Сызрань мөселманнары беренче тапкыр уздырган “Хәмитов укулары”нда Абдулхак Хәмитов истәлегенә фильм төшергә карар кылган. Бу хакта җирле татарларның “Туган тел” мәдәни үзәге хәбәр итә.
- Абдулхак Хәмитов - Сызрань каласында 1990 елда беренче мәчет салдыручыларның берсе. Ул узган ел, 94 яшендә вафат булган иде.
“Хәмитов укулары”нда автономиягә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышканнар. Абдулхак Хәмитов истәлегенә фильм төшерергә карар кылынган. Шулай ук, Сызрань мөселманнары өчен күп эшләр башкарган шәхес исемен истәлек тактасы белән мәңгеләштерергә планлаштырыла.
КОНТЕКСТ:
В Сызрани состоялись «I Хаметовские чтения» (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1008


