“Яшьләргә тәүфыйк-һидәят сорыйм”

1763733041312Татар әбиләре бигрәк сөйкемле дә инде! Матур яулыгын бәйләп куйган, озын күлмәген кигән бу ханымнарның нурлы күзләре, ачык йөзе, тәмле сүзе, тыйнак елмаюы һәркемне үзенә җәлеп итә алырлык.

Менә Елховка районының Тупли авылында яшәүче 78 яшьлек Зәйтүнә әби дә нәкъ шундый. Йомшак тавышлы, ягымлы, тыйнак холыклы, сабыр бу ханым үзенә әсир итүче бер җылылык бөркеп тора. Аның акыллы, зыялы булуы сокландыра.

Әңгәмәбезне аның балачак, яшьлек елларыннан башладык.

Тупли авылында туып-үскән Зәйтүнә Минегали кызы Хөснуллинаның кечкенә чаклары бик авыр үткән.

“Мин сигезенче сыйныфны тәмамлаган гына идем, озак вакыт авырган әнием Галия 58 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Әтием дә чирли иде. 19 яшем тулгач, ул да вафат булды, — дип сөйләп китте Зәйтүнә апа. – Әни үлгәч, әтиебез безне берүзе тәрбияләде. Әби-бабайларым юк иде, алар әле ачлык елларында бакыйлыкка күчкәннәр.

Без биш бала үстек. Ә барлыгы унөч булган, калганнары тиф авыруыннан үлгәннәр.

Гаиләдә мин иң кечесе. Апаларым кияүгә киткәч, әтием белән икәү генә калдык.

Эшләп үстем мин. Сыер саварга, ризык пешерергә, икмәк салырга, бәрәңгесен чәчәргә, утарга, бәбкәләрне үстерергә – авылда эш бетмәслек бит инде ул. Әтине дә ашатып, карап торырга кирәк.

Буем җитмәгәч, урындыкка басып камыр җәя, казанда аш пешерә идем.

Ризык, киенү ягы да начар бит инде. Армиягә киткәнче абыем бер ел буе әти белән әни янында эшләде. Өчесенә бергә 4 капчык арыш биргәннәр иде шунда. Шуңа яшәп кара менә!

Ачлык елларында әти-әнием, Донбасска барып, шахтада да эшләгән булганнар.

Әтием авылда тегермәнче иде. Бик башлы, акыллы кеше. Бернинди сызымсыз (чертеж) Березовка, Тупли, Яңа Буян авылларында, Елховкада тегермәннәр салган ул! Әнием башта колхозда бозаулар карады, аннары әти белән бергә тегермәндә көч куйды.

Сигез сыйныфны бетергәч, беркайда да укый алмадым мин. Колхозда төрле эш башкардым. Ә 19 яшемдә кияүгә чыккач, тормыш иптәшем белән Олы Черниговкага күчеп киттек. Анда өч балабыз туды: Нәбиулла, Халидә, Зөлфия. Тик ирдән уңмадым шул, 13 ел яшәгәч, аңардан аерылырга туры килде”.

Нужалы балачак кичергән Зәйтүнә апага үз тормышында әле күп авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килә. Икенчегә кияүгә чыккач, алты елдан соң хәләл җефете вафат була. Өч баласын калдырып, кызы Халидә якты дөнья белән хушлаша. Ә үзенең коронавирус белән чирләгәндә үпкәләре 95 процентка зарарланган була!

Олы Черниговкада Зәйтүнә ханым сыер савучы, икмәк пешерүче, кондитер булып эшләгән. Анда 40 ел гомер кичергәннән соң туган авылы — Туплигә әйләнеп кайткан.

Сәламәтлеге инде шактый какшап, ике таякка таянып йөрсә дә, ашарына да үзе пешерә, бакчасында яшелчәләр дә чәчә һәм әле төрле кул эшләре белән шөгыльләнә.

Аеруча чигүне ярата икән ул. Аның чигешләр белән тулган өе әкияттәге бер өйне хәтерләтә. Диварларында кошлар, җиләкләр, төрледән-төрле чәчәкләр сурәтләнгән паннолар күз явын алырлык, чиккән тышлы мендәрләре — үзенә бер искиткеч күренеш. Ул кулъяулыклары, ул алъяпкычлары. Зәйтүнә апаның осталыгына исләрең китәр!

Үзенә заказлар да күп бирәләр икән. Авыл клубына — паннолар, Сабан туена чиккән сөлгеләр кирәксә дә, аңа мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук ул чигешләрен авылдашларына, туганнарына бүләк итә. Бертуганнарының балалары аларны Ленинградка, Эстониягә кадәр алып киткәннәр.

1763733041312

“Чигү чигәргә безне әле мәктәптә укыганда өйрәткәннәр иде. Аннары моның белән чын-чынлап мавыгып киттем. Үзем генә яшәгәч, башка күңелсез уйлар керә бит ул. Чигү, бәйләм алардан арынып торырга булыша, җанымны тынычландыра”, — ди әңгәмәдәшем.

1763732923915

Зәйтүнә апа махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә дә үз өлешен кертә бит әле! Ул бер тапкыр солдатларга оекбашлар бәйләгән булган инде. Хәзер дә менә аларга чиккән кулъяулыклар, 13 пар оекбаш биреп җибәргән.

“Былтыр күп бәйли алмадым шул, йоным аз иде. Ә быел авылдашым Мәрьям бер капчык йон кертте, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә. Шушы оекбашлар ир-егетләребезнең аякларын гына түгел, күңелләрен дә җылытсын иде. Алар өчен йөрәк әрни бит”, — ди язмам герое.

Зәйтүнә ханымның өе матурдан-матур чигешләрдән генә түгел, изге догалардан да нурланып тора. Менә инде 50 яшеннән алып, биш вакыт намазын, уразасын калдырмый ул.

Әти-әнисе бик дини, бу яктан гыйлемле булганнар. Балаларына кечкенәдән Ислам нигезләрен өйрәткәннәр. Алар инде балачактан ураза тота торган булганнар.

Зәйтүнә апа әтисеннән тирән дини белем алып калган. Олы Черниговкада яшәгәндә остабикә буларак мәҗлесләрдә укып йөргән ул.

Авыр тормыш юлын үтсә дә, милләттәшебез үзен бәхетле кеше дип саный, чөнки аның балалары акыллы, тәүфыйклы кешеләр булып җитлеккәннәр. Әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтәләр, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Зәйтүнә апа – бай әби бит әле. Аның 7 оныгы һәм 11 туруны (правнук) бар! Иң зур туруны инде институтта укыса, иң кечесенә әле бер яшь кенә тулган.

“Эшләп, тырышып, мал табып, өч баламны берүземә тәрбияләргә туры килде. Раббыма рәхмәтлемен — лаеклы кешеләр булып үстеләр алар. Мин үзләреннән бик канәгать, карыйлар, ярдәм итәләр. Икесе дә Олы Черниговкада яшиләр. Улым газ хуҗалыгында эшли, кызым – икмәк пешерүче.

Оныкларым да, әлхәмдүлилләһ, тәртиплеләр, шалтыратып, хәлләремне беләләр, кунакка кайталар, булышалар”, — дип шатланып сөйли иң якын кешеләре турында Зәйтүнә ханым.

Балалары, оныклары ерак торгач, әлбәттә инде, аның янына алай ук еш кайтып йөри алмыйлар. Шуңа күрә Зәйтүнә апа социаль хезмәткәр ярдәменнән файдалана.

“Мине караучы Әлфия Йосыпова кызымдай якын кешегә әйләнде. Аның миңа күрсәткән яхшылыгы, кайгыртучанлыгы, игътибарлылыгы — сүз белән генә аңлатып бирмәслек! Ире Нәҗип тә ватылган бөтен техникамны төзәтә. Машинасына утыртып, кирәк җиргә алып бара. Бик әйбәт минем авылдашларым, әлхәмдүлилләһ. Күршеләрем Равил белән Йосыф Салиховлар да гел булышалар – карымны чистартып, мичемне карап торалар.

Барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын! Исәнлектә-саулыкта, хәләл җефетләре белән тигезлектә, муллыкта яшәсеннәр, һәрьяклап бәхетле булсыннар”, — дип сөйли милләттәшебез.

“Олы һәм сикәлтәле тормыш юлы үткән, тәҗрибәле кеше буларак, яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?” — дип мөрәҗәгать иттем Зәйтүнә апага.

“Дин юлыннан атлагыз, сәдакалар бирегез, картларны зурлагыз, дияр идем. Тәмәке-хәмердән ерак торсыннар, килешле кием киеп йөрсеннәр иде.

Хәзерге тормышта яшәп була, икмәк мул, эш бар. Иренмәскә, тырышырга гына кирәк. Мал тапсыннар, үзләрен үзләре карасыннар иде.

Намаз укыган саен Раббыбыздан яшьләргә тәүфыйк-һидәят сорыйм мин”.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (48), 2025 ел.

Просмотров: 713

Комментирование запрещено