13 августа жители Мулловки отпраздновали юбилей села — 220 лет.
Торжественную часть открыл староста села Салюков Р.Г., чествовали юбиляров, молодоженов, артистов художественной самодеятельности.
Концертная программа была разнообразна. Свое мастерство и песни подарили гость программы Ренат Рахматуллин, ансамбль «Хыял», танцевальный коллектив «Тамчи», Узбекова Р., Имангулова Ф., Давлетбаева А., Абдряшитова Ф., Чипчиков И., Чубуков С. и многие другие.
Работала ярмарка. Проводились мастер-класс по повязыванию платков. Руководитель клубного объединения «Волшебный сундучок» Голованова Н.В. провела мастер-класс по плетению кукол. Дети с удовольствием плели себе куколок, проявляя свои творческие способности. Очень радует, что в каждом селе дети интересуются историей народных кукол.
Праздник прошел ярко и феерично. Выражаем благодарность всем участникам, спонсорам за прекрасный праздник.
СДК с.Мулловка.
Елховский район.
***
13 августта Елховка районы, Мулла авылының 220 еллык юбилеена багышланган бәйрәм узды. Чараның тантаналы өлешен авыл башлыгы Рафаэль Салюков башлап җибәрде. Аннан соң авылның олы яшьтәге юбилярларын, озак еллар бергә яшәгән һәм яңа гына никах укыткан яшь гаиләләрне котладылар. Авылыбызның иң зур «стажлы» гаиләләре арасында — 65 ел бергә гомер иткән Ислам һәм Гөлсирә Фәхретдиновлар, 55 ел буе кулга-кул тотынышып баручы Габделхак һәм Рәйсә Вәлитовлар, ярты гасыр элек никахлашып бүгенге көнгә кадәр пар алмадай гомер итүче Наил һәм Әлфия Фәткулловлар бар.
Зур тырышлык белән әзерләнгән бәйрәм концерты һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Махсус чакырылган артист Ринат Рәхмәтуллин, “Хыял” ансамбле, “Тамчы” бию коллективы, Рауза Үзбәкова, Фәния Имангулова, Алисә Дәүләтбаева, Фәүзия Абдрәшитова, Илдар Чипчиков, Сергей Чубуков һәм башкалар кунакларга матур җырларын һәм дәртле биюләрен, ә Гөлшат Әхмәтова һәм шагыйрәбез Гөлсирә апа Фәхретдинова шигырьләрен һәм матур хатирәләрен бүләк иттеләр.
Көн буе ярминкә гөрләп эшләп торды. Асыл затлар яулык бәйләү буенча осталык дәресендә бик теләп катнаштылар. «Тылсымлы сандык» оешмасы җитәкчесе Наталья Голованова төрле материалдан курчак ясау буенча мастер-класс уздырды. Бу шөгыль балаларга аеруча ошады. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен кулланып, рәхәтләнеп үзләре теләгәнчә курчаклар ясадылар. Балаларның борынгы халык уечыклары тарихы белән кызыксынуы бик куандыра. Шулай ук бәйрәм программасында көрәш бәйгесе дә каралган иде. Анда 38 килограммга кадәр балалар көч сынашты. Айдар Галимов авылыбызның яшь батыры титулына лаек булды.
Кунаклар тамак ялгап ала алсын өчен шашлык, өчпочмак-пәрәмәчләр, лимонад-соклар һәм башка тәм-томнар сату да оештырылган иде.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Авылдашлар да, килгән кунаклар да бик канәгать булып, бәйрәмне авыл Сабан туе дип атадылар һәм юбилей тантанасын оештыруда катнашкан барлык авыл халкына һәм иганә-челәргә зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
Мулла авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1047
Мулловка — МОЛОДЦЫСпасибо всем ,организаторам, спонсорам и участникам!!! Вы большие (повторюсь) МОЛОДЦЫ, что в такие, как бы в серые будни, устроили такой уютный, тёплый праздник для всех .. Честь и хвала