В Камышле прошла презентация книги «Гакиль Сагиров. Про себя и все о нем» / Камышлылылар Гакыйль Сәгыйров иҗатына гашыйк

OLYMPUS DIGITAL CAMERA20 ноября в ЦСО муниципального района Камышлинский, в отделении социальной реабилитации, где отдыхали пенсионеры и инвалиды села Камышла, прошла презентация книги Рафгата Аглиуллина о жизни и творчестве земляка, поэта и художника Гакиля Сагирова «Гакиль Сагиров. Про себя и все о нем» («Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында»).

Подготовили и провели презентацию, прочли стихи поэта, рассказали его биографию методист Межпоселенческой центральной библиотеки муниципального района Камышлинский Зульфия Яруллина, библиограф Сириня Аглиуллина, библиотекарь Лилия Нуриева, библиотекарь Центральной детской библиотеки муниципального района Камышлинский Гульфия Хакимова. Также была организована выставка книг поэта и его рисунков.

В свою очередь культорганизатор отделения социальной реабилитации села Камышла показала выставку с копиями работ Гакиля Сагирова «Пламенный карандаш Гакиля». Труды были подарены ЦСО.

Свои стихи о родном крае и про нелегкое детство прочла и местная поэтесса Галимя Ахметшина. Она также подарила отдыхающим свои душевные песни.

DSCN1925OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERAМероприятие закончилось за чашкой ароматного душистого чая, приготовленного работниками отделения. Мы надеемся на дальнейшее сотрудничество с работниками Межпоселенческой центральной библиотеки муниципального района Камышлинский.

Заведующая ОСР села Камышла Рушания Сагитовна ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

* * *

Каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлы турында “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китап нәшер ителүе турында язган идек инде. Ул өлкәбезнең татарлар күпләп яшәүче авыл китапханәләренә дә таратылды.

Камышлы районының үзәк китапханәсе методисты Зөлфия Яруллина бу китапны куанып кабул итте.

- Укучыларыбыз татар телендә нәшер ителгән китапларны яратып укый. Шуңа да китап фондын яңартып, тулыландырып торабыз.  Соңгы елларда гына Казан нәшрият йорты районыбызга 8 меңгә якын татарча китап бүләк итте. Аларны халык кулдан-кулга йөртеп укый, дияр идем.

Камышлылылар Гакыйль Сәгыйровның иҗатына гашыйк. Аның тормышына, иҗат юлына багышланган бу яңа китапны да яратып, кызыксынып укырлар, — дип сөйләгән иде ул Самараның “Яктылык” мәктәбендә узган тәкъдир итү кичәсендә.

Шушы көннәрдә Камышлы районының үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзләре дә шундый чара уздырдылар.

- Районның социаль хез¬мәт күрсәтү үзәгенең реабилитация бүлегенә җыелган олы яшьтәге камышлылылар өчен методист Зөлфия ханым Яруллина, библиограф Сиринә Әһлиуллина, ки¬тапханәчеләр Лилия Нуриева, Гөлфия Хәкимова бик кызыклы әдәби кичә оештырдылар. Биредә Гакыйль Сәгыйровның хатирәләре, шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Чарага килүчеләр каһарман якташыбызның рәсемнәр күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар.
Ахырда җирле шагыйрә Галимә Әхмәтшина туган ягына, авыр балачагына багышлап язган шигырьләрен укыды, моңлы җырлар башкарды.

Кунаклар социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Киләчәктә дә үзәк китапханә белән берлектә шундый кызыклы чаралар оештырырга өметләнәбез, — диде  социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания Диндарова.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1935

Один комментарий

  1. РЯХМӘТ СЕЗГӘ ДУСЛАР. АНЫ ИСКӘ АЛГАНЫГЫЗ ӨЧЕН!!!