Яши әле, яши Әбдекием!

imageЯши әле, яши Әбдекием,
Якты өйләр бездә күп әле.
Караңгылар тиздән яктырырлар,
Шунда үскәннәре кайтсалар.

Мәктәбебез ачыр ишекләрен,
Йозакларын алып атырлар.
Күпме кеше анда белем алды
Күпме чыкты шуннан батырлар.

Тирә-күрше район арасында
Баскетболдан идек беренче,
Волейболдан алты кызга каршы
Өч кызыбыз булды җиңүче.

Иң беренче безгә килгәндә үк
Ирек килде гармун күтәреп,
Тәнәфестә безгә концерт куйды,
Казаннарга барып барсын җиңде!

Гөлүзә, Ринат, Милиә, Маратка
Өлкәбездә тиңнәр булмады.
Татар Әбдекие мәктәбенең
Күтәрделәр данын югары.

Авылыбызның саф һавасын сулап,
Ризыкларын ашап үстеләр.
Кашаповлар, Бикташевлар кебек
Чемпионнар тагын кайда бар?

Урманнарын сагынып кайтамын да,
Гер күтәрәм матур аланда.
Чәчкә исе, кошлар сайравлары
Көч бирәләр кулым талганда.

1Чыршылардай һәрчак яшел булып,
Нык буласы иде имәндәй,
Көзләремә ашыгасы килми,
Күңелемдә минем әле җәй.

Исәнлегем мине ташламасын,
Күзләремдә бәхет чагылсын,
Чәчләремә карлар яуса — яусын,
«Мин яшь», — диеп күкрәк суласын.

Ничә еллар аккан инешләре —
Алар әле тагын агачак.
Яшиячәк шунда кешеләре
Халык булса — авыл булачак.

Авылыбызның матур тәбигатен
Күзәтәмен Кара тауга менеп.
Яши әле, яши Әбдекием
Җырга, моңга, данга күмелеп!

Рөстәм НУРТДИНОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 2501

Один комментарий