Галимә XX гасырда татар халык дастаннарын өйрәнүдә тоткарлыкның сәбәбен атады

Безымянный«Тоткарлык турындагы карар татар халык дастанына игътибарны киметә», — диде Гөлнирә Хөсәенова.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аерымланган структур бүлекчәсендәге халык иҗаты бүлеге аспиранты Гөлнирә Хөсәенова XX гасырда татар халык дастаннарының өйрәнелештә тоткарлык барлыкка килүенең сәбәбен әйтте.

«1944 елның 9 августында ВКП (б) Үзәк Комитетының „Татар партия оешмасының массакүләм-сәяси һәм идеологик эшен яхшырту торышы һәм чаралары“ турындагы карары дастан жанрын өйрәнүдә тоткарлыкның төп сәбәбе булып тора», — диде ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Галимҗан Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.

Гөлнирә әйтүенчә, бу документта татар тарихчылары милләтчелектә, Алтын Урда тарихын идеализацияләүдә, аны бизәп күрсәтүдә, әдәбият белгечләре «Идегәй» эпосының «хан-феодальлеген» популярлаштыруда гаепләнә. «Бу карар татар халык дастанына игътибарны киметә», — диде ул.

«Соңрак, әлеге вазгыятьне бәяләп, фольклорчы Владимир Чичеров: „Идел буенда, мәсәлән, 1944 — 1945 еллардагы ‚Башкортстанда һәм Татарстанда идеологик эшнең торышы‘ турындагы карарлардан соң эпосны җыю һәм өйрәнү бөтенләй туктатылды диярлек“, — дип яза. Һәм, чыннан да, бу карарның халык эпосын фәнни яктан өйрәнү җәһәтеннән тискәре роль уйнавы сер түгел», — диде галимә.

Гөлнирә Хөсәенова татар дастаны үзенең темасы, сюжеты, мотивы, идеясе, сәнгати башкару, типологиясе, яшәү һәм таралу рәвеше милли традицияләргә, шул ук вакытта гомумтөрки борынгы һәм урта гасыр көнчыгыш әдәбиятына, фольклорына нигезләнгән гомумтөрки эпосына таянуын әйтте.

«Татарларда эпос гасырлар дәвамында язма мәдәният һәм ислам йогынтысында формалашкан. Татар эпосын өйрәнүнең башлангыч этабында татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов зур роль уйный. Ул татар фольклористикасында дастан жанрына багышлап беренче фәнни эш яза, әлеге жанрдагы әдәбият һәм фольклорны теоретик өйрәнүгә юл сала», — диде галимә чыгышында.

Гыйльми чараны институтның татар әдәбияты кафедрасы оештырды. Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм гомуми һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Конференциядә Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан (Каракалпакстан), Башкортстан, Татарстанның яшь галимнәре белән беррәттән, республиканың 8-11 класс укучылары да чыгыш ясады.

Конференция галим, мөгаллим, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланды. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 601

Комментирование запрещено