24 февраля председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип-хазрат Яруллин принял участие в выездном совещании, посвященном восстановлению памятной доски на новом здании Дворца спорта на улице Молодогвардейской. В совещании также участвовали главный архитектор Дворца спорта Д.Н.Орлов, председатель совета местной мусульманской религиозной организации «Самарская историческая мечеть» У.В.Илингин, президент СОТО «Туган тел» И.Г.Шакуров, руководитель национально-культурной автономии татар Самарской области А.И.Горланов, историк, краевед и инициатор установки памятного знака Ш.Х.Галимов.


24 февральдә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Самараның Молодогвардейский урамында төзелгән яңа Спорт сарае янында киңәшмә уздырды. Чарада Спорт сараеның баш архитекторы Дмитрий Орлов, Тарихи мәчетнең мөселман оешмасы рәисе Усман Илингин, “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, крайны өйрәнүче, истәлек тактасын кую инициаторы Шамил Галимов катнаштылар.
Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге Спорт сарае урынында 1913 — 1963 елларда Җәмигъ мәчете бар иде. Советлар чорында, аны һәм якын тирәдәге шәхси йортларны җимереп, Спорт сарае төзелде. Ә 2013 елның 19 октябрендә, Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгында, Спорт сарае диварына татар җәмәгатьчелеге Мемориал такта элү бәхетенә иреште.
2018 елда, иске Спорт сарае урынында яңасы төзелә башлау алдыннан, Мемориал такта алынды һәм саклауга куелды. Менә инде яңа Спорт сарае да төзелеп бетте һәм инде Истәлек тактасын үз урынына кайтару вакыты җитте. Ләкин моның өчен күпсанлы юридик таләпләрне үтәргә кирәк булып чыкты. Самара өлкәсе губернаторы ике атна элек Тарихи мәчеттә уздырган киңәшмә вакытында юридик эшләрне тизләтүне үз карамагына алырга вәгъдә итте. Аның сүзләренә караганда, Истәлек тактасы якын арада яңа Спорт сарае диварында үз урынын алачак.
Данияр СӘЙФИЕВ.
Просмотров: 929


