Сәләтлеләргә укырга керү җиңелрәк булачак

Сәләтлеләргә укырга керү җиңелрәк булачакИке елдан Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибе үзгәрәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елдан студентларны сайлап алганда бердәм дәүләт имтиханын гына түгел, ә башка өлкәләрдәге уңышларын да исәпкә алырга ниятли.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә генә таянып, уку йортына кабул итү дөрес түгел дигән фикерләр күптәннән яңгырый. Бу тәнкыйтьләргә колак салып, алдагы елларда “портфолио” системасына күчәргә җыеналар. Күп кенә алдынгы илләрдә бу практика күптәннән файдалана. Спортта, сәнгатьтә, музыкада һ.б өлкәләрдәге уңышлары өчен укучыларга билгеле бер күләмдәге баллар өстәләчәк.

Әлегә баллар ни рәвешле исәпләнәчәге төгәл билгеле түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмәләрнең чикләрен билгелиячәк, ә югары уку йортлары җитәкчелеге исә баллар системасын үзе кабул итәчәк.

2015 елны чыгарылыш сыйныф укучыларын башка яңалыклар да көтә. БДИ нәтиҗәләренә шулай ук аттестатның уртача баллын кертү карала. Моннан кала мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр иткәнчә, барлык гуманитар-социаль предметлар буенча имтиханнар тапшырганда “телдән сөйләү компоненты” да өстәләчәк. Шул рәвешле укучының сөйләм дәрәҗәсен, үз фикерләрен җиткерергә сәләтлеме-юкмы икәнне ачыклау күздә тотыла.

intertat.ru

Просмотров: 977

Комментирование запрещено