Китапта әхлакый сыйфатларны тәрбияләүдә, кешенең холкын һәм үз-үзен тотышын камилләштерүдә файдалы нәсыйхәтләр тупланган.
«Хозур» нәшрият йорты Имам Әбү Хәмид Әл-Газалиның «Әдәпләр» китабын татар теленә тәрҗемә итеп нәшер иттте.
Имам Әбү Хәмид Әл-Газалиның әлеге китабы нәфес һәм югары әхлакый сыйфатларны тәрбияләүдә, кешенең холкын һәм үз-үзен тотышын камилләштерүдә бик файдалы нәсыйхәтләр чыганагы, дип хәбәр итте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә.
«Биредә китерелгән әдәпләрне өйрәнү һәм гамәлдә куллану кешенең әхлагын, үз-үзе, якыннары һәм, иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга ярдәм итәр», — ди ул.
Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.
Просмотров: 875


