Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!

news_10678Бер-ике атна элек башта интернетта, аннары Беренче каналда актер Марат Бәшаровның исерек баштан хатыны Екатеринаны кыйнавы турында сюжетлар күренде. «Пусть говорят» әлеге ямьсез гамәлне ике көн рәттән чәйнәде.

Шунысы бигрәк тә аяныч: ояты безгә – татарларга төште. Ник дигәндә, Бәшаровның татар милләтеннән икәненә, алай гына да түгел, мөселман мохитендә тәрбияләнгән ир егет икәненә бик нык басым ясалды. Татарларны хурлаган бер сүз дә булмады анысы, ләкин бит сүз әйтеп хурламый гына да мыскыллап була. Актерның мәрхүмә әнисенең элегрәк төшереп алынган әңгәмәсеннән өзекләр күрсәтеп алдылар. Яулыгын мөселманча бәйләгән татар анасы атаклы улы турында бик яратып сөйли ул кадрларда, бераз гына зарланып та ала: бары тик татар кызына гына өйләнергә тиеш булып та, урыс кызлары, безнеңчә әйтсәк, марҗалар белән чуалуына борчылуын сиздертә. Ә алга таба без кырыкка җитеп килүче актерның өч хатыны белән танышабыз. Дөресрәге, иң элек соңгысы, кыйналганы белән, ә сугышуының сәбәпләрен ачыкларга тырышканда, сүз арасында, элегрәк яшәп алган тагын икесе белән. Законлы никахка бары тик соңгысы белән генә кергән икән. Екатерина үзе дә актриса, Италиядә фильмнарда төшкән, җитмәсә, билгеле актер Эммануил Виторганның туганы да икән әле. Кыскасы, баштарак марҗалар белән сөешкән, берсенә бала да ясап биргән, әле дә булса шул элекке хатыны, аның әнисе (урысча тещасы була) белән үз өендә, бер гаилә кебек иркенләп аралаша, бер бер артлы яңа хатыннары Анна, Екатерина белән яшәгәндә дә беренче хатыны аларга килеп, үз өендәге кебек торып китә торган булган. Маратыбыз бу юлы атаклы яһүдләр белән туганлашкан. Хәзер инде, бу хәлләрдән соң, илдәге төп массакүләм мәгълүмат чараларын үз кулларында тотучы әлеге маһир, оста, талантлы милләт вәкилләре Бәшаровны бергәләшеп фаш итәләр.

Егет жәл инде анысы, ни дисәң дә, үз каныбыз бит әле. Ләкин үзен дуңгызларча тотуы тагын да кызганычрак – урамда машинасына утырып китәргә маташканда, журналист биргән сорауга тупас итеп җавап кайтаруы да, хатыныннан гафу үтенмәве дә жәл. Ләкин иң кызганычы, миңа калса, шул: Маратыбыз – татар булып җитә алмаган, үзебезчә тәрбиягә тиенмәгән, дөп-дөресен генә әйтсәк, урыслашкан тумачабыз. Интернетта яманаты чыгу белән, ачуым килеп, Фейсбукта язып куйдым: Марат, бердән, урыс Иваны кебек аракы чөмерүеңне туктат, татарлыгыңа кайт, яһүдләр белән тылкышып йөрүдән дә файда тапмассың, дидем. Кызулык белән язылса да, уйлап караганда, сүзләремдә хаклык бар бит, әйеме, җәмәгать? Урыска яраган нәрсә – нимесләргә үлем белән бер, диләрме әле? Татарга да урыс аракысының үлем икәнен күптән аңладык шикелле дә инде, тик соңгарак калдык бугай – өлкән быраттан яхшысын гына түгел, начар гадәтләрен дә алып бара торгач, үз милли йөзебезне югалтып киләбез. Бу очракта мин Марат Бәшаровны, Мәскәүдә – урыс иленең тарихи да, сәяси дә, рухи да башкаласында яшәп үскән, укыган, формалашкан, ә бүген инде Русия киносында һәм театрында чын урыс актеры саналучы татар малаеның бу яшендә «үз йөзенә» кайтачагына һич тә өметләнмим, сүз ул хакта түгел. Бары тик, кирәк булганда, аның татарлыгына басым ясап (гәрчә аның чын татар булганы да юк, Казанга акча эшләргә килгәндә, концерт алып барганда гына татар булып кылану аз!), чит ятлар безнең йөзгә кызыллык китерәләр, менә шунысы начар. Безнең милләткә тәгаен генә файдалары булмаса да, Сергей Шәкүровның, Алексей Ягудинның, Белла Әхмәдуллинаның, Софья Гобәйдуллинаның һәм башкаларның татарлыгын тәкрарларга яратабыз. Асылда, аларның берсе дә татар сәнгатенә яки татар спортына хезмәт итми инде, ләкин, талантлы булганга күрә, исем-фамилиясендә татар чалымнары йөрткән бу кешеләр безне бүтәннәр арасында күтәрәләр, йөзебезне ачалар. Бәшаров белән бәйле хәл исә моның нәкъ киресе…
Шушы вакыйгага капма каршы бер күренешне искә төшерәсем килә. Берничә ел элек Татарстанга гына түгел, бөтен илгә танылган җырчыбыз Ренат Ибраһимовның шәхси тормышындагы гаугалы хәлне шул ук «Пусть говорят» тапшыруында бик тәфсилләп күрсәткәннәр иде. Икенче хатыны белән аерылышып, өченчегә өйләнгән көннәре иде аның. Мәскәүгә Татарстаннан алып киткән булса да, җырчының икенче хатынында татарлык бер тамчы гына иде бугай, катнаш гаиләдән дип беләм, һәм ул үзен безнең хатын-кызларга хас булмаганча, бик ямьсез тотты – мескенләнде, аннары җикеренде, Ренатны иске гаиләсен хәерчелеккә дучар итүдә гаепләде. Ренат түзеп, сабыр һәм әдәпле генә итеп, аерылган хатынга каласы мөлкәтне санап күрсәткәч, башта хатынны яклаган студия аңа арты белән борылды. Арадан берәү: «Ә үзегезнең эшкә урнашып карарга исәбегез юкмы соң?» – дип кычкырды, гомере буена ире җилкәсендә генә утырганына төрттереп. Тапшыруда өченче хатынны да күрсәттеләр: ул студиягә килмәгән, видеода гына күренде һәм, әйтергә кирәк, бик сөйкемле, тыйнак булып! Киенүе мөселманча иде, үз үзен тотышы, дингә бәйлеме-түгелме – чын татарча. Шул вакытта мин Ренат өчен сөенеп куйдым: күп җырларын татарча җырласа да, инде татарча сөйләшергә дә өйрәнеп җиткән булса да (бала чагы татар мохитеннән читтә үткән бит), ничә еллар буена татарча гаилә кора алмаган һәм, ишетүемчә, төрле диннәр арасында адашып йөргән кеше, ниһаять, Мәскәүдә күңеле эзләгән парын тапкан! Яшь хатыны иренең гаиләдәге чын урынын аңларга, үзен чын ир-ат, гаилә башлыгы итеп тоярга ярдәм итәчәк дип ышандым. Һәм ялгышмадым шикелле, һәрхәлдә, җырчыбыз һәм аның яңа гаиләсе турында матур хәбәрләр генә бар, алга таба да шулай була күрсен!
Сүз артыннан сүз чыга, ирләребезнең мөшкел хәлгә төшүенең сәбәпләрен күпме сөйләсәк тә, һаман бер күренешкә килеп юлыгабыз – үз йөзеңне югалту дигәнгә. Йөз югалтуның күп төрле сәбәпләрен тәфсилләп тормыйча, аның милли ягына гына тукталасы килә. Катнаш никахлар мәсьәләсе – авырткан җиребез, бу хакта күп сөйлибез, күп язабыз, ләкин динамиканың кем файдасына икәнен саннар күрсәтеп тора, катнаш никахлар артканнан-арта бара. Әйтик, Казанда өйләнешүчеләрнең уртача өчтән бере катнаш никахка керә диләр, ә Татарстанда һәр бишенче гаиләнең милли яктан катнаш икәне ачыкланды. Мәхәббәткә нәрсә мишәйт итми диләр әле – беләсез инде. Шулай ук милли фактор да комачау итә алмый аңа, бусы белән һәркем килешер. Гашыйк буласың да, бетте-китте! Эчке иммунитетың булмаса, алдын артын уйлый белмәсәң, әле өстәвенә үзеңнең татарлыгың да шул Маратныкы чамалы гына булса, бигрәк тә. Беркөнне Русия радиосыннан төрле милли мәдәниятләр темасына тапшырулар коручы Маргарита Лямгены тыңлап утырам. Саратов өлкәсендә яшәүче казах кешесе белән әңгәмәләшә. Казах туганыбыз үз халкының Саратовтагы проблемаларын сөйли, телне, җыр-биюләрен онытмас өчен нинди чаралар кирәклеген тәкрарлый. Сүз катнаш никахларга килеп кагылды. Казах абзые бу күренешнең үз милләте өчен никадәр зарарлы икәнен аңлатырга тырышып карады, ә Маргарита ханым гаҗәпләнеп калды: ничек инде зарарлы булсын, бу бит искиткеч яхшы эш, бер-береңә ихтирам, кызыксыну уята торган гамәл, янәсе. Менә шулай, кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә.
Исемнәребез генә дә хәл-әхвәлебезне сөйләп тора. Мин монда  авылда күбрәк «Юлдаш» радиосын тыңлыйм. Ул башкортча һәм бераз татарча да ягымлы, халыкчан тапшырулар оештыра. Туган көннәр, туйлар уңаеннан котлау хатлары күп укыла, котлаучыларның исем-шәрифләре санап кителә. Ике хатның берсеннән генә түгел, ә һәрберсеннән диярлек балаларның, оныкларның исемнәрен ис-акылым китеп тыңлыйм – Анжела, Виктория, Лилиана, Артем, Виолетта, Элина, Алиналар. Болары әле татар, башкорт дигәннәре. Чәчәкле-чуклы ситсыга кызыккан чегән хатыны кебек, безнең халык нигәдер әнә шундый испан, француз, яһүд исемнәренә кызыга. Психологик сәбәбе татарлыктан, башкортлыктан качарга омтылудадыр дип уйлыйм. Ул исем ияләре инде татар түгел, шул ук вакытта урыс булып та бетмәгәннәр, шундый бер серле милләт кешеләре! Күңелле бит. Урыслар алдында да йөзең якты. Ә инде, киленең Марина, Наташа йә Лариса, кияүләрең Алексей, Николай, Владимир да безнең котлауларга кушыла, дип тезә башласалар, юбиляр Әхмәтҗан бабай яисә Нургаян әбинең ул-кызларының, оныкларының өченче буында урыслашып баруын аңлавы кыен түгел. Бу күбрәк шәһәр күренеше дияр идең, инде авылларыбыз да күзгә күренеп урыслаша. Ел саен авылыбызга өч дүрт урыс гаиләсе йә булмаса әлеге дә баягы катнаш гаиләләр күченеп кайтканга шулай ул. Барлы юклы җитмеш йортлы безнең урамда гына да хәзер алты урыс гаиләсе бар, аръякта унлап булыр. Татар авылына кайтмаслар иде, безнең якларда урыс авыллары күптән бетте. Дус яшибез яшәвен, мин болай, син тегеләй дип тарткалашмыйбыз. Тик шунысы кызганыч: татар теле гел аста калып бара, адым саен чигенәбез. Тел мәсьәләсендә татарлар хәзер бу урысларны «эретә» алмас инде, көчләр тигез түгел…
Хуш, үзебез үшән икән, нишләп соң безне әйдәп баручы «өлкән» милләт вәкилләре – урыслар, үзләренә яр итеп сайлаган иренең йә хатынының теленә, мәдәниятенә хөрмәтле түгел? Нишләп алар баласына шул телне дә өйрәтүне кирәкле эшкә санамый? Сәер сорау, шулай бит. Җавабы әзер инде аның: империядә бүтәнчә була алмый! Ничек инде статуслы милләт кайчандыр үзе буйсындырган милләтләрне тиң күрсен дә  аның мәдәниятен, телен өйрәнеп утырсын ди?! Әнә шул бөеклек чиреннән арына алмый ул, гәрчә Советлар Союзы нәкъ менә элек Русиягә буйсынган ундүрт зур милләтнең теге бөеклеккә ризасызлыгы төкәнгәнгә күрә таралып төште дә бит инде. Без ярый әле республиканы саклап калдык дип сөенәбез, шуннан артыгы безгә тәтемәде, илнең уртасында яшәгәч. Хәзер Кәрим Тинчуринның пьесасындагы кебек, милли яктан да урталыкта калдык – ни алтара, ни пултара дигәндәй. Инде бөтен ышаныч ирләрдә – сакласа, гаиләне дә, телне дә, рухны да алар гына саклый ала. Тик менә шундый ирләрне тәрбияләп үстергән аналарыбызның теле Тукай әйткән әнкәм теле булсын иде. Дәүләттән уңмагач, гаиләдән булса да уңасы иде бит татарга.
Флюра НИЗАМОВА.

Просмотров: 1520

Один комментарий

  1. Гузеева опозорила экс-жену Башарова на всю страну

    Гузеева ей сказала: «После того, как Архарова трясла своими трусами на всю страну, на нее никто не посмотрит!»

    Лариса Гузеева, ведущая «Давай поженимся», изощренно хамит на шоу. Актриса, обладающая несомненным сценическим обаянием, умеющая и пошутить, и укусить, во всех комментариях частенько называет свекровь «сволочью», постоянно поминает «Васю с пятой автобазы», может позволить себе некорректные выпады в сторону героя программы: «Он себя секс-символом считает: Скажу честно, я бы ему не дала, даже если очень сильно напилась бы». Многих зрителей раздражает беспардонность, самолюбование и порой абсурдные перлы нашей озорной хулиганки. Лариса называла свою коллегу по цеху Ксению Собчак «убогонькой», а Наталью Водянову «бледной молью». Теперь критике Гузеевой подверглась экс-жена Марата Башарова — Екатерина Архарова. Как говорит Архарова, она была возмущена тем, что сваха Роза Сябитова решила сделать себе рекламу на ее имени, а Гузеева и вовсе опозорила на всю страну: «В этой программе Роза Сябитова сказала, что я обратилась к ней, чтобы устроить свою личную жизнь после разрыва с Маратом. На что Гузеева ей сказала: «После того, как Архарова трясла своими трусами на всю страну, на нее никто не посмотрит!» Замалчивать обиду Екатерина не стала и дала ответ резким высказываниям звезд телевидения. Архарова лично обратилась к Ларисе и отметила, что разочарована в ней, поскольку она повела себя «некрасиво и недостойно». «Уважаемая Лариса, мне очень жаль, что моя любимая актриса позволяет себе говорить такие вещи. Вы просто не имеете права, не зная моей ситуации, не зная того, что я пережила, говорить подобные вещи. Не надо лезть в мои трусы, трясите своими. Это вы, а не я, рассказываете в глянцевых журналах о том, как бьете своего мужа. Это ваше право и ваша жизнь, я в нее не лезу. Но и вы не лезьте в мою. После просмотра этой программы возникает ощущение, что вы абсолютно не сострадаете женщинам. И подобные заявления вас совершенно не красят», — возмутилась Екатерина.