Әдәби-музыкаль кичәгә рәхим итегез! (АУДИОЯЗМАЛАР) / Приглашаем на литературно-музыкальный вечер! (АУДИОЗАПИСИ)

30952721Әгәр исән булса, Татар­станның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып, озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, Ульян өлкәсенең Димитровград (Мә­ләкәс) шәһәрендә яшәгән һәм иҗат иткән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровка 16 февральдә 80 яшь тулыр иде.

Самар өлкәсенең татар җә­мәгатьчелеге шушы уңайдан 18 февральдә 11 сәгатьтә Са­марның Пушкин исемендәге Тимерюлчылар мәдәният йор­тында (Лев Толстой урамы, 94 йорт) әдәби-музыкаль кичә уздыра.

Казаннан, Нурлаттан, Ульяновскидан, Димитровградтан, башка күрше шәһәрләрдән, рай­оннардан күпсанлы кунак­лар, Гакыйль Сәгыйровның ба­тырлыгына һәм иҗатына мө­киббән кешеләр — язучылар, ша­гыйрьләр, җырчылар ча­кырыла.

Бәйрәмдә юбиляр турында истәлекләр, аның шигырьләре яңгыраячак. Профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар Гакыйль Сәгыйров шигырьләренә язылган җырларны башкарачак­лар, шагыйрьнең китаплары, ясаган рәсемнәре, аның Биккол авылы музеендагы экспонатлар күргәзмәсе булачак.

Барыгызны да шушы матур шигърият һәм җыр бәйрәмендә катнашырга чакырабыз. Керү бушлай.

Тимерюлчылар мәдәният йортына Стадион “Динамо” тукталышына кадәр 5Д, 37, 119 санлы автобусларда, Алабин музее (Красноармейская урамы) тукталышына кадәр 11, 34 санлы автобусларда һәм 1, 3, 22 санлы трамвайларда барырга мөмкин.

Сезне көтеп калабыз! Рәхим итеп килегез, күңелегезгә зур рухи байлык алып китәрсез.

Белешмәләр өчен теле­фоннар: 8-917-156-60-49; 8-917- 106 -88-07; 8-927-735-88-17.

Оештыру комитеты.


ГАКЫЙЛЬ СӘГЫЙРОВ ТУРЫНДА АУДИОЯЗМАЛАР («ТАТАРСТАН» РАДИОСЫ)/ АУДИОЗАПИСИ О ГАКИЛЕ САГИРОВЕ (РАДИО «ТАТАРСТАН»)

Гакыйль Сә­гыйровның 2006 елда Татарстан радиосының “Пар канатлар” тапшыруы хәбәрчесе бе­лән булган әңгәмәсен тәкъ­дим итәбез. Бу тапшыру үткән 2017 елның июль чыгарылышларының берсендә кабатлап яңгыратылды:

20 февральдә, сишәмбе көнне, 11 сәгать 10 минутта Гакыйль Сәгыйровны гомер буе тәрбияләгән туганнары — энесе Наил, хатыны Ха­лидә, аларның уллары турында Татарстан радиосында “Пар канатлар” тапшыруы янә эфирга чыгачак. Бу тапшыруны туры эфирда һәм «Пар канатлар» архивында тыңлап була. Шулай ук “Самар татарлары” интернет-сайтында да яңгыратабыз:


* * *

18 февраля в 11.00 в ДК Железнодорожников им. А.С. Пушкина (г. Самара, ул. Льва Толстого, 94) пройдет литературно-музыкальный вечер, посвященный 80-летию татарского поэта и художника, человека трагической и героической судьбы, нашего земляка Гакиля САГИРОВА.

Приглашаем всех желающих на мероприятие!

Оргкомитет.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Яшәү яме байлыкта түгел, мәхәббәттә… (АУДИОЯЗМАЛАР)

* * *

“Шатланам мин җырлар булып калуыма…”(Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән җырларның КЛИПлары)

* * *

Оргкомитет обсудил ход подготовки к юбилею Гакиля Сагирова в Самаре

* * *

Алда – юбилейлар, зур милли чаралар / В памяти народной

* * *

Ветер жизни

* * *

Рисунки Гакиля Сагирова

* * *

«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

* * *

Барысы да үз кулыбызда! / Пока мы помним, мы живем

* * *

Гакыйль Сәгыйров турындагы китап рухландыра

* * *

Разил Вәлиев: «Гакыйль Сәгыйров — татар халкы тарихында мәңгелеккә калырга тиешле шәхес, мәңгелеккә калырга тиешле иҗат»

* * *

Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә (ВИДЕО)

* * *

Яңа Усман авылында Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар / Сильный духом поэт и художник

* * *

Гакыйль Сәгыйровны онытмыйбыз! (ВИДЕО)

* * *

В Камышле прошла презентация книги «Гакиль Сагиров. Про себя и все о нем» / Камышлылылар Гакыйль Сәгыйров иҗатына гашыйк

* * *

Гакыйль Сәгыйров гел безнең күңелдә

* * *

“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”

* * *

Гакыйль Сәгыйровның “Буранлы кичтә” хикәясе

* * *

Болгар радиосының «Яшәү яме» тапшыруы Гакиль Сәгыйровка багышланды (АУДИОЯЗМА)

Просмотров: 2593

4 комментариев

  1. Игътибар! Техник сәбәпләр аркасында Гакыйль Сәгыйровны гомер буе тәрбияләгән туганнары (энесе Наил, хатыны Ха­лидә, аларның уллары) турындагы Татарстан радиосында “Пар канатлар” тапшыруы 13 февральдән 20сенә күчерелә.

  2. Аудио язма эчен ЗУР рэхмэт.!!!!

  3. Сайт администрациясе / Администрация сайта в пишет:

    ГАКЫЙЛЬ СӘГЫЙРОВ ТУРЫНДА АУДИОЯЗМА («ТАТАРСТАН» РАДИОСЫ) ӨСТӘЛДЕ/ ДОБАВЛЕНА АУДИОЗАПИСЬ О ГАКИЛЕ САГИРОВЕ (РАДИО «ТАТАРСТАН»): http://samtatnews.ru/?p=113840

    • Хөрмәтле милләттәшләр!
      Сезне барыгызны да 18 февральдә, 11 сәгатьтә Самараның Пушкин исемендәге Тимерюлчылар Мәдәният йортында (Лев Толстой урамы, 94 йорт) үтәчәк каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрьһәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакырабыз. Керү бушлай. Мәдәният йортына “Стадион “Динамо” тукталышына кадәр — 5Д, 37, 119 санлы автобусларда, ә “Алабина музее” (Красноармейская урамында) тукталышына кадәр 11, 34, 53 санлы автобусларда һәм 1,3,16, 22нче трамвайларда бара аласыз.
      2006 елда “Татарстан радиосы”нда “Пар канатлар” тапшыруында Гакыйль Сәгыйров белән әңгәмәне быел июльдә эфирда яңадан яңгыратулары өчен тапшыруның авторы Рәзим Нуруллинга һәм аны әзерләүчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең “Самара татарлары” интернет-порталында эшләүчеләргә һәм бу тапшыруны сайтка урнаштырырга ярдәм итүчеләргә дә рәхмәтле без.
      Мин үзем бу тапшыруны күз яшьләрем аша кабат-кабат тыңладым. Гакыйль белән яңадан очрашкандай булдым, аның акыллы сүзләрен ишетеп, тыңлап хозурландым. Мең рәхмәт сезгә.
      Хөрмәтле милләттәшләр, мин сезгә мөрәҗәгать итәсем килә. Әгәр сездә Гакыйль Сәгыйров турында аудио һәм видеоязмалар булса, “Бердәмлек” газетасының электрон адресына (berdem@bk.ru) җибәрсәгез иде. Ә “Татарстан радиосы”ның “Пар канатлар” тапшыруын интернет аша да тыңларга мөмкин.
      Сезне ихтирам итеп “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Гакыйль Сәгыйров турында китап авторы Рәфгать Әһлиуллин.