Йолдыз булып балкыгыз сез…

QtxRyxN7HZs

Самарда Казан артистларының концертлары күбесенчә Киров мәйданында урнашкан Иҗат сараенда уза. Монда аның администраторы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Флорида Локманованың өлеше зурдан. Аның белән очрашып бу чараларны ничек оештыруы, Самар татарлары кайсы артситларга өстенлек бирүләре турында сөйләштек.

-          Флорида ханым, Самарда ничек итеп татарча концертлар оештыра башладыгыз?

-           “ЦСКБ-Прогресс” заводының Мәдәният сараена (бүген Иҗат сарае) эшкә урнашып, бер-ике ел эшләгән идем инде. Бервакыт өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручыларның берсе Азат Надиров килеп, татарчага тәрҗемә ителгән һинд киноларын күрсәтергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым, җитәкчеләр дә каршы килмәде. Кулдан афишалар язып, шәһәрнең төрле җирләренә элдек. Ни гаҗәеп, киносеанска халык шактый җыелды. Чөнки милләттәшләребез татар мәдәниятенә сусаган иде.

Ә 90нчы еллар башында Мәдәният йортына мине эзләп бер милләттәшебез килеп керде. “Мине сезгә Хәбил Бикташев җибәрде. Куйбышевта татарча концерт уздырыга ярдәм итмәссезме?” – дип, кулга афиша китереп тоттырды ул. Әлбәттә, аның мөрәҗәгатен кире какмадым, кулымнан килгәнчә ярдәм иттем. Шулай итеп безнең Мәдәният сараенда беренче тапкыр Казан артистлары татарча концерт куйдылар.

-          Бу чараларны оештыру җиңел түгелдер? Кайсы артистның кайчан килүен дә истә тотарга кирәк бит…

-          Һәр чараны оештыруның үз мәшәкате бар. Бер ай элек мин афишалар эләм, реклама бирә башлыйм. Бу юнәлештә Интернет эшебезне җиңеләйтте – социаль челтәрләрдә, төрле төркемнәрдә белдерүләр куябыз..

Артистларны каршы алып, урнаштыру, ашату-эчретү — бар да безнең өстә. Ничә мең чакрымнан килгән җырчыларны (аларның күбесе Татарстанның халык артисты исемен йөртә бит әле) хостелларга гына урнаштырасы килми. Кунакханәләр хуҗалары белән сөйләшеп, бераз ташлама ясап, кунакларны җайлы бүлмәләргә урнаштырам.

Графикка килгәндә, кайсы артситның кайчан килүе бер ел алдан билгеле. Гадәттә, февральдә Салават, мартта Данир Сабиров, Гузел Уразова киләләр. Апрельдә “Дуслык күпере”, ә көзен “Татарча солянка” концертлары уза. Башка артистлар килергә теләк белдерәләр икән, аларга да вакыт һәм урын табабыз. Килсеннәр генә!

-          Ә самарлылар кайсы җырчыга күбрәк йөри?  

-          Бу сезон концертларында иң күп тамашачы җыйган Әнвәр Нургалиев булды.  Көзен аның концерты аншлаг белән узып,кайбер тамашачыларыбызга хәтта билетлар җитмәде.

Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Гүзәл Уразовага да халык күп җыела. Репертуарлары, тавыш-моңнары белән аерылып торган һәр артистның үз тамашачысы бар.

- Сезнең үзегезнең яраткан артистыгыз бармы?

- Арадан берсен генә аерып әйтә алмыйм, барысын да бертигез күрәм.. Һәркайсы үзенчәлекле, сәләтле. Тормышта барысы да йомшак күңелле, ачык кешеләр. Артистлар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Күбесенең гаиләләре белән таныш, аралашып яшибез. . Концертлар арасында да шалтыратышып, бер-беребезнең хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән котлап торабыз. Еш кына Казанга туган көннәренә, бенефисларга чакыралар.

-          Ярым буш залда чыгыш ясаган артистлар самарлыларга үпкәләм китмиме?

-       Заманасы шундый хәзер,  бар нәрсә кыйбат, ә халыкның акчасы юк. Концертларга сайлап кына йөриләр. Артистлар да моны аңлый.

Әле күптән түгел генә  “Казан егетләре” төркеме булып китте. Беренче тапкыр килгәнгәме, халык әллә ни күп түгел иде. Шулай да артистлар канәгать калдылар, икенче елга да киләбез, диделәр.

Халыкның  күп йөрмәвенә концертларның күп булуы да йогынты ясый, әлбәттә. Элек елына дүрт тамаша булса,  хәзер аена дүрт. Самар татарлары артистларга да таләпчән, “Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый”, — дип, концертларга сайланып кына йөриләр. Безнең халык “билдән түбән” мәзәкләрне дә яратып бетерми. Шулай да: “Сәхнә – тәрбия чыганагы булырга тиеш, “Мунча ташы”н телевизордан карасыннар”, —   диючеләр булган кебек, “Бу театрны бик яратам, чакырганыгыз өчен рәхмәт”, — дип язучылар да бар.

Кәрим Тинчурин исемендәге театрны да самарлылар яратып өлгерде. Елдан-ел аңа тамашачы күбрәк килә. Быелгы сезонда аларны хәтта ике тапкыр чакырырга булдык.  

-       Сез татар концертларын Самарның башка мәйданнарда да үткәрергә ярдәм итәсез?

-       Концертларга күбрәк кеше килер дип аларны филармониядә дә үткәреп карадык. Моннан әллә ни отмадык дип әйтер идем, 900 урынлы тамаша залын көч-хәл белән тутырдык. Аренда бәясе зур. Ришат Төхвәтуллин: “Флорида апа, без килеп чыгыш ясыйбыз да китәбез. Реклама бирү, халык җыю кебек мәшәкатьләр сезне башка төшә. Яфаланмагыз, безне Киров мәйданындагы Иҗат сарае да канәгатьләндерә”, — диде. Шулай да мин аның концерытн филармониядә үткәрүебезгә шатмын.

-       Флорида ханым, Иҗат сараенда балалар өчен төрле түгәрәкләр эшләп килә. Сез алар өчен дә җаваплымы?

-       Әйе, бүген биредә “Искорки” музыкаль-хореографик, “”Акварели”,   “Академия танца” эстрада биюе ансамбльләре, “Рус халык җырлары хоры”, “Сугы һәм хезмәт ветераннары хоры” һәм башка иҗади коллективлар эшләп килә.   Аларның үз сәнгать җитәкчеләре бар. Төрле чаралар, отчет концертларын үткәргәндә генә сәхнә бизәргә, кунакларны каршы алырга ярдәм итәбез.

Быел “Остаханә” (“Мастерская”) дип аталган яшь артистлар театры эшли башлады. Ирина Сидоренко җитәкчелегендә сәнгать институтының студентлары бик матур, эчтәлекле спектакльләр куялар. Күптән түгел Мәскәүдә узган бер бәйгедән күп бүләкләр белән кайттылар, әле Венгриягә барырга җыеналар.

-       Иҗат сараенда тагын нинди  чаралар уздырыла? Эшегезнең иң кызу вакыт кайчанга туры килә?

-       Бездә көн саен диярлек ниндидер бер чара уза. Ветераннар, инвалидлар өчен , балалар спектакльләре… Анда да оештыру буенча килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәбез.

Яңа ел алдыннан утырып торырга да вакыт юк. Көненә 4-5 Чыршы бәйрәме уза.  Башка көннәрдә дә вакыт тыгыз. Конференцияләр, төрле чаралар оештырылып тора. Мәсәлән, күптән түгел  Данир Сабировның концерты узды. Шул ук көнне кече залда Чувашиянең халык артисты Вячеслав Христофоровның концерты,  конференция залында бакчачылар җыелышы билгеләнгән иде. Иртән “Задумка” балалар театры тамашасы узды. Иртән сәгать 9 дан кичке 11гә кадәр эштә идем. Һәр көнем диярлек шулай уза.

-       Гаиләгез, тормыш иптәшегез моңа ничек карый?

-       Тормыш иптәшем Камил – элеккеге хәрби хезмәткәр, хәлемә керә. Хезмәтемне ни кадәр яратканымны аңлый ул.  

Аллаһыга шөкер, көнне төнгә ялгап эшләсәк тә, балаларыбызга яхшы тәрбия, югары белем бирә алдык. Кызыбыз Юлия Самар педагогия институтының чит илләр теле факультетын “кызыл” диплом белән тәмамлады, ә улым Руслан минем эздән китеп, Самарның сәнгать институтын тәмалады. Дөрес, үз һөнәре буенча эшләми, бер оешмада менеджер вазифасын башкара. Балалар икесе дә үз гаиләләре белән яшиләр. Руслан белән киленебез Гөлназның кызлары Юлия үсеп килә. Аңа ике яшь кенә әле. Буш вакытларымда аңа багышларга тырышам. Ул да “әби-бабай” дип өзелеп тора, бездә куна калырга ярата.

с семьей

Балачакта.

маленькая Флорида с родителями, братом и сестрой

Балачакта ата-анасы, абыйсы, апасы белән.

vTWvLVqRWi8

Ире белән.

Камил хэм Флорида Локмановлар - сокланырлык гаиэ

Камил һәм Флорида Локмановлар — сокланырлык гаилә.

Камил эфэнде оныклары Юлия белэн

Камил әфәнде оныклары Юлия белән.

Жырчы Алсу Эбелханова белэн

Җырчы Алсу Әбелханова белән.

Артистлар тэркеме белэн

Артистлар төркеме белән.

Ленар Сэйфиев белщн

Ленар Сәйфиев белән.

с Ришатом Тухватуллиным

Ришат Төхвәтуллин белән.

Татар кызы бэйгесенен жюри эгъзалары

«Татар кызы» бәйгесенең жюри әгъзалары.

Татар милли оешмалар исеменнщн татар милли хэрэкэт активисты Шамил Галимов Флорида Локмановага рэхмэт белдереп, булэклэр тапшыра

Татар милли оешмалар исеменнән татар милли хәрәкәт активисты Шамил Галимов Флорида Локмановага рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшыра.

Татарстаннын халык артисты Салават Фэтхетдинов белщн

Татарстаннын халык артисты Салават Фәтхетдинов белән.

Тормыш иптщше Камил хэм кызы Юлия белэн

Тормыш иптәше Камил һәм кызы Юлия белән.

Флорида ханым Татарстаннын хэм Башкортостаннын халык артисты Айдар Галимов белжн

Флорида ханым Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов белән.

Флорида ханым тормыш иптщзше Камил эфэнде белщн

Флорида ханым тормыш иптәше Камил әфәнде белән.

Цлкэ губернаторы Николай Меркушкин Рэхмэт хаты тапшыра

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин Рәхмәт хаты тапшыра.

QMOJeMMlYEA rFXJW1NJRdI

-       Буш вакытыгыз юк та диярлек, җәен ял итәсезме соң?

-       Июньдә Иҗат сараенда мәктәп лагерьләрендә ял итүчеләр өчен төрле чаралар оештырыла.Анда Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да  катнаша. Ике көн рәттән лагерьлар ачу тантанасы уза, программаны тулысынча без әзерлибез. Былтыр, мәсәлән, урамда кызыклы квест уздырдык. Аннан балалар өчен төрле чаралар оештырабыз. Самарның курчак театры, Тольяттидан төрле коллективлар килә. Элек опера һәм балет, яшь тамашачы театрлары тамаша куялар иде, кызганыч, соңгы елларда килми башладылар.

Июльдән август уртасына кадәр ял итәм дә кабат җиң сызганып эшкә керешәм.

-       Флорида ханым, сез бит әле өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты да? Оешма уздырган чараларда актив катнашасыз, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәсез.

-       Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган чараларда гына түгел, гомумән, безнең Иҗат сараенда узган һәр милли чараларны уздыруда кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Соңгы вакытта алар күбрәк “Заря” мәдәният сараенда уздыралар. Үзебездә чаралар булып, бара алмый калганда: “Ничек үткәрделәр икән? Бар да яхшы уздымы икән?” – дип уйлап, борчылып йөрим.

-      Тамашачыларга нинди теләктә каласыз?

-       Мин аларга бик рәхмәтлемен. Финанс яктан авыр булса да (бүген иң арзан билет бәясе 500 сум тора, гаиләдән ике кеше барса 1000 сум дигән сүз бит бу) мәдәни чараларга йөрергә тырышалар.

Бинабыз күптән ремонт тәлап итә. Матур залда, җайлы кәнәфиләргә утырып, концерт белән ләззәтләнеп утырсалар миңа да, тамашачыга да яхшы булыр иде. Якын киләчәктә бу мөмкин булыр дип өметләнәм.  

Флорида Әгъләм кызы белән озак сөйләшеп утырдык. Шул вакытта да аның телефоны тынмады, әле артистлар шалтырата, әле оештыручылар. Әле Иҗат сарае хезмәткәрләре кереп, теге яки бу сорау буенча киңәшәләр. Флорида ханым барысына да тыныч кына җавап бирә, җентекләп аңлата. Ябык кына, кечкенә буйлы бу ханымның ташып торган энергиясенә, булдыклыгына, килеп чыккан мәсьәләләрне тиз арада чишә алуына хәйран калырлык. Ул юкка гына төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булмагандыр шул. Бүләкләр арасында өлкә Губернаторының, Губерна Думасы рәисенең, өлкә сәнгать, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте департаментының  Рәхмәт хатлары бар.  Милли чаралар, концертлар узган саен да оештыручылар, милли оешмалар җитәкчеләре  Флорида ханымны сәхнәгә чакырып рәхмәт сүзләре әйтәләр, бүләкләр тапшыралар. 

Артистлар да, тамашачылар да милләттәшебезне ярата, хөрмәт итәләр. Аларның күбесе үз итеп, аңа Флорида апа дип кенә дәшә. Әнә Халыкара хатын-кызлар көненә карата да аны чәчәкләргә, котлауларга күмгәннәр. “Сез киң күңелле, иң ягымлы кешеләрнең берсе. Олы йөрәгегез бөтен кешеләрне җылыта ала”, “Сез миңа үземнең апам кебек якын! Барлык Самара татарлары исеменнән мең-мең рәхмәт әйтәм. Сез безнең йолдыз! Һәрвакыт шулай балкып, безгә шатлык өләшеп торыгыз!..” диелгән аларда.

Быел Флорида Әгъләм кызы Локманова шундый матур теләкләрне, йөрәккә үтеп керерлек сүзләрне күп ишетер әле. Моңа берничә сәбәб бар. Аның Иҗат сараенда администратор булып эшли башлавына 30 ел, ә үзенә 65 яшь тула икән. Без дә Флорида ханымны бу вакыйгалар белән чын күңелдән котлап иң изге теләкләребезне юллыйбыз!

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 1 (22), январь — март, 2019 ел.

Просмотров: 1317

Комментирование запрещено