«Бердәмлек» газетасыннан, 3 октябрь, 2020 ел

i

 

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Әнәс Шакир улы Субеевка 7 октябрьдә 90 яшь тула.

Әнәс Шакир улы 1930 елда мулла гаиләсендә туса да, эшләп үсә. 14 яшендә “За доб­лестный труд в Великой Оте­­чественной войне” медале белән бүләкләнә. Армия хезмәтенә алынгач, өч ай буе Саратов өлкәсенең Татищево станциясендә яшь солдат курсларын уза, аннан Германиянең Галле шәһәренә җибәрелә. 1951 елда 55 яшендә әнисе үлеп китә. Әтиебез ерак герман җиреннән әнисен җирләргә кайта алмый.

Хезмәттән кайтканнан соң, колхозда эшли, яңа өй сала. 23 яшендә Үрнәк авылының гүзәл кызы Галия Әхмәтсәгыйрь кызына өйләнеп, матур гаилә корып җибәрә. Әти белән әни безне – биш баласын үстереп, аякка бастырып, яхшы тәрбия бирделәр. Алланың рәхмәте яусын! Алар безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торалар. Хәзер инде без барыбыз да лаеклы ялда булуга карамастан, эштән туктамыйбыз.

Галия, Җәүдәт һәм мин, Әминә, үз гаиләләребез белән Похвистнево районының Подбельск авылында яшибез. Әлфия — Самарада, ә кече энебез Рафат, кызганычка, 45 яшендә вафат булды.

Бүгенге көндә әби-бабай­ның сигез оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Без туган йортта зур табын артында еш җыелабыз. Озатканда әти белән әни, изге догалар укып, капка төбендә кул болгап калалар. Ул чакларда Әнвәр Нургалиевның җыры искә төшә:

“Әти янында әни бар,

Әни янында – әти”.

Кадерле әтиебезне олы юбилее белән, әниебезне узган 88нче туган көне белән һәм аларның бергә тормыш итүләренә 65 ел тулу уңаеннан котлыйбыз!

Тормышлары катлаулы булуына карамастан, әти белән әни гомер буе бер-берсенә юл куеп, хөрмәт итеп яшиләр. Аларга чын күңелдән исәнлек-саулык, хәерле гомер, тыныч картлык телибез, укыган догалары кабул булсын иде. Балаларыгызның, онык­ларыгызның игелеген кү­реп, бәхеткә күмелеп, озак яшәргә насыйп булсын сезгә! 

Барлык балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, онык-оныкчыкларыгыз исеменнән кызыгыз Әминә.

* * *

Похвистнево районы,

Нугай авылы

Рушания Мөхтәр кызы

Сафиуллинага — 50 яшь!

Кадерле кызым, киленем, кодагыебыз, әниебез һәм әбие­без! Сине ихлас күңеле­без­дән юбилеең белән чын кү­ңел­дән котлап, корычтай нык сәламәтлек, күңел ты­нычлыгы, гаилә шатлыгы, кай­гы-хәсрәтсез көннәр, ак бә­хетләр, балаларыңның һәм онык­ларыңның күңел җылысын то­еп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Аллаһ насыйп итсен. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Котлы булсын олы туган

                                         көнең,

Зур шатлыклар каршы

                                алсыннар.

Әгәр булган булса борчуларың,

Үткән тормышыңда

                                 калсыннар.

Күз нурыңны бирдең безнең

                                             өчен,

Йөрәк җылың булды гел

                                        юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач.

Тормышыңның иң ямьле чагы,

50 яшь – ул бик аз әле!

Алда әле – күпме шатлык,

Күпме бәхет, күпме наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле –

Туктап бер җырлап алу,

Үткәннәргә шөкер итеп,

Киләчәккә юл салу!

Иң изге теләкләр белән әти­ең, әниең, инәкәең, кода­гый­ла­рың, кызларың, кияүләрең, улың һәм оныкларың.

* * *

Гайсаров на 3 октябряПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Исмәгыйль Әбүбәкер улы

Гайсаровка — 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, киявебез, кодабыз, туганыбыз! Сине юби­леең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юл­ыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!

Сөеклебез, безнең өчен

Изгенең изгесе син.

Бәхетләрне чагылдырган

Вөҗданның көзгесе син.

Яшәү шатлыгы син безнең

                                           өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гөрләп үтсен синең гомерең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык кына китерсен.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәридә, кыз­­ларың Айсылу, Гүзәл, ки­яү­ләрең Илдар, Ренат, онык­ларың Гөлнас, Данияр, Әмилә, әбиең Рәйсә, кода-ко­да­гый­ларың Рифхать — Әл­фия, Равил — Руфия һәм барча туган­нарың.

* * *

??????????????Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Мөгаззәмә Бәкер кызы

Гарифуллинага – 80 яшь!

Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче – ул әни. Безне, кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әни, әти, сезгә бурычлы.

Әниебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлап, тән сихәтлеге, саулык, иминлек телибез. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.

Бәхетле кешегә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгаеп,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Быел безнең әнинең дә

Юбилее — сиксән яше.

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Балачактан әниебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әти белән тормыш корып,

Өч бала сөеп үстергән.

Син булганда без бәхетле,

Туган йортыбыз исән.

Ялгышмабыз, син ул, әни,

Безнең терәгебез, дисәк.

Ә без сиңа озак еллар

«Әни» диеп сөеп дәшик.

Балаларың, оныкларың

Белән бергә гөрләп яшик.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Насыйх, ба­лаларың Рузалия, Фәнис, Рушания, киявең Рафаэль, ки­ленең Инзилә.

* * *

Мөгаззәмә Бәкер кызы

Гарифуллинага!

Кадерле әбиебез! Син – өебезнең нуры, зур байлыгыбыз, тиңдәшсез хәзинәбез, олы куанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Без бабай белән синең канат астында бик бәхетле булып яшәдек. Әле бүген дә сезнең кайгыртучанлыкны тоеп гомер кичерәбез. Һәрберебез үз йорты, гаиләсе белән яшәсә дә, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз — төп йорт җылысы һәрчак безне үзенә тартып тора, чөнки анда син, кадерле әбиебез бар. Кайчан кайтып керсәң дә, колач җәеп каршы аласың, тәмле ашлар белән сыйлыйсың. Синең изге теләкләрең, хәер-фатихаң, догаларың безне саклап йөртә, мең бәладән коткара. Безгә биргән киңәшләрең, кылган яхшылыкларың өчен бик зур рәхмәт сиңа, кадерле әбиебез!

Сөеклебез! Сине чын кү­ңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көн­нәр, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен. Киләчәктә бабаебыз белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, безне сөендереп озын-озак яшәгез!

80 яшь — әле картлык түгел,

Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.

Аллаһ безгә гомер бүләк

                                       иткән,

Иман белән кирәк яшәргә.

Безгә канат, олы терәк булып,

Гөрләп яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

                                          генә

Юлдаш булсын сезгә

                             картлыкта.

Иң изге теләкләр белән оныкларың Гөлгенә, Салават гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Краснодонский урамы

Наилә Фәрәхетдин кызы

Салюковага – 45 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның каде­рен тоеп, ышанычлы дусла­рыңның барлыгын белеп, сау­лыкта-шатлыкта гомер киче­рүеңне телибез.

Чишмәдәй чылтырап көләсең,

Яшәргә көч, дәрман бирәсең.

Тормышта син безгә

                               язмыштан

Бирелгән иң олы бүләксең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илдус, улларың Аслан, Кәрим.

* * *

Наилә Фәрәхетдин кызы

Салюковага!

Кадерле әниебез, яраткан әбием! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән кот­лыйбыз һәм ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит әни безгә бик кирәк.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                   итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Изге теләкләр белән улың Инсаф, киленең Азалия, оны­гың Камил.

* * *

Наилә Фәрәхетдин кызы

Салюковага!

Кадерле кызыбыз, апабыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, озын гомер, нык исәнлек, тормышыңда зур уңышлар, бәхетле, якты көннәр, теләкләреңнең кабул бу­луын телибез. Алдагы гомер юлларыңны пар канатлы яшәп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәр.

Сәламәтлек ташламасын

                                         сине,

Һәр көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге,

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Изге теләкләр белән әти­ең Рафаэль, әниең Наирә, каен­энеләрең Наил, Ринат гаиләләре белән.

* * *

булатовПохвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Фәрид Фәйзрахман улы

Булатовка – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, кодабыз! Без сине табигатьнең иң матур чорына туры килгән истәлекле вакыйгаң – юбилеең белән кайнар тәбрик итеп, нык сәла­мәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.

Канатларын җәеп фәрештәләр

Җил давылдан сине сакласын.

Ходай Тәгалә үзе юлдаш

                                      булсын,

Юлларыңны гөлләр капласын.

Озын гомер бирсен сиңа Ходай,

Сызламасын аяк-кулларың.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык

                                           белән

Үтсен синең гомер юлларың.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен

                                              дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                         чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                     барында.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минкәүсәр, улың Рамил, киленең Диана, онык­ларың Әминә, Данияр, кода-кодагыең Ринат, Эльмира.

* * *

Фәрид Фәйзрахман улы

Булатовка!

Кадерле әтиебез, бабабыз! Без сине юбилеең белән кот­лыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, тынычлыкта, шат­лыкта яшәвеңне телибез. Исән­лек-саулык сиңа, гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың һәр­вакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Юбилейлар килеп-китеп тора,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык

                                       белән

Килеп торсын алда көткәне.

Сәламәт һәм озын гомерле

                                           бул,

Пар канатың булсын янәшә.

Балаларыңның игелеген күреп,

Гел сөенеп, көлеп син яшә.

Иң изге, якты теләкләр белән улың Равил, киленең Гөлия, онык­ларың Алсу һәм Рифат.

* * *

Фәрид Фәйзрахман улы

Булатовка!

Хөрмәтле кодабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Туган көнең — юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                 шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                       узсын -

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Изге теләкләр белән кодаң Рәфыйк, кодагыең Фәния.

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено