«Җырларым — минем даруым» (ВИДЕО)

image

Зәкия БӘШӘРОВА.

1933 елның 13 декабрендә Нәгыйм ага белән Зәрига апа гаиләсендә   беренче балалары — кызлары туа. Анарга Зәкия дип исем бирәләр.  Соңрак гаиләдә тагын өч кыз бала дөньяга килә.

Кечкенә Зәкия 3-4  сыйныфта укыганда ук инде  үз Йолдыз авылының сәхнәсендә җырлый башлый. 5 сыйныфны ул Камышлы авылы мәктәбенә чабатадан йөреп тәмамлый. 6 сыйныфка укырга бармый. Әнисенең кул арасына кереп, фермага эшкә китә.

1955 елның жәендә җиткән кыз авылдашына — оста тальян гармунчысы Жәгьфәр абый Бәшәровка — тормышка  чыга. Яшьләр никах укытып, гөрләтеп туй уздыралар.  Якты, матур дөньяга биш бала - Фаил, Резедә, Рәмзия, Сиринә һәм Фидаил — аваз салалар.

Бүгенге көндә уллары Фаил гаиләсе белән Камышлыда яши, кызлары Резедә — Зирекле авылында, Рәмзия гаиләсе белән — Казахстанда, полиция хезмәткәре, майор Сиринә — Камышлыда, полиция хезмәткәре, прапорщик (хәзер инде лаеклы ялда, автобус йөртүче булып эшли) Фидаил гаиләсе белән — Яр Чаллыда.

Зәкия апа — Камышлы театрының һәвәскәр артисты, авылыбызның моңлы җырчысы. Үз балаларын да җырга-моңга гашыйк итеп үстергән ул.

Күп еллар уңган ханым тормыш иптәше белән бергәләп йомшак итеп киез итекләр бастырып, аларны сатып, көн күрделәр. Минем әти-әни дә һәрвакыт Бәшәровлардан итекләр бастырттылар. Балачакта әниемнең миңа кечкенә генә йомшак баскан киез итек кидергәне бүгенгедәй хәтеремдә. Гаиләбездә сигез кеше иде: биш бала, әти-әни һәм әби. Барыбыз да алар баскан итекләрдән йөрдек, ул вакытта кибетләрдә кышкы аяк киемнәре әллә-ни юк иде бит. 

Йолдыз авылының колхозы тарала башлагач, күп кенә гаиләләр Камышлыга, күрше авылларга һәм районнарга күченеп китә башлыйлар.  1986 елны мәктәп тә ябыла һәм Жәгьфәр абый  белән Зәкия апа Бәшәровларның гаиләсе Камышлыга килеп урнаша.   1996 елда  гаилә башлыгы, балалар атасы, оныклар бабасы  бик каты авырудан якты дөньядан бакыйлыкка күчә.  Тормыш иптәше Зәкия апа, биш баласы, уннан артык оныгы бу кайгыны бик авыр кичерә.

Безгә шундый матур үрнәк булып, тагын озак еллар иминлектә, байлыкта, сау-сәламәт булып яшәргә язсын сиңа, Зәкия апа.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1678

Комментирование запрещено