха­­тын-кызларына мөрәҗәгате кабул ителде.

Татар хатын-кызларының II төбәкара форумы Мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән кон­церт программасы белән тәмамланды. Ә без бу вакытта юлда идек инде. Самарага кадәр ара ерак булса да, биредәге хәлләр, трибунадан яңгыраган зирәк һәм акыллы чыгышлар, күңелле очрашулар турында уйлана-уйлана кай­тып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Бу чарада мин шуны яхшы аңладым: Ульян татарлары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелер өчен безгә әле бик күп эшләргә кирәк булыр. Эше куркытмый аның, кайчакта теләктәшлек, оешканлык, җи­тәкчеләрнең кирәксенмәве по­шаманга сала…

Разия ӘЮПОВА,

Самара өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1642

Комментирование запрещено