Тарихта эзебез ярылып ята…

IMG_709918 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм музейлар көне

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Самара татарлары тарихына бәйле вакыйгаларны һәм исемнәрне мәңгеләштерү буенча берничә ел инде зур эш алып бара.

Андый урыннар  өлкә үзә­гендә генә дә ике дистәгә якын. Бу элеккеге мәчетләребез һәм татар мәктәпләре урыннары да, танылган дин әһелләре, галимнәр, мәгърифәтчеләр, эшкуарлар һәм илебезнең данын күтәргән шәхесләребез яшәгән йортлар да…

Беренче Истәлек тактасы 2013 елның октябрендә Молодогвардейская урамындагы Спорт сараеның төньяк диварына эленде. 1913 — 1963 елларда шушы урында 3 мәхәлләнең Җәмигъ мәчете булган. Бу көнне  Тимерьюлчыларның Мәдәният йортында күп танылган га­лимнәр һәм белгечләр катнашында Самара мөселманнары тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция дә уздырылган иде әле.

Ә үткән елда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасы мә­­дәният министрлыгының мах­сус грантын отып, үзенең эшен дәвам итәргә мөмкинлек тапты. Без тиз арада моның өчен кирәкле документларны юнәттек һәм  шәһәр хаки­мия­тендәге тиешле процедураларны үтеп, тагын өч урында истәлекле такталар урнаштыр­дык. Аларның адресларын тагын бер тапкыр әйтеп үтәсе килә — Галактионовская урамы, 64 адресы буенча Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев (1925 — 1944) туган йорт диварында, Ленинградская урамы, 28 адресы буенча 1920 елда Идел буе хәрби округы каршында эшләгән Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар музыка-драма студиясе бинасында һәм хәзерге Алексей Толстой урамы, 63 адресы буенча урнашкан элеккеге Казанская урамындагы мәчетнең мәхәллә мәктәбе булган урында истәлекле такталарыбызны күрергә була

Быел татар җәмәгатьчелеге бу эшне тагын да җәел­дереп җибәрергә исәпли. Татарстан Республикасы да безнең проектны хуплап каршы алган иде. Бәлки тагын ярдәм итә алыр әле. Быел 1844 — 1888 елларда аталы-уллы Мельзетдиновлар йортында эшләп килгән гыйбадәтханә урынына (Фрунзе урамы, 27 — 29), 1928 — 1938 елларда Куйбышевта чыгып килгән татар, чуваш, украин газеталары, мордва һәм татар журналлары нәшер ителгән “Средневолжская коммуна” матбугат йортына (Молодогвардейская урамы, 59) һәм Совет хакимиятенең беренче елларында эшләгән татар-башкорт педагогия техникумы бинасына (Братьев Коростелевых урамы, 144) истәлекле такталар эләргә ниятлибез.

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1646

Комментирование запрещено