Рәҗәб ае

406071koranАпрель башында Рәҗәб ае башлана. Шул уңайдан «Нур» мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил Мостафин белән әңгәмә тоттык.
 
- Наил, Рәҗәб аеның өстенлекләре турында бик җәелмичә генә сөйләп уз әле.
 
- Иң беренче — бу айда кылган изге гамәлләргә, гыйбадәтләргә Аллаһы Тәгалә савапларны арттырып бирәчәк.

Дини чыганакларда һәр яхшы гамәл өчен җитмеш савап языла дигән сөенеч бар. Рәҗәбтә садакаларны күп бирергә тырышырга кирәк.

«Ихлас» сүрәсен ешрак укырга кирәк.
 
- Еш укуны ничек аңларга ?
 
- Һәммә кеше эш белән мәшгуль. Буш вакытың булса телевизор карау урынына «Ихлас » сүрәсен укырга тырышырга кирәк.

Бу айда догалар тиз кабул ителә. Иң мөһиме начар эшләрдән тыелырга кирәк. Ай буена начар гамәлләрдән тыела алсагыз, Аллаһының рәхмәте белән,гадәткә әйләнүе бар.
 
- Рәҗәб ае башка айлардан нәрсәсе белән өстен?
 
- Рәҗәб ае Раббыбыз ае. Кем Рәҗәбне олылап яшәсә,Аллаһы Тәгалә аңа Үз ризалыгын вәгъдә итә.

Рәҗәб аенда Рәгаиб кичәсе, Миграҗ кичәсе үзе олуг вакыйгалар. Ләкин дә барчабыз да бер нәрсәне исебездән чыгармасак иде.

«Намаз — мөэминнең мигъраҗы». Без намазда Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез. Аңа мөрәҗәгать итәбез.

Раббыбыздан ярдәм сорыйбыз. Раббыбызга иң якын чагыбыз. Намаз укыган кеше һәркөнне биш мәртәбә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә.

Бу тик мөселманнарга гына бирелгән бәхет. Тагын бер мөһим нәрсәне укучыларыбызның исенә төшерәсе килә.

Кыямәт көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәт(с.г.в.)гә өммәтен яклау хокукы бирелә.
 

Әңгәмәдәш  — Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1285

Комментирование запрещено