«Әбиемнең серле сандыгы”

XXSZVz0SRaAСерле сандык, матур сандык,
Кызыктыра мине күптәннән.
Әйдә карыйк, ниләр калган икән
Истәлеккә безгә үткәннән.

Декабрьнең соңгы шимбәсендә Сызранның 18-нче модуль китапханәсе “Ак калфак” оешмасы, “Мирас” фольклор ансамбле белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә үткәрде.

Кичәнең төп өлеше татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте.

- Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син,
Ничек итеп көн иткәнен:
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен…

Әби-бабаларыбызның мирасы… Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләрдәме, әкият итеп сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугалары бизәлгән, Сабантуй колга-баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргаеп яткан сөлге-тастымыллардамы?

- Хөрмәтле дуслар! Бүгенге кичәгә җыйналуыбызның максаты — вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбызны алып халыкка күрсәтү, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү, — менә шундый тирән мәгьнәле сүзләр белән милли рухта “Ак калфак” җитәкчесе Гөлнара апа Дәүләтшина башлап җибәрде бәйрәм чарасын. “Ак калфаклылар” яшь вакытларын искә алып, кич утырганда уйнала торган уеннарны искә төшереп күңелле итеп сөйләделәр.

Әнүзә апа Мостакаева, үз чиратында, мөселманнарның сандык төбендә яткан изге китабы “Корьән”нең урыны һәм әһәмияте турында тәфсилләп аңлатты.

Әни һәм әбиләре белән килгән балалар сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлы-биюле уен уйнадылар.

Музыка тәрбиячесе Рәсимә апа Әхмәтова “Әбием күзлек кия”, “Әбием-әбекәем” дигән җырларны балаларга күңел түрләренә кертеп куйды.

Рәхимә апа Мамаделеева үзенең яшь чакларын искә алып, әби-бабайлары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, матур теләкләр теләде.

“Мирас” халык фольклор төркеменең мөнәҗәт әйтүе һәм “Әңкәмнең догалары”, “Фазыл чишмәсе”, “Шәл бәйләдем” җырлары белән үрелеп барды. Кичәнең дәвамында Рөстәм абый Туктаров баянда уйнады, оста уенчының моңлы коралы авазлары милли рухны тагын да баета төште.

Чараның иң күңелле мизгеле түгәрәк өстәл артында үтте: апаларыбызның үзләре пешереп килгән татар халык ризыкларын, сый-хөрмәтен татып, шатланып иске елны озатып.

Яңа Юлбарыс елына яхшы өметләр баглап, озак кына сөйләшеп, серләшеп утырдык. «Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын», — дигән теләкләр белән китапханәче Гөлсем апа Сәлихова чараны йомгаклады. Үткән бәйрәм барыбызга да кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.

Матур очрашулар дәвамлы булсын, барыгыз да сау-сәламәт булыгыз.

CX68nOKQlZM11jGfsRcgJ6ME oQ1OS86TrUU11 oRCh1tbDY1U11 vEkhFh6HEOo XXSZVz0SRaA


Лилия ДӘҮЛӘТШИНА.

Сызран шәһәре.

Просмотров: 722

Один комментарий

  1. Эфэрин Гульнара ханум Сез булдырасыз Яна ел белэн